(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче сентябрь, Ксения Швецова). Якындагы биш елда Казанда уртача гомер озынлыгын өч елга арттыруга, шәһәр халкының керем дәрәҗәсен, медицина ярдәме күрсәтүне һәм белем бирү сыйфатын күтәрүгә ирешү, Елга аръягы территориясендә икенче балалар республика хастаханәсе, заманча мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзү, яңа иҗтимагый киңлекләр булдыру планлаштырыла. Якындагы биш елда Казанның социаль-икътисади үсеш планнары белән шәһәрнең яңа сайланган Мэры Илсур Метшин Ратушада уза торган дүртенче чакырылыш Казан шәһәр Думасының беренче сессиясе утырышында уртаклашты.
«Казан белем бирү үзәге, иң яхшы акылларны һәм талантларны үзенә җәлеп итә торган магнит булырга тиеш»
Казан Мэры взифасына сайланганнан соң Илсур Метшин үзенә карата күрсәткән ышанычлары өчен депутатларга рәхмәт белдерде. «Якындагы биш елда, хөрмәтле шәһәрлеләребез ышанычын аклау өчен, безнең алда авыр, җаваплы һәм иҗади эш тора, - диде ул. - Без республикабыз башкаласы, яраткан Казаныбыз дөнья дәрәҗәсендәге шәһәргә әйләнсен өчен барысын да эшләячәкбез».
Шәһәрне үстерүнең яңа программасы шартлы рәвештә дүрт блокка бүленгән, әмма алар бер идея белән аерылгысыз бәйләнгән: программа нигезендә кешеләр турында кайгырту ята, дип билгеләде шәһәр башлыгы. Аның сүзләренчә, Татарстан Республикасы башкаласында яңа хастаханәләр һәм поликлиникалар төзергә кирәк, шул исәптән Заречьеда ДРКБ-2. «Ул Универсиада алдыннан төзелгән 7-нче номерлы шәһәр хастаханәсе кебек, балалар өчен заманча медицина үзәге булачак», - диде Мэр.
15 сәламәтлек саклау объекты капиталь ремонтланачак һәм заманча техника белән җиһазландырылачак. Шул ук вакытта медицина персоналы хезмәтенә түләүгә игътибар итү бик мөһим - алар лаеклы хезмәт хакы алырга һәм лаеклы шартларда эшләргә тиеш, дип билгеләде И.Метшин.
«Без сәламәт яшәү рәвеше культын ныгытуны дәвам итәчәкбез һәм физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү күрсәткечен казанлыларның 60%-ына кадәр җиткерәчәкбез, - диде Мэр. - Казанлыларның уртача гомер озынлыгы 2025 елда өч елга үсәргә һәм 78 елдан артырга тиеш».
Икенче мөһим өстенлек - шәһәр экологиясе. Казанда алты яңа парк барлыкка килергә тиеш, шул исәптән Казансу елгасының ике яры буйлап ике уникаль, махсус сакланучы территория. Шулай ук киләсе биш елда кимендә 100 мең агач утырту планлаштырыла. Мэр искә төшергәнчә, бу эшкә старт бирелгән инде - шушы көннәрдә мәктәп укучылары 2,5 мең үсенте утыртканнар һәм аларны карап үстерәчәкләр.
«Казанда алты яңа парк, шул исәптән Казансуның ике яры буенча уникаль ике махсус саклана торган территория барлыкка киләчәк»
Илсур Метшин
Казан Мэры
«Эшебезнең иң мөһим юнәлешләреннән берсе - шәһәр халкының керемнәрен күтәрү. Без казанлыларның тормыш дәрәҗәсен мөмкин кадәр күбрәк саклап калырга, шәһәр икътисадына инвестицияләр җәлеп итү, кече бизнеска, үмәшгульләргә ярдәм итү, яңа эш урыннары булдыру һәм соры хезмәт базары белән көрәшү өчен шартлар тәэмин итәргә тиеш, - дип уртаклашты И.Метшин. - 2025 елда Казанда уртача хезмәт хакы 55 мең сумнан да ким булмаска тиеш».
Дүртенче юнәлеш - мәгарифне үстерү. Казан дөнья дәрәҗәсендәге белеме булган шәһәгә әверелергә тиеш, дип ассызыклады И.Метшин. «Казан белем бирү үзәге, иң яхшы акылларны һәм талантларны үзенә җәлеп итә торган магнит булырга тиеш, - дип саный Мэр. - Без иң югары стандартлар буенча яңа балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзүне дәвам итәчәкбез. Без, уртача дәрәҗә югары булсын өчен, шәһәрдә артта калучы мәктәпләр булмауга ирешергә тиеш. Без Казанда яшәүче һәр кеше үзенең иң төзек, уңайлы, матур, экологик яктан чиста шәһәрдә - мөмкинлекләр шәһәрендә яшәве белән горурлансын өчен эшләргә тиешбез».
