(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче
август, Алина Бережная). Сентябрьдән Казанның югары сыйныф укучылары урта
гомуми белемнең яңа федераль белем бирү стандартлары буенча белем ала башлаячак
- укучылар белем бирүнең биш профиленең берсен сайлый алачак. Яңа уку елындагы
яңалыклар турында бүген шәһәр Башкарма комитетында эшлекле дүшәмбедә Казан
Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов сөйләде.
10 сыйныф укучылары өчен
биш профиль билгеләнгән: табигый-фәнни, гуманитар, социаль-икътисадый, технологик
һәм универсаль. Шул ук вакытта һәр укучы һәр өлкәдән кимендә бер уку предметын
үзләштерергә тиеш. Казан Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов
ассызыклаганча, рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм татар әдәбияты, чит тел,
математика, тарих, физик тәрбия, ОБЖ, астрономия кебек фәннәр барысы өчен дә
мәҗбүри булып калачак.
Шулай ук яңа уку елында
сыйныф җитәкчеләре өчен ай саен 5 мең сум күләмендә махсус федераль түләүләр
кертеләчәк. Казанда 5428 педагог өстәмә акча алачак. «Тәрбия процессында сыйныф
җитәкчесе зур роль уйный. Бу җаваплы эш аерым ярдәм таләп итә», - дип билгеләп
үтте И.Ризванов. Ул шулай ук яңа уку елында Казан мәктәпләрендә туклану
башлангыч сыйныфлар өчен бушлай булачаклыгын искәртте. Көн саен 70 меңнән артык
бала кайнар ризык белән тәэмин ителәчәк.
Казан Мэры Илсур Метшин
республикада мәгариф системасына зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. Шәһәр
башлыгы искә төшергәнчә, узган атнада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм
Миңнеханов рәислегендә Алабугада «Адымнар - Алабуга» полилингваль белем бирү
комплексы мәйданчыгында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең
еллык киңәшмәсе узды. Мәгариф системасын үстерүгә юнәлтелгән мөһим максатлар
һәм бурычлар яңгырады.
«Республиканың югары
җитәкчелеге белем бирүгә икътисадка кебек үк зур игътибар бирә. Бүген уку
йортларында республикабыз һәм илебезнең киләчәге формалаша. «Мәгариф»
гомуммилли проекты мәктәпләрдә инфраструктур үзгәртеп коруда зур роль уйнады,
без яңа уку йортлары төзибез, алар бөтенләй яңача җиһазландырыла. Милли
проектның күптәнге проблеманы - укытучылар өчен түләүне җитди яхшыртуы да
мөһим, бу укытучы һөнәренең абруен күтәрә торган җитди адым», - дип ассызыклады
И.Метшин. Шәһәр башлыгы шулай ук көн кадагындагы мәсьәләләрнең мәгариф
хезмәткәрләренең шәһәр август конференциясендә тикшереләчәклеген билгеләп үтте,
ул Казанда 26-нчы августта узачак.