(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче август, Ксения Швецова). Яңа уку елына Казанның Мәскәү районында капиталь ремонттан соң Окольная урамы, 17 адресы буенча урнашкан 279-нчы номерлы «Малышок» балалар бакчасы ачылачак. Эшләр тәмамланганнан соң, ярты гасырдан артык вакыт элек ачылган балалар бакчасы заманча, уңайлы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә әвереләчәк. Анда ясле яшендәге балалар өчен яңа төркем ачылачак, икенче спорт залы һәм аерым медицина блогы барлыкка киләчәк. Ремонт эшләре барышын шәһәр Мэры Илсур Метшин контрольдә тотты. «Монда сабыйларыбыз өчен чын кечкенә сарай төзелә, биредә балалар сыйфатлы мәктәпкәчә белем алсыннар, талантларын үстерсеннәр һәм сәламәтлекләрен ныгытсыннар өчен барысы да бар», - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Балалар бакчасы бинасы 1969 елда төзелгән. Шуннан бирле мәктәпкәчә учреждениеләргә техник таләпләр үзгәртелде, шуңа күрә капремонт кирәк иде, дип сөйләде балалар бакчасы мөдире Ольга Федотова. «Малышок» