(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы август). ТР башкаласы
Мэры Илсур Метшин шәһәрлеләрне Татарстан Республикасы көне һәм Казан шәһәре
көне белән котлады.
«Хөрмәтле казанлылар!
Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне һәм
Казан шәһәре көне белән котлыйм!
Бу күркәм бәйрәм туган якка мәхәббәт тәрбияләүче,
элгәреге җитәкчеләрнең җиңүләре һәм замандашларының казанышлары белән
горурланучы һәрбарчабызны берләштерә. Татарстан күп күрсәткечләр буенча илнең
иң алга киткән төбәкләре рәтенә керә. Быел ТАССР оешуга 100 ел тулуны билгеләп
үткән республикабызда гражданнарның имин тормышы өчен барлык шартлар да
тудырыла.
Татарстан башкаласы – Казан, үзенчәлекле мәдәниятне
һәм гореф-гадәтләрне саклап, заманча мегаполиска әверелә бара. Ел саен бездә
халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә һәм уңайлы шәһәр мохите булдыруга юнәлтелгән
программалар гамәлгә ашырыла: инде гамәлдә булган социаль объектлар һәм торак
йортлар арта, парклар, скверлар, яр буйлары һәм ишегаллары төзекләндерелә,
юллар һәм яңа чишелешләр төзелә. Казанның уңышларын юкка гына Россиядә һәм
аннан читтә яхшы белмимләр, шәһәрдә дөнья күләмендәге эре чаралар да моңа ярдәм
иткән.
Быел бөтен дөньяга таралган коронавирус инфекциясе
вакытында бердәмлек күрсәткәннәре өчен шәһәрдә яшәүчеләргә рәхмәтемне белдерәм.
Медицина һәм социаль хезмәткәрләргә, хәйриячеләргә, волонтерларга, үз-үзләрен
аямыйча кешеләрне коткаручыларга һәм авыр тормыш хәлендә калган казанлыларга
ярдәм күрсәтүчеләргә аерым рәхмәт. Безнең планнарга җитди төзәтмәләр керткән
үзизоляция чоры чын сынау булды, әмма шул ук вакытта чын кыйммәтләрне өскә
күтәрде һәм күп нәрсәгә өйрәтте. Ышанам ки, яңа тәҗрибә һәм күнекмәләр Казан,
Татарстан һәм бөтен ил үсеше өчен алга таба уртак иҗади эшчәнлегебезгә
әһәмиятле өлеш кертәчәк.
Әлеге бәйрәм көнендә барлык шәһәр халкына ихлас
күңелдән бәхет һәм сәламәтлек, уңышлар һәм яңа үрләр, гаилә иминлеге һәм җылылыгы, туганнар һәм якыннарның
игътибар һәм ярдәмнәрен тоеп яшәүне телим!» – диелә котлауда.