(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче август, Алина Бережная). Яңа уку
елына кадәр ике атнадан аз гына артык вакыт калды. Быел мәктәп парталары артына 148 мең 527 Казан баласы утырачак,
шуларның 20,5 меңе – беренче сыйныф укучылары. Уку процессы, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше
иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тарафыннан билгеләнгән барлык куркынычсызлык чараларын
үтәп, традицион режимда узачак. Бүген Казан башкарма комитетының эшлекле
дүшәмбесендә шәһәр Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов мәктәпләрнең яңа уку
елына әзерлеге турында сөйләде.
Быел 11 мәгариф учреждениесенә
капиталь ремонт ясала
Бүгенге
Казанның мәгариф челтәре – 166 мәктәп һәм 309 балалар бакчасы. Яңа уку елында
ул гадәттәгечә киңәячәк: бу көздә Казанда ике яңа мәктәп һәм 11 яңа балалар
бакчасы ачылачак. Беренче тапкыр үз ишекләрен Совет районында 1224 урынга
исәпләнгән күппрофильле лицей һәм Яңа Савин районында 1224 һәм 800 урынга
исәпләнгән «Адымнар» полилингваль үзәгенең ике корпусы ача.
Уку
елына әзерлек – яңа учреждениеләр төзү генә түгел, аларны төзекләндерү,
җиһазларны яңарту, территорияләрне төзекләндерү дә ул, дип ассызыклады Мәгариф
идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов.
«Агымдагы елда капиталь ремонт
программасы буенча 11 бина – 4-нче гимназия-интернат һәм 10 балалар бакчасы бинасы төзекләндерелә. Шулай ук бу ремонт программасы
кысаларында 18 мәктәп яңартыла», – дип сөйләде И.Ризванов. Моннан тыш,
12 уку учреждениесенең ишегалды территорияләрен һәм квартал эчендәге машина
юлларын ремонтлау эшләре алып барыла.
«Казанда
туучылар санының югары булуын гына түгел, башка шәһәрләрдән һәм төбәкләрдән
күчеп килүчеләр өчен кызыклы булуын да исәпкә алып, шәһәрдә башкаланың гомуми
белем бирү оешмаларында урын җитмәү проблемасы да бар», – дип билгеләп үтте
И.Ризванов. Ел саен Казанда мәктәпләрнең 40%-ы ике сменалы режимда эшли. Быел икенче сменада 19 меңнән артык
бала белем алачак. Ике сменалы мәгариф проблемасы яңа мәктәпләр һәм гамәлдәге
биналарга янкормалар төзү юлы белән хәл ителә. «Казан – соңгы елларда
белем бирү учреждениеләрен гамәлгә кертү буенча миллионлы шәһәрләр арасында
лидер», – дип ассызыклады И.Ризванов.
Казанда
1 сентябрьдә парта артына утырачак укучыларның саны, узган елга караганда, 12
меңгә күбрәк булачак
Быел
мәктәп парталары артына Казанның 148 мең 527 баласы утырачак, бу узган ел белән
чагыштырганда 12 мең укучыга күбрәк. Уку елы беренче тапкыр 20,5 мең беренче
сыйныф укучысы өчен башлана. Алар үзләренең беренче уку көнендә традиция буенча
Мэриядән истәлекле бүләк – «Игелекле эшләр көндәлеге» алачак, биредә үзләренең
изге эшләрен язып барачаклар. Гадәттәгечә мәктәпләрдә Дөнья дәресе, Игелек
атнасы һәм «Экстремизмга - юк!» айлыгы узачак. Ә #ВместеЯрче Бөтенроссия
фестивале кысаларында мәктәпләрдә «Энергияне саклау һәм экология» дигән тематик
атналык булачак.
Мөмкинлекләре
чикләнгән балалар өчен укуны оештыруга килгәндә, Казанда инклюзив белем бирү
системасы актив үсеш кичерә. Бүген аерым игътибар таләп итүче укучылар 38
гомуми белем бирү мәктәбендә белем ала һәм социальләшә. Яңа уку елыннан 71-нче
һәм 111-нче мәктәпләрдә аутистика спектры бозылган балалар өчен тагын ике
ресурс класс ачу, шулай ук психик үсешләрендә тоткарлык булган балалар өчен
компенсацияләү төрендәге өч сыйныф ачу планлаштырыла.
