(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы ноябрь). Казан Мэры Илсур Метшин видеоконференцэлемтә режимында Муниципаль берәмлекләрнең гомумроссия конгрессының Шәһәр палаталары – РФ субъектлары үзәкләре утырышында катнашты. Бүген Мәскәүдә шәһәр агломерацияләренең бүгенге торышы һәм үсеш перспективалары турында фикер алышу чарасы узды.
Утырышны Муниципаль берәмлекләрнең Бөтенроссия конгрессы президенты Виктор Кидяев ачты. Ул Россиядә җирле үзидарәнең торышы һәм ил үсешенең стратегик бурычларын гамәлгә ашыруда шәһәр агломерацияләренең роле турында сөйләде.
Утырышта катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Федерация Советының Федератив корылыш, региональ сәясәт һәм Төньяк эшләр комитеты рәисе Олег Мельниченко, РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Максим Егоров, Дәүләт Думасының Федератив корылыш һәм җирле үзидарә мәсьәләләре комитеты рәисе Алексей Диденко да мөрәҗәгать итте.
Утырыш берничә секциягә бүленде: «Кире элемтә», «Шәһәр төзелеше», «Юллар», «Икътисад». Проектларны гамәлгә ашыруда үз шәһәрләренең тәҗрибәсе турында Саратов, Краснодар, Екатеринбург, Ульяновск өлкәсе башлыклары һәм башкалар сөйләде. Илсур Метшин шәһәрдә юл челтәрен һәм җәмәгать транспортын үстерү турындагы нотык белән чыгыш ясады.
Татарстан башкаласы башлыгы 2017 елдан «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә юл эшләре күләме артуын билгеләп үтте. «Дүрт ел эчендә Казанда юл эшләренә рекордлы сумма бүлеп бирелгән – 30,5 млрд сум, шул исәптән проект кысаларында – 9,7 млрд сум, шулардан 7,3 млрд сумы федераль акчалар. Шуның аркасында шәһәр юл челтәренең 83%-ка норматив торышы күрсәткеченә ирешелде. Россия Федерациясе Хөкүмәтенә һәм Татарстан Республикасы Президентына аерым рәхмәт, – диде Мэр.
Соңгы елларда Казан өчен, барлык эре шәһәрләр өчен кебек үк, күпләп автомобиль саны арту аркасында бөкеләр проблемасы актуальләште. «Уртача бер ел эчендә автомобильләр саны 20 мең берәмлеккә арта. Бүгенге көндә автомобильләштерү дәрәҗәсе 1 мең кешегә 355 автомобиль тәшкил итә», – дип саннар китерде Мэр.
И.Метшин сүзләренә караганда, урамнарның үткәрү сәләтен һәм хәрәкәт тизлеген арттыру өчен чаралар комплексы гамәлгә ашырыла: бердәм паркинг киңлеге булдырыла, сул борылышлар бетерелә, йөк транспортының үзәккә керүе чикләнә, юл хәрәкәте белән идарә итүнең адаптив системасы кертелә, бүлеп бирелгән полосалар кертелә.
«Иртәгесе көнне без транспортның тизйөрешле төрләрен – тизйөрешле трамвай һәм метробусларны үстерүдә күрәбез, алар үз чиратында маршрут челтәрен шактый оптимальләштерүгә, пассажирлар йөртү тизлеген арттыруга, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыруга, шәһәр транспорты санын кыскартуга китерәчәк, бу ахыр чиктә шәһәрдә экологик вәзгыятьне яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк», – дип сөйләде шәһәр башлыгы планнары турында.
И.Метшин ассызыклаганча, бу эштә халыкның фикерләрен һәм сорауларын ишетү мөһим, мондый проектлар турында мәгълүматны, шул исәптән заманча технологияләрне кулланып, халыкка мөмкин кадәр тулы итеп җиткерергә кирәк.