(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче сентябрь, Ксения Швецова). ТР башкаласында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын биләүгә ачык конкурс игълан ителде, анда теләге булган һәркем катнаша ала. Бу хакта бүген Ратушада узган Казан шәһәр Думасының беренче сессиясе утырышында игълан иттеләр. «Без бу җаваплылыкны үз җилкәләренә алырга һәм безнең белән бергә яраткан шәһәребезне аның халкы мәнфәгатьләре хакына үзгәртергә әзер булган яңа йөзләрне, яңа тәкъдимнәрне, яңа фикерләрне һәм битараф булмаган идарәчеләрне күрергә шат булачакбыз», - диде шәһәр Мэры Илсур Метшин.
Денис Калинкин депутат итеп сайлануга бәйле рәвештә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе буларак вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында гариза бирде. Закон документлары нигезендә Башкарма комитетның яңа җитәкчесен билгеләү Казан шәһәр Думасы тарафыннан конкурс нигезендә уздырыла. Конкурс нәтиҗәләре буенча Казан шәһәре Думасы комиссиясе сайлау һәм билгеләү өчен кандидатураларны тәкъдим итәчәк, аларның берсе белән контракт төзеләчәк.
Конкурс комиссиясе алты кешедән төзелә: 3 Казан шәһәр Думасы депутатыннан һәм ТР Президенты тәкъдим иткән өч кандидатурадан, дип искәртте Илсур Метшин. Ул ТР Президенты указы белән конкурс комиссиясе составына ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов керүен хәбәр итте. Казан шәһәр Думасы депутатлары арасыннан шәһәр Мэры Илсур Метшин, Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин һәм законлылык, хокук тәртибе һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе Алексей Селивановский катнашты.
Казан Мэры халыкны көрәшкә актив кушылырга чакырды. Ул ассызыклаганча, Башкарма комитетның төрле мөһим вазифаларына конкурс процедураларын үткәрү эшенең кабул ителгән формасы үзенең нәтиҗәлелеген күрсәткән. Шулрәвешле, Казанда Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, Физик культура һәм спорт комитеты рәисен, шулай ук мәдәният һәм яшүсмерләр клублары җитәкчеләрен сайладылар.
«Бу конкурс процедураларында без яңа якты исемнәрне күрәчәкбез. Шулай ук бу юлы да конкурста катнашырга килгән яңа кешеләрне күрергә теләр идем, алар Казанның үсешен ничек күзаллауларын күрсәтәчәк», - диде И.Метшин.
Башкарма комитет җитәкчесе шәһәрдә башкарма хакимиятне гамәлгә ашыра, шуңа күрә конкурсантларның идеяләре күп нәрсәләргә тәэсир итәчәк, дип өстәде И.Метшин. Ул шәһәр халкын кыюрак булырга һәм бу вазифага дәгъва кылудан курыкмаска чакырды. «Без шәһәрне яңа үрләргә чыгарырга сәләтле кешеләрне эзлибез. Һәр кандидатураны игътибар белән карарга вәгъдә итәбез, - диде И.Метшин. - Мондый конкурс - ул һәрвакыт яңа кешеләрне күрергә сәбәп. Хәтта сез җиңмәсәгез дә, сезнең тәҗрибәгез башка вазифаларда, башка проектларда һәм юнәлешләрдә кирәк булырга мөмкин».
Конкурс комиссиясе утырышы 19-нчы октябрьгә билгеләнгән, башта Казан шәһәре Думасы Аппараты барлык конкурс чараларын үткәрәчәк.