(Казан
шәһәре KZN.RU, 29-нчы август, Ксения Швецова). Казанның Юдино бистәсендә бүген
яңартылган тимер юлчылар мәдәният сарае һәм «Юлдаш» яңа яшьләр үзәге ачылды.
Юдино халкы өчен берьюлы ике әһәмиятле объектны ачу Шәһәр көненә һәм Татарстан
Республикасы көненә бүләк булды. Поселокта яшәүчеләрне ТР Президенты Рөстәм
Миңнеханов, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, ТР Президенты
Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, Горький тимер юлы –
«Россия тимер юллары» ААҖ филиалы башлыгы Анатолий Лесун, Горький тимер юллары
башлыгы урынбасары Александр Черемнов котлады.
«Юлдаш» яшьләр
үзәге тау туризмы һәм альпинизм үзәге булачак
“Юлдаш” яшьләр үзәге Революция урамы, 29 адресы буенча
элеккеге пекарня бинасында урнашкан. Кунакларны Юдино яшьләре тамаша белән каршы алды. Р.Миңнеханов,
М.Хөснуллин һәм И.Метшин шәһәрлеләр белән аралашты, алар яшьләр үзәге ачылуны
куанып каршы алуларын җиткерделәр һәм рәхмәт белдерделәр.
Исегезгә төшерәбез, 1700 квадрат метр мәйданлы 1993 ел
бинасын реконструкцияләү мартта башланды. Бу – Казанда шундый дәрәҗәдәге
беренче яшьләр үзәге. Үзәк базасында тау туризмы секцияләре, текә кыяга менү,
велотриал, воркаут һәм кроссфит, бокс, дзюдо, хореография һәм брейк-данс
эшләячәк.
Бинада тау туризмы, бокс, тир өчен зоналар, бию белән
шөгыльләнү өчен универсаль зал, чаралар үткәрү залы, коворкинг, шулай ук
скалодром һәм ниндзя-трасса оештырылган. «Юлдаш» яшьләр үзәге тау туризмы һәм
альпинизмның чын үзәге булыр, дип планлаштырыла. Рөстәм Миңнеханов, Марат
Хөснуллин, Илсур Метшин һәм башка кунаклар яшьләр үзәге бинасын карадылар,
биредә шөгыльләнә башлаган балалар белән аралаштылар һәм аларга уңышлар һәм
спорт үрләре теләделәр.
Яңа бинада шулай ук төрле чаралар үткәрү
планлаштырыла. Үзәккә даими нигездә йөрүчеләрнең саны ай саен 350 кеше булачак,
14 яшьтән 40 яшькә кадәргеләр йөрер дип көтелә.
«Ике ел элек, Юдино
йөзьеллыгына әзерлектән башлап, без мондый үзгәрешләр турында хыяллана да
алмадык»
Яшьләр үзәгендә булганнан соң Р.Миңнеханов,
М.Хөснуллин, И.Метшин һәм А.Лесун яңартылган тимер юлчылар мәдәният йортын ачу
тантанасында катнаштылар. Искәртеп узабыз, мәдәният сарае 1959 елда төзелгән,
ул мәдәни мирас объекты булып тора. Узган ел Татарстан Президенты Рөстәм
Миңнеханов кушуы буенча мәдәният сарае шәһәрнең мәдәни әһәмияткә ия объектларын
комплекслы яңарту программасына кертелгән иде.
Мәдәният йорты үзенең 60 еллык тарихында шәһәрлеләрне
җәлеп итү үзәге булды, һәм бүген яңартылган бина янына дистәләрчә җирле халык
җыелды.
«Вакыт Юдино бистәсенең йөз еллыгына яхшы үзгәрешләр
китерде. Без бүген сезнең белән яңа объектлар ачылуга шатланабыз һәм республика
җитәкчелегенә һәм Россия хөкүмәтенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәбез, – дип
мөрәҗәгать итте Илсур Метшин поселок халкына. – Ике ел элек, Юдино йөзьеллыгына
әзерлекне башлаганда, әлеге поселокка шулкадәр үзгәрешләр киләчәк һәм яшәү
дәрәҗәсе монда безнең башкала үзәгеннән берни белән дә аерылмаячак, дип
хыяллана да алмадык. Без монда боз аренасы, мемориаль комплекс барлыкка киләчәк
дип тә уйламадык, «Локомотив» стадионы икенче тапкыр туа дисәк тә була. Ә бүген
әлеге исемлеккә яңа яшьләр үзәге һәм шундый матур мәдәният сарае өстәләчәк.
Шәһәр башлыгы шулай ук барлык халыкны бәйрәм белән котлады.
Юдино республиканың тимер юл башкаласы булып тора, дип
билгеләде Татарстан Президенты. «Биредә хезмәт кешеләре яшәвен аңлыйбыз. Без
биредә спорт үзәген дә, мәдәни үзәкне дә эшләячәкбез, җәмәгать киңлекләрен
үстерәчәкбез, дип килешкән идек. Бүген әлеге вәгъдәләр тормышка ашырыла, – диде
Р.Миңнеханов. – Боларның барысы да биредә хезмәт куючы кешеләр файдасына хезмәт
итүен телим».
Халыкны бәйрәм белән Горький тимер юлы – «Россия тимер
юллары» ААҖ филиалы башлыгы Анатолий Лесун да котлады.
Яңартылган мәдәният йортында 480 урынлы төп концерт
залыннан тыш, ике күп функцияле зал булдырылган. Реконструкция барышында тимер
юл эше музеена аерым игътибар бирелгән.
Мәдәният сараен төзекләндерү барышында тирә-як
территориясе яңартылган. Сарай каршындагы мәйданда фонтан торгызылган, кече
архитектура формалары урнаштырылган, яктырту яңартылган, яшелләндерү
үткәрелгән.
Исегезгә төшерәбез, тимер юлчылар мәдәният йортын
капиталь төзекләндерү узган елның июнендә
башланды. Мәдәният сараен
ремонтка ябуга кадәр анда 7 бюджет клуб эше алып барылды. Капремонт үткәрелгәннән
соң мәдәният йортында яңа секцияләр һәм түгәрәкләр эшли башлады, аерым алганда,
балет мәктәбе, фото- һәм видеостудия, киностудия, иртә үсеш студиясе.
Быел Казанда Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортында,
тимер юлчылар мәдәният йортында, «Чулпан» мәдәният үзәгендә һәм «Залесный»
мәдәният йортында төзекләндерү эшләре барды. Бу дүрт учреждение ремонтына бүлеп
бирелгән финанс чараларының беренчел күләме 1,37 млрд сум тәшкил итә.