Балалар
бакчаларын комплектацияләү дәвам итә – быел мәктәпкәчә учреждениеләргә 75
меңнән артык яшь казанлы барачак, шуларның 10 меңе компенсацияләү һәм
сәламәтләндерү юнәлешендәге төркемнәргә күчерелгән.
19
мең бала балалар бакчасына юллама алган инде. Хәзерге вакытта яңа төзелгән
учреждениеләрне комплектлау башланды. Капиталь төзекләндерү тәмамланганнан һәм
яңа балалар бакчалары ачылганнан соң, тагын 4 меңгә якын бала урын белән тәэмин
ителәчәк.
Укытучылар һәм укучылар мәктәптә
битлексез йөриячәк
Спикер
билгеләп үткәнчә, мәктәпләрне яңа уку елына әзерләүнең аерым мөһим мәсьәләсе
агымдагы эпидемиологик вәзгыять белән бәйле. «Мәктәпләрнең барлык
администрацияләре Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә
күзәтчелек федераль хезмәте таләпләрен исәпкә алып, уку процессын
оештыруның төгәл регламентын эшләделәр. Профилактика чаралары
санитар-эпидемиологик кагыйдәләр нигезендә гамәлгә ашырылачак, аерым алганда,
контактсыз термометрия, көндәлек дымлы җыештыру, җилләтү, учреждениегә һәм
санузелларга кергәндә антисептиклар кую, иркуляторлар урнаштыру», – дип сөйләде
И.Ризванов.
Мәктәпләрдә
Мәгариф министрлыгы киңәшләре нигезендә, физкультура, музыка, физика, химия
дәресләреннән тыш, барлык фәннәр буенча кабинет системасы оештырылачак. Һава
торышы яхшы булганда, физкультура, табигать белеме, биология һәм география
дәресләрен урамда уздырырга киңәш ителә.
Битлек
кию режимына килгәндә, мәгариф учреждениеләрендә саклау чараларын даими рәвештә
азык-төлек блогы хезмәткәрләре һәм бүлмәләрне җыештыру белән шөгыльләнүче
техник персонал гына киеп йөриячәк. Педагоглар һәм балалар өчен мондый таләпләр
бүгенге көндә юк, дип билгеләп үтте И.Ризванов.
«Мәктәп
ашханәләренә килү расланган график буенча, утырту урыннары саны һәм Кулланучылар
хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте
киңәшләре нигезендә башкарылачак, бу үзгәреп торучы тәнәфесләр, динамик
паузалар һәм башкалар булырга мөмкин. Һәр мәктәпнең үз логистикасы бар», – дип
сөйләде И.Ризванов.
Уку
елы башында шәһәр укучылары белем диагностикасын узачаклар. Алдагы уку елы
программасы буенча белемнәрне тикшерү 2020 елның 14-нче сентябреннән 12-нче
октябренә кадәрге чорда үтәр дип планлаштырыла. ВПР 5-8 сыйныф укучылары өчен
штат режимында уздырачак, ә тугызынчы сыйныф укучылары өчен – апробация
режимында. «Безгә балаларда пандемия вакытында барлыкка килергә мөмкин булган
пробелларны ачыклау мөһим, һәм мәгариф программаларына төзәтмәләр кертү кирәк.
Ә менә диагностика эшенә бәя куелмаячак», - дип билгеләде И.Ризванов.
Казан
Мэры Илсур Метшин ассызыклаганча, яңа уку елында балаларга пандемия нәтиҗәләре
белән бәйле рәвештә яңа шартларда эшләячәк мәктәпләргә кайтуларын аңлату бик
мөһим. «Өлкән сыйныф укучылары чын мәгънәсендә мәктәптә өлкән булырга,
башлангыч сыйныф укучылары өчен үрнәк күрсәтергә тиеш. Төркемнәрне бүлгәләү,
үткәрү режимы, гигиена кагыйдәләрен үтәү – барлык яңа таләпләр мәктәпләрнең
балалар һәм педагогик коллективларының сәламәтлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән»,
– дип ассызыклады И.Метшин. Шәһәр башлыгы шулай ук ата-аналарны һәм
укытучыларны балаларга уку йортларындагы яңа кагыйдәләрне аңлатуда актив
катнашырга чакырды. «1-нче сентябрьгә кадәр ата-аналар комитетлары белән җыелыш
уздыруны һәм куркынычсызлык белән бәйле барлык мәсьәләләр буенча фикер алышуны үткәрү
безнең балаларның сәламәтлеге өчен мөһим», – дип йомгаклады И.Метшин.