(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче сентябрь, Алинә Бережная). Казанда Яшьләр парламенты оештырылды. Аңа шәһәрнең 25 актив яшь кешесе керде, алар арасында предприятиеләр лидерлары, иҗтимагый һәм коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар вәкилләре, эшмәкәрләр, югары уку йортлары һәм һөнәри белем бирү оешмалары студентлары, үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр, иҗади кешеләр һәм башкалар бар. Яшьләр парламентының беренче утырышы октябрь башында узачак. Анда парламент рәисе сайланачак. Бүген Казан Ратушасында дүртенче чакырылыш Казан шәһәр Думасының беренче сессиясендә яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт буенча даими комиссия рәисе Евгений Чекашов конкурс нәтиҗәләре турында сөйләде.
Яшьләр парламентын төзү турындагы карар шәһәр Думасының XLI сессиясендә кабул ителде. Алдан уйланганча, яшьләр парламенты шәһәрнең яшь кешеләренең хокукый мәдәниятен һәм юридик белемен күтәрүгә юнәлдерелгән агарту һәм аңлату эшләрен үткәрү өчен булдырылган, дип билгеләп үтте Евгений Чекашов.
Конкурста катнашуга барлыгы 156 гариза бирелгән, конкурс бер урынга 6 кеше тәшкил иткән. Евгений Чекашов сүзләренчә, Казан яшьләре Татарстанның барлык муниципалитетлары арасында иң зур активлык күрсәткән.
Кандидатларны сайлау өч этапта узды - теркәү һәм сайлау алды агитациясе, белем бирү кампаниясен узу һәм дебатларда катнашу. Конкурсның йомгак өлеше буларак, 1-7-нче сентябрь көннәрендә «Ачык Татарстан» порталында онлайн-тавыш бирү узды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча 25 яшь кеше сайлап алынды - 20-34 яшьлек 8 кыз һәм 17 егет, алар арасында яшь лидерлар, коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар вәкилләре, актив студентлар, иҗади яшьләр һәм башкалар бар. Яшьләр парламентының беренче утырышы октябрь башында булачак, анда рәис сайланачак. Үткәрелгән конкурс нәтиҗәләре буенча Казанның Яшьләр парламенты составы Казан шәһәр Думасы тарафыннан 2 елга раслана.
Евгений Чекашов сүзләренә караганда, шулай ук Яшьләр парламентын формалаштыру буенча оештыру комитеты конкурс барышында исемлек буенча иң күп тавыш җыйган кандидатлардан 15 кеше исәбендә Яшьләр парламентының резервын булдыру инициативасы белән чыкты. «Аларның шулай ук үзләрен күрсәтү, гамәлдәге яшьләр парламентына ярдәм итү мөмкинлеге булачак», - диде Е.Чекашов.
Казан Мэры Илсур Метшин яшьләр үз позицияләрендә актив булырлар, дип ышаныч белдерде. «Яшь коллегаларыбыз безнең ышанычлы ярдәмчеләребез булыр һәм шәһәр файдасына эшләр дип өметләнәм», - дип йомгаклады И.Метшин.