«Монда спорттагы кебек - зур максатлардан һәм югары йөкләнешләрдән башка җиңүгә ирешеп булмаячак»
Узган елларда ТР башкаласы социаль-икътисади үсешнең төрле юнәлешләрендә, еш кына ирешелмәстәй булып тоелган чикләрне үтеп, җитди нәтиҗәләргә иреште, дип искәртте Мэр. «Монда спорттагы кебек - зур максатлардан һәм югары йөкләнешләрдән башка җиңүгә ирешеп булмаячак», - диде ул.
Шәһәр башлыгы булып эшләүнең беренче этапларында И.Метшин җитәкчелегендәге команда Казанның 2015 елга кадәр үсеш стратегиясенә юнәлеш тотты. «Без иң катлаулы проблемаларга тотындык: транспорт реформалары, торак-коммуналь хуҗалыкның катастрофик хәле. Без үзебез өчен билгеләгән күп кенә нәрсәләргә ирештек», - диде ул. Бүген Казанда җәмәгать транспорты эшенең иң алга киткән системаларының берсе булдырылды, дип өстәде ул.
2010 елда Казанны үстерү этәргече шәһәр халкының тормышын яхшыртуга юнәлтелгән яңа «Сәламәт бишьеллык» программасы булды. «Без ул вакытта төгәл максат куйдык: казанлыларның гомер озынлыгын ким дигәндә 3 елга арттырырга, сәламәтлек саклауның беренчел звеносына - поликлиникаларга, бала тудыру йортларына, хатын-кызлар консультацияләренә, физкультурага, массакүләм спортка, балалар бакчалары, мәктәпләр төзүгә җитди игътибар бирергә», - дип искәртте шәһәр башлыгы.
Бишьеллыкның мөһим өлеше «Яшел рекорд», «100 сквер» программаларын гамәлгә ашыру булды, алар иҗтимагый киңлекләрнең масштаблы реформасы прообразы булып хезмәт итте. Бу программа Татарстан Республикасы Президенты инициативасы белән бүген бөтен республика буенча гамәлгә ашырыла һәм башка бик күп төбәкләр өчен үрнәк булып тора.
«Сәламәтлек бишьеллык»лары максатларына ирешүгә 2013 елгы Универсиада зур өлеш кертте. Ул вакытта шәһәрдә дистәләрчә уникаль спорт объектлары, 14 юл чишелеше, 23 җәяүлеләр кичүе, 69 чакрым яңа юллар төзелде, 120 чакрымнан артык урам ремонтланды, дип искәртте Мэр.
2015 елда «12 приоритет» партия программасы барлыкка килде. Аның төп максаты һәм идеясе уңайлы шәһәр мохите формалашу булды. Президент программалары буенча моңарчы күрелмәгән күләмдә торак төзелде, юллар, ишегалларын капиталь ремонтлау һәм төзү, балалар бакчалары, мәктәпләр, хастаханәләр, поликлиникалар, балалар лагерьлары, яшүсмерләр клублары, мәдәният сарайлары төзү һәм ремонтлау, парк һәм скверларны реновацияләү үткәрелде. Боларның барысын да Казанны Россиянең лидер шәһәрләре рәтенә алып чыкты, диде Мэр.
«Без катлаулы бурычларны үтәдек - бу безнең мэрның көчле, куәтле командасы булуы турында сөйли»
Узган елларда Казан ирешкән уңышлар җайга салынган зур эш нәтиҗәсе булып тора, шул исәптән федераль хөкүмәтнең дә, дип саный Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.
«Безнең республикада һәм аның башкаласында барган барлык хәлләрдә илебез Президентының ярдәме бар. Шәһәрне үстерүгә этәргеч биргән барлык инициативалар, эре чаралар - бу беренче затның ышанычы, - дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов. - Һәм әлбәттә, безнең һәрвакыт бу бурычларны үтәвебез, безнең Мэрның көчле, куәтле командасы булуы турында сөйли».
Татарстанда һәм аның башкаласыда үсешне дәвам итү өчен барысы да бар, дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов. «Бездә әле хәл итәргә тиешле мәсьәләләр күп - транспорт инфраструктурасы да, Казан агломерациясе дә, яңа эш урыннары да. Әлбәттә, шәһәр үзгәрә: ишегаллары, җәмәгать урыннары. Әмма халыкның ихтыяҗлары дә үсә, - диде республика башлыгы. - Әгәр без 12 парктан торган бердәм яшел территория булдырсак, бу шәһәрне тагын да уңайлырак итәчәк. Әмма бу безнең алда торган эшнең бер өлеше генә».
Рөстәм Миңнеханов яңа сайланган шәһәр Мэрын, шулай ук Казан шәһәр думасының сайланган депутатларын котлады һәм аларга нәтиҗәле эш теләде. «Сезнең нинди партияне тәкъдим итүегезгә карамастан, шәһәр файдасына эшләргә кирәк, - дип ассызыклады ул. - Сайлау алды кампанияләрендә яңгыраган барлык вәгъдәләр тормышка ашырылырга тиеш».