(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче сентябрь, Ксения Швецова). Бүген, халыкара хәйрия көне алдыннан, Казан Ратушасында Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин катлаулы пандемия чорында шәһәр халкына ярдәм күрсәткән 70-тән артык волонтерга, хәйриячеләргә, эшмәкәрләргә һәм #БезБергә гомумроссия ярдәм акциясендә катнашкан башка шәһәрлеләргә бүләкләр тапшырды.
«Бергәләшеп мохтаҗларга ярдәм итәргә әзер идек»
«Бүген әлеге залда җыелганнарның барысы да – катлаулы ситуациягә эләккән казанлыларның чын дуслары, шәһәребезнең дуслары, – дип мөрәҗәгать итте И.Метшин чарада катнашучыларга. – Без Казанның Россиядә иң яхшы шәһәргә әверелүен телибез, һәм мин әлеге юлда инде күп нәрсә эшләнде дип саныйм».
Биш ел элек хәйриячелек һәм волонтерлык үсеше шәһәр үсешенең өстенлекле бурычларының берсе итеп билгеләнде, дип искәртте Мэр. Татарстан башкаласында кешеләргә ярдәм итәргә омтылучы барлык битараф булмаган шәһәр кешеләрен, хәйрия фондларын һәм коммерциягә карамаган оешмаларны берләштергән «Игелекле Казан» проекты эшли башлады.
Моның белән беррәттән 10 еллап республика башкаласында волонтерлык хәрәкәте уңышлы үсеш ала. Ул вакыйга волонтерлыгыннан Универсиада, футбол буенча дөнья чемпионаты кебек төрле чараларга әзерләнеш чорыннан башланып китте.
«Бүген без «Казан волонтерлары – дөньяда иң яхшылары» дигән сүзләрне ишетәбез һәм горурланабыз. Моның чыннан да шулай булуына ышанам», – дип ассызыклады И.Метшин. Хәзер шәһәрдә экологик һәм социаль волонтерлык актив үсә, дип өстәде ул.
Пандемия чорында Казан волонтерлары мохтаҗларның барысына да зур ярдәм күрсәттеләр. «Волонтерлык проектларын үстергәндә, дөньяда шундый зур үзгәрешләр барлыкка килер дип уйлап та карамадык, – дип билгеләде шәһәр башлыгы. – Волонтерлар үсеше өчен башкарган барлык эшләребезнең дә шундый матур җимешләр бирүенә ихлас күңелдән шатланабыз. Без бергәләшеп мохтаҗларга ярдәм итәргә әзер булып чыктык, тиз арада бөтен көчләрне тупладык һәм барлык эшләрне дә нәтиҗәле оештыра алдык. Моның өчен бездә тәҗрибә, белем, инфраструктура җитәрлек булды».
Казан 21-нче мартта старт алган «#БезБергә» гомумроссия үзара ярдәм күрсәтү акциясенә актив кушылды. Акция коронавирус пандемиясе вакытында өлкән яшьтәге, аз хәрәкәтле гражданнарга һәм медицина хезмәткәрләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән иде. Мэр искә төшергәнчә, Татарстан башкаласында «Ачык Казан» платформасында өлкәннәргә ярдәм итү өчен мәйданчык булдырганнар һәм кыска вакытта волонтерлар җыя алганнар, мохтаҗларга азык-төлек продуктлары һәм дарулар китергәннәр, өлкән кешеләргә һәм шәһәр халкына ярдәм итү өчен транспорт белән тәэмин итә алганнар.
«Тупланган тәҗрибәдән тыш, без хәйриячеләр һәм үзиреклеләребез булуына сөенәбез. Нәкъ менә сезнең ярдәм итү теләгегез, сезнең ваемсызлыгыгыз, битараф калмавыгыз безгә әлеге катлаулы заманнарны кичерергә мөмкинлек бирде, – дип мөрәҗәгать итте И.Метшин тантанада катнашучыларга. – Сез кемдер эшсез калган вакытта, кемдер үз фатирында хәтта азык-төлек продуктларына да чыгу мөмкинлегеннән башка изоляцияләнгән булган чорда шәһәр тормышына зур өлеш керттегез».
Чарада катнашучыларны сәламләгәннән соң И.Метшин Казанның мактау грамоталарын тапшырды. Шул рәвешле Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актрисасы Айгөл Абашевага, «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды советы рәисе Илдар Баязитовка, «Изгелек күпере» хәйрия фонды директоры урынбасары Ирина Будовницага, «Альпари» хәйрия фонды директоры Наталья Гыйләҗевага һәм башкаларга грамоталар тапшырылды.
Хоккей буенча тренер-укытучы Евгения Дацыкка, халыкара мәгариф үзәге директоры Марсель Насыйбуллинга, республикада хәрби хәрәкәтләр ветераны Зөфәр Шәйхетдиновка Казан Мэрының Рәхмәт хатлары бирелде.
Азык-төлек һәм дарулар тарату буенча иң күп заявкаларны үтәгән волонтерларга Казан Мэрының рәхмәт хатларын тапшырдылар. Бүләкләнүчеләр арасында «Төнге Бүреләр» мотоклубы катнашучысы Алексей Парашов та бар иде. Ул Казан волонтерлар штабына ярдәмне пандемия башыннан ук диярлек күрсәтә башлавы турында сөйләде.
