(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче сентябрь, Алена Мирошниченко). Казансу елгасының Гаврилов урамы буйлап урнашкан 74 гектар мәйданлы яр буе зонасы махсус сакланучы табигый территория статусын йөртәчәк, биредә яңа торак төзелеше булмаячак. 6 гектар мәйданда күпфункцияле балалар шәһәр хастаханәсе төзеләчәк. Бу хакта бүген булачак парк урынында узган журналистлар һәм блогерлар белән очрашуда Казан Мэры Илсур Метшин белдерде.
Казанның шәһәр-экология каркасы стратегиясен эшләү Яңа Савин районында яшәүчеләрнең, башка казанлылар белән чагыштырганда, парклар һәм яшел зоналары аз булуын күрсәтте. Моннан тыш, Гаврилов урамындагы территория буенча карар кабул ителгәндә, шәһәр халкының мөрәҗәгатьләре исәпкә алынган.
«Пандемия үз төзәтмәләрен кертте. Без халыкның иҗтимагый киңлекләргә, паркларга, скверларга без уйлаганнан да күбрәк мохтаҗ булуын аңладык. Шуңа күрә без бу зонага махсус сакланучы табигый территория статусын беркетү турында карар кабул иттек. 74 гектарга парк җәелдереләчәк, һәм биредә торак төзелеше булмаячак. Мин биредә төзекләндерелгән иҗтимагый киңлек иртәгә үк барлыкка киләчәк, дип вәгъдә итмим, әмма без эшкә керешәбез», - дип билгеләде И.Метшин. Шәһәр башлыгы Казансу елгасы буенда 3 мең гектар җирдә Россиядә беренче шәһәр милли паркы төзелүен искәртте. Ул яр буе линиясенең 68 чакрым мәйданын колачлаячак.
Мэр сүзләренчә, бу яшел зона экологлар һәм биологлар катнашында төзекләндерелгән паркка әвереләчәк - балалар мәйданчыклары, сәламәтләндерү сукмаклары һәм кыйммәтле экосистеманың сакланучы участоклары белән. Биредә торак төзелеше бүтән булмаячак. ЮИТ компаниясенең инде төзелеп килүче торак комплексы бердәнбер искәрмә булып калачак.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, элек бу территория торак төзелеше өчен билгеләнгән зонада булган. «Тормыш бик тиз үзгәрә, без халык ихтыяҗларына җавап бирергә тырышабыз. 10 ел элек теләсә кайсы шәһәрнең үсешендә мөһим критерийларның берсе торак төзелеше, социаль объектлар, юллар төзү булган. Шуңа күрә алдагы Генплан барлык шушы 80 гектар торак төзелешен тулысынча үзләштерүне күздә тоткан да инде», - дип сөйләде шәһәр башлыгы һәм яңа генпланда инде 60 гектар территория рекреация зонасы статусын алуын билгеләп үтте. Юл буендагы 20 гектар җир төзелеш өчен бүленгән булган. Бу территория хосусый компанияләрдә яки озак вакытлы арендада булган.
Хәзер бу территориядә торак төзелешен җәелдерергә планлаштырган инвесторларга башка районны үзләштерергә тәкъдим иттеләр. «Илһам бирүче зур бурычларның берсе - Мехчылар һәм Порт урамнары янында Елга портын үстерү. Без инвесторлар белән зур эш башкардык, нәтиҗәдә алар әлеге территориядән Порт урамына китәләр», - диде шәһәр башлыгы.
Паркның нинди булачагы турында төгәл проект әлегә юк. Барлык нюанслар хакында экологлар, активистлар, җирле халык белән фикер алышачакбыз. Гаврилов урамындагы парк Казансуны үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында төзеләчәк 12 паркның берсе булачак.
Бу территория буенча Мэрия кабул иткән икенче карар шулай ук сәламәтлек темасы белән тыгыз бәйләнгән. Гаврилов урамы янындагы бушлыкларның берсендә 6 га мәйданлы Балалар республика клиник хастаханәсе-2 - балалар өчен 7-нче номерлы шәһәр хастаханәсенең аналогы - барлыкка киләчәк. Аңа ихтыяҗ бик югары: Заречьеда үзенең күп профильле югары технологияле балалар хастаханәсе юк. И.Метшин билгеләп үткәнчә, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районында яшәүчеләргә, балага ашыгыч медицина ярдәме кирәк булганда, тиз арада Оренбург трактындагы Балалар республика клиник хастаханәсенә барып җитү авырлык тудыра. Бигрәк тә бу пик сәгатьләрдә авыр. Медицина учреждениесен «Сәламәтлек» федераль максатчан программасы буенча төзиячәкләр, дип билгеләде шәһәр башлыгы. Хастаханәнең конкрет урыны әле билгеләнмәгән, аны әле проектларга кирәк булачак. «Без күрәбез, тернәкләнү өчен балаларга урамга чыгу, һавада йөрү мөмкинлеге булу мөһим. Бу сәламәтлеккә йогынты ясый. Балаларның монда шундый мөмкинлеге булачак», - дип аңлатты шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин искә төшергәнчә, 2012 елда беркем дә төзекләндерелгән иҗтимагый киңлекләр, парклар һәм скверлар турында уйламаган. Шәһәрдә ул вакытта 200 мең агачка 300 мең машина исәпләнгән. Шулай итеп «Яшел рекорд» һәм «100 сквер» проектлары барлыкка килде. «Активистлар, архитектура академиясе студентлары белән бергә без бу эшне башлап җибәрдек, һәм нәтиҗәдә кечкенә адымнан зур федераль проект үсеп чыкты, аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкли. Бүгенге көндә Казанда гомуми мәйданы 412 га булган 98 җәмәгать киңлеге бар. Өстәвенә, бу вакыт эчендә без 500 мең агач һәм куак утырттык һәм бу эшне дәвам итәбез», - диде Казан Мэры.
Чарада Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев, Казанның баш архитекторы урынбасары Дарья Толовенкова катнашты.