Денис Калинкин Казанның беренче вице-мэры вазифасына сайланды
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче сентябрь, Алинә Бережная). Бүген Ратушада узган дүртенче чакырылыш Казан шәһәр Думасының беренче сессиясендә Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасарлары сайланды.
Кандидатлар Казан Мэры Илсур Метшин тарафыннан тәкъдим ителде.
Депутатларны ачык сайлулар нәтиҗәләре буенча Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары итеп, элек шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкарган Денис Калинкин, шәһәр муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары взифсына Евгения Лодвигова сайланды. Шулай ук утырышта Казан шәһәр думасы секретаре да сайланды. Әлеге взифага моңа кадәр Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгының секретариат идарәсе башлыгы вазифасын биләгән Альбина Рафикова билгеләнде.