(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче сентябрь, Зилә Гайфи). 2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына Казан бюджетына үзгәрешләр кертелде. Карар Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин катнашында узган дүртенче чакырылыш Казан шәһәр Думасының беренче сессиясендә кабул ителде.
Казан Башкарма комитетының Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин үзгәрешләр кертелү берничә сәбәпкә бәйле, дип билгеләде. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан Хөкүмәте кабул иткән норматив актлар нигезендә, агымдагы елда шәһәргә республика бюджетыннан түләүсез күчерелә торган акча күләме 1 млрд 403 млн 359 мең сумга арттырылган.
Әлеге акчалар, шул исәптән шәһәр халкының аерым категорияләре өчен җәмәгать транспорты хезмәтләреннән бертигез дәрәҗәдә файдалану мөмкинлеген тәэмин итүгә, халыкка транспорт хезмәте күрсәтүне оештыруга, башлангыч сыйныф укучыларының бушлай кайнар туклануын оештыруга, гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасын гамәлгә ашыруга, төзекләндерү объектларын һәм муниципаль учреждениеләрне карап тотуга, юллар һәм шәһәр объектларын төзүгә, спорт инвентарьлары һәм җиһазлары сатып алуга, спорт программаларын гамәлгә ашыруга, территориаль иҗтимагый идарәләр системасын үстерүгә, дератизация һәм дезинфекция буенча чаралар комплексын уздыруга юнәлтелгән.
Узган еллардагы финанс чараларының файдаланылмаган калдыгын 531,4 млн сум күләмендә бюджетка кайтаруны исәпкә алырга тәкъдим ителә, 2020 елга факттагы ихтыяҗын раслагач, шуларның 204,6 млн сумы шәһәр бюджетына кайтарылган. Әлеге акчалар урам-юл челтәренә хезмәт күрсәтүче автомашиналарга капиталь ремонт ясауга, җир кишәрлекләрен, төзелешләрне сатып алуга һәм Зур Казан боҗрасын төзү өчен күчемсез милек объектларын тартып алганда милекчеләргә китерелгән зыянны каплауга, төзекләндерү объектларын карап тотуга, Самосырово чүплеген ябуга әзерләүгә, гомумйорт инженерлык челтәрләрен реконструкцияләүгә һәм күпфатирлы йортларның түбәләрен ремонтлауга, муниципаль учреждениеләрне карап тотуга юнәлтелгән.
2020 ел башына бюджетның калган чаралары исәбенә Казанны җылылык белән тәэмин итү схемасын актуальләштерү эшләрен башкаруга 1,3 млн сумга чыгымнарны арттыру тәкъдим ителә. Моннан тыш, Ирек Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, шәһәр бюджетыннан гадәттән тыш хәлләрне бетерү өчен бүлеп бирелгән субсидиянең исемен төгәлләштерергә кирәк, бу акчаларны аларны кисәтүгә дә юнәлтергә кирәк. Шулай ук бюджет кытлыгын финанслау чыганакларына һәм бюджетның муниципаль һәм эчке хисаплашулар программасына да үзгәрешләр кертелә.
«Тәкъдим ителгән үзгәрешләрне исәпкә алып, шәһәр бюджеты керемнәре 1 млрд 76,5 млн сумга, чыгымнар - 1 млрд 609,3 млн сумга, дефицит - 532,8 млн сумга арта. 2020 елга Казан бюджеты күләме керемнәр буенча 26 млрд 400 млн 117 мең 100 сум тәшкил итәчәк, чыгымнар буенча - 27 млрд 851 млн 113,6 мең сум, 1 млрд 450 млн 996 мең сум күләмдә дефицит белән. Дефицитны каплау чыганаклары - 2020 ел башына бюджет акчаларының калган өлешләре һәм финанс ярдәме», - дип нәтиҗә ясады Ирек Мөхәммәтшин.