(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче сентябрь, Ксения Швецова). Казанда «Заречная» канализация-насос станциясен төзү буенча төп эшләр тәмамланды, җәй уртасыннан объектта эшләтеп җибәрү-җайлау эшләре алып барыла. Инде октябрьдә үк канализация-насос станциясен тест режимында эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Бу Россиядә иң көчле һәм заманча насос станцияләренең берсе һәм Татарстан башкаласында шундый дәрәҗәдәге беренче станция булачак. Ул шәһәрнең яртысыннан диярлек агынты суларны кабул итүне һәм транспортлауны тәэмин итәчәк. Төзелеш эшләре барышын һәм станцияне эшләтеп җибәрүгә әзерлекне Казан Мэры Илсур Метшин контрольдә тотты.
«Заречная» канализация насос станциясе» - шәһәр хуҗалыгының иң мөһим инфраструктура объектларының берсе. Ул безгә 250 мең кешегә өстәмә 4 млн кв. м торак кертергә мөмкинлек бирәчәк, - дип билгеләп үтте Илсур Метшин. - Безнең Россия Төзелеш һәм Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгындагы хезмәттәшләребез раславынча, соңгы биш елда бу Россиядә торак-коммуналь хуҗалыкта иң зур проект. Моннан тыш, тирәнгә батыру насослары булган шундый югары куәттәге станцияләр Европада да да юк».
«Заречная» канализация-насос станциясе төзелеше 2016 елда «Водоканал» инвестпрограммасы буенча һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән башланды, дип искәртте Мэр. «Шулай килеп чыкты, без бик күп проблемалар белән очраштык, аерым алганда, төзүчеләр җир асты суларының зур басымын тап булдылар. Бу мәсьәләне хәл итү өчен без иң яңа технологияләрне кулландык», - диде шәһәр башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, төзүчеләр җир асты сулары белән мәсьәләне хәл итү өчен 70 скважина борауларга мәҗбүр булды, шул исәптән 11 тирән скважина, соңрак конструкциянең тотрыклылыгы өчен 25 анкер субай кагарга кирәк булды. «Болар барысы да шәһәр халкына күренми торган эш, ул җир астында үткәрелә. Әмма ул Казанның үсеше белән турыдан-туры бәйләнгән», - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Беренче этапта станция тәүлегенә 15 мең куб метрга кадәр егәрлек белән эшләячәк һәм 4 млн кв.м торак төзергә мөмкинлек бирәчәк. «Бу безнең өчен Заречьеда торак фонды, социаль объектлар төзүдә яңа мөмкинлекләр ачачак», - дип ассызыклады Мэр.
Канализация-насос станциясендә эшләтеп җибәрү-җайлау эшләрен агымдагы елның җәй уртасыннан ук үткәрә башладылар. Бүген параллель рәвештә объектта канализация-насос станциясе бинасында һәм административ-хуҗалык блогы биналарында отделка эшләре, автоматика төеннәрен җайлаштыру һәм башка төр эшләр алып барыла.
Файдалануга тапшырылганнан соң, канализация-насос станциясе Авиатөзелеш, Киров, Мәскәү, Яңа Савин һәм Совет районнарының бер өлешен агынты суларны транспортлау белән тәэмин итәчәк. Хәзер бу эш өчен «Верхняя» канализация-насос станциясе җавап бирә, аның җитештерүчәнлеге сәгатенә 12 мең куб.метрдан артмый. Ул 1973 елда ук файдалануга тапшырылган һәм егәрлек резервыннан башка, зур йөкләнеш белән эшли. Яңа насос станциясен эксплуатациягә керткәннән соң аны консервацияләү планлаштырыла.
«Заречная» канализация-насос станциясен эшләтеп җибәргәннән соң без иркен сулыш алачакбыз һәм иске авария станциясе өчен борчылмаячакбыз, - диде «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе директоры Андрей Егоров. - Аны карап тоту, барлык иске объектлар кебек үк, ремонт буенча зур чыгымнар таләп итә, ә ремонт фонды халык өчен тарифларда каралган. Шуңа күрә без халык чыгымнарының кимүен дә көтәбез».
Яңа канализация-насос станциясе иң заманча җиһазлар белән җиһазландырылган, аның эше нигезендә автоматика һәм кеше факторын минимизацияләү ята, дип өстәде А.Егоров. Аның сүзләренчә, мондый заманча җиһазларны куллану хисабына электр энергиясе экономиялерәк сарыф ителәчәк.
«Заречная» канализация-насос станциясе энергия сыйдырышлылыгы азрак булуга карамастан, ул башка шундый объектларга караганда күпкә куәтлерәк: беренче этапта станция шәһәр халкының яртысын диярлек канализация белән тәэмин итәчәк. Ә төзелешнең икенче этабында 10 чакрымнан артык озынлыктагы ике яңа коллектор төзү һәм булган коллекторны реконструкцияләү планлаштырыла. А.Егоров сүзләренчә, шуннан соң станциянең куәте сәгатенә 15-20 кубометрга кадәр артачак, һәм ул өстәмә рәвештә 700 мең кешене агынты суларны транспортлау белән тәэмин итә алачак.
Күчмә киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов һәм башкалар катнашты.