«Без штабка шалтыраттык, ярдәмебезне тәкъдим иттек. Мохтаҗларга азык-төлек җыелмаларын таратырга кирәк иде. Нигездә, бу күп балалы гаиләләр, өлкән яшьтәге кешеләр иде, – дип сөйләде А.Парашов. – Безнең өчен бу гадәти эш, мондый инициативаларда катнашырга тырышабыз».
Хәйриячелектә беренче ел гына эшләмәгән казанлылар да ярдәмгә кушылды. «Волонтерлык безнең шәһәрдә нык үсеш алган. Һәм шунысы аеруча сөендерә, волонтерлар – яшь белән чикләнмәгән категория, – дип сөйләде директор урынбасары, «Игелеклелек күпере» хәйрия фонды психологы Ирина Будовниц. – Барысы да ярдәм итә – яшьләрдән алып пенсионерларга кадәр».
Бүләкләрне пандемия чорында төрлечә ярдәм күрсәткән оешмаларның коллективларына тапшырдылар
Аерым алганда, И.Метшин коммерцияле булмаган оешмалар җитәкчеләренә һәм шәхси эшмәкәрләргә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. «Мохтаҗ гражданнарга кайнар төшке ашлар һәм гигиена чаралары тараткан эшмәкәрлек вәкилләренә, хәйрия фондларына зур рәхмәт, – диде шәһәр башлыгы. – Кешеләргә ярдәм итеп, үзегезнең дә сәламәтлегегезне куркыныч астына куйдыгыз».
Шәһәр башлыгы пандемия чорында төрле ярдәм күрсәткән барлык оешмаларның коллективларына бүләкләр тапшырды. Шәһәр предприятиеләре коллективларын «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәтендә актив катнашулары өчен Казан шәһәре Мэрының рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Алар арасында «Бәхетле» компаниясе, «Алтын әнием» компаниясе хәйрия фонды, «Ашан» компаниясе бар иде.
Шулай ук рәхмәт хатын шәһәрнең дезинфекция станциясе коллективына тапшырдылар, ул учреждениеләрне, транспорт һәм волонтерлар штабларын дезинфекцион эшкәртүне тәэмин итте. Бүләкне «Икеа Дом» компаниясенең Казан филиалы коллективлары алды, алар табибларга кирәкле җиһаз, урын кирәк-яраклары һәм йогышлы палаталар өчен башка товарлар, шулай ук табибларга тәүлек буе яшәү өчен бүлмәләр бирделәр, «КазанЭкспресс» компаниясе табиблар һәм өлкән яшьтәге шәһәр кешеләре өчен карантин чорына 3 меңнән артык азык-төлек җыелмасы сатып алды һәм китереп бирде.
«Төнге бүреләр» мотоклубының Казан бүлегенә шулай ук Мэрның рәхәт хатлары тапшырылды, алар пандемия чорында шәһәрнең ерак районнарына бушлай азык-төлек җыелмаларын китерү буенча йөздән артык рейс үтәгән. КФУ коллективы хәйрия акциясе кысаларында шәһәр укучыларына дистанцион уку өчен 50 ноутбук бирделәр, «Магнит» кибетләре челтәре күп балалы гаиләләргә һәм пенсионерларга 4 меңнән артык азык-төлек җыелмасы тапшырды – һәрберсенә рәхмзт хатлары тапшырылды.
Бүләкләрне «РИМ медиа төркеме» компанияләре, республиканың 160 медицина учреждениесен химия товарлары белән тәэмин иткән «Нәфис Косметикс» АҖ коллективлары, махсус киемнәр һәм антисептиклар сатып алуга ярдәм итүче «Челтәрле компаниясе» АҖ, проект волонтерларының транспорт чараларын түләүсез юу һәм санитар эшкәртүне тәэмин иткән «Мой-ка» автомойкалары челтәре алды.
Моннан тыш, Казан Мэрының рәхмәт хатларын Казан табибларын махсус киемнәр, саклау һәм антисептик чаралар белән тәэмин итүләре өчен «ТАИФ» компанияләр төркеме, «Таур Центр», бушлай нигездә медицина хезмәткәрләренә яшәү һәм туклану мөмкинлеген биргән Сөләйман палас кунакханәсе, коронавирус инфекциясе белән көрәштә катнашкан Республика клиник хастаханәсе коллективларына тапшырдылар.
Аерым рәхмәткә «Тормыш юлы» социаль проектын башлап җибәргән «Ярдәм» хәйрия фонды лаек булды, алар ярдәмендә мохтаҗ кешеләргә көн саен бушлай кайнар туклану, дарулар, битлекләр таратылды.
«Хәйриячелек, мәрхәмәтлелек, волонтерлык – берләштерүче фактор. Казанда елдан-ел әлеге хәрәкәт көчәя баруына, үзләре теләп ярдәм итәргә әзер булган кешеләр күбәюенә шатланам. Безнең күз алдында шәһәр халкының аңы үзгәрә, һәм Казан чыннан да мәрхәмәтле шәһәргә әверелә», – диде И.Метшин.
Бүләкләү тантанасы бию һәм вокаль коллективларның чыгышлары белән үрелеп барды. Чарада Игорь Крутойның хоры финал җырын башкарды.