(Казан
шәһәре KZN.RU, 29-нчы август, Ксения Швецова). Бүген, Казан шәһәре һәм
Татарстан Республикасы көне алдыннан, Мидхәт Булатов урамыннан Борисково
урамына кадәр 800 м озынлыктагы участокта Зур Казан боҗрасының беренче чираты
ачылды. ТАССРның 100 еллыгы Магистрале исеме бирелгән әлеге юл аша Россиядә иң
озын трамвай маршруты уза – аның озынлыгы 34 км тәшкил итә.
Казан шәһәре өчен мөһим объектны ачу белән Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе
урынбасары, ТАССР оешуының 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү
буенча оештыру комитеты җитәкчесе Марат Хөснуллин, РФ транспорт министры
Евгений Дитрих, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле
Игорь Комаров, Казан Мэры Илсур Метшин, РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык
министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин котлады.
Мидхәт Булатов урамыннан Борисково урамына кадәрге Зур
Казан боҗрасы участогы (аны төзү «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты
буенча узган елның июлендә башланган) шәһәр юлларын тоташтыруда мөһим этап.
Аның гомуми озынлыгы 2 км чамасы тәшкил итәчәк. Трасса иң кыска юл белән Идел
һәм Кабан күлләре арасындагы сәнәгать зонасын күлләрдән көнбатышта урнашкан
шәһәрнең торак өлеше белән тоташтырачак.
«Бүген безгә кадәр яшәп киткән буынның хыялы
тормышка ашты – 50 ел дәвамында шәһәрнең 1969 елгы Генераль планында әлеге юл,
әлеге трамвай линиясе салынган иде. Һәм менә ярты гасыр узгач, безнең барлык
җитәкчеләребез, подрядчылар, төзүчеләрнең уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә, бу
тормыш юлы барлыкка килде, – диде Казан Мэры Илсур Метшин. – Бу безнең барыбыз
өчен дә әһәмиятле вакыйга. Бу юл шәһәр үзәген, Җиңү проспектын бушатачак, безгә
Россиядә иң озын трамвай маршруты төзергә мөмкинлек бирәчәк. Әлеге проектны
гамәлгә ашырган өчен барлык казанлылардан ил һәм республикабыз җитәкчелегенә
рәхмәт белдерәсем килә».
Зур Казан боҗрасының беренче этабын төзү кыска вакыт
эчендә башкарылды, дип билгеләп үтте Марат Хөснуллин. «Бу – Зур Казан
боҗрасының шундый кыска вакыт эчендә төзелгән иң катлаулы участогы. Бүген без
төзүчеләребезнең ни дәрәҗәдә яхшы эшли алуларын күрәбез, аларга рәхмәт
белдерәбез», – диде ул. Ул шулай ук ТР Президентына һәм Казан Мэрына проектны
гамәлгә ашырулары өчен рәхмәт белдерде һәм халыкны якынлашып килүче Шәһәр һәм
республика көне белән котлады.
«Татарстанда чыннан да эшли беләләр һәм эшләргә
яраталар, моны бик тиз һәм сыйфатлы эшлиләр, – дип хуплады М.Хөснуллинны
Евгений Дитрих. – Бу – үрнәк алырлык төбәкләрнең берсе. Без һәр шәһәрдә шундый
эш нәтиҗәләрен күрергә телибез. Мондый искиткеч объектларны халыкка бүләк
итүләр, бүгенгедәй бәйрәмнәр күбрәк булсын!»
Казан өчен Зур Казан боҗрасын төзү инде дистә
еллар дәвамында аерым әһәмияткә ия, дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов. «Бу проект
һәрвакыт безнең өчен үзенчәлекле булды, аны бик озак тормышка ашырырга теләдек,
– диде республика башлыгы. – Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, федераль ярдәмнән
башка мондый кыска вакыт эчендә без әлеге проектны ерып чыга алмас идек. Хәзер
безнең бурыч тукталып калмау һәм Зур Казан боҗрасының икенче этабын төгәлләү,
республика һәм аның башкаласын тагын да уңайлырак итү өчен».
Аннары юл ачылуның символик билгесен әйләндерде, яңа
юлдан КАМАЗ колоннасы узды.
Шуннан соң трамвай хәрәкәте ачылуга старт бирелде.
Республика һәм аның башкаласы башлыклары, шулай ук шәһәр кунаклары ТАССРның 100
еллыгы Магистрале буйлап хәрәкәт иткән беренче трамвай вагоннарында узды. Зур
Казан боҗрасы буенча 5-нче һәм 5а «Тимер юл вокзалы – «Кояшлы шәһәр»
микрорайоны» маршрутларында яңа бер секцияле һәм өч секцияле трамвай вагоннары
йөриячәк. Исегезгә төшерәбез, бер секцияле 15 һәм өч секцияле 3 трамвай
вагоннары «Уралтрансмаш» ААҖ компанияләре тарафыннан Екатеринбургта һәм
Санкт-Петербургта «Транспорт системалары ПК» ҖЧҖ тарафыннан җыелган иде.
Трамвайлар барлык стандартларга туры килә һәм заманча идарә системасы белән
җиһазландырылган.
Маршрутның 34 км га кадәр киңәюен исәпкә алып, пассажирлар агымы 30 меңнән
артык кеше тәшкил итәчәк. Маршрут шәһәрнең алты районы аша узачак, ул халыкны
шәһәр үзәгенә, уку урыннарына, спорт һәм мәдәни ял объектларына, метро
станцияләренә тоткарлыксыз китерү мөмкинлеге бирәчәк. Бөтен боҗраны әйләнеп узу
өчен 1 сәгать 30 минут тирәсе кирәк булачак.
Исегезгә төшерәбез, мартта төзелешнең икенче этабында, Борисково урамыннан Техника урамына кадәр участокта
эшләргә керештеләр. Участокның озынлыгы 1,22 км тәшкил итәчәк. Дүрт полосалы юл
һәр юнәлештә ике полоса белән беренче класслы гомумшәһәр әһәмиятендәге
магистраль урам категориясе буенча проектланган. Быелның октябрендә 700 м
озынлыктагы участокны файдалануга тапшыру планлаштырыла, ә 522 м лы участокны
киләсе елда кулланышка кертәчәкләр.
Ачылу азагында тантанада катнашучылар шәһәр халкын һәм
кунакларын ТАССРның 100 еллыгы һәм якынлашып килүче Шәһәр һәм республика көне
белән котладылар, шулай ук объектта эшләүче белгечләрне һәм төзүчеләрне
бүләкләделәр.
Искәртеп узабыз, бүген Кабан күлен реконструкцияләүнең
икенче чираты ачылды. Анда барбекю зонасы, спортның ишү төрләре мәктәбенең яңа
бинасы, җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен яңа зоналар барлыкка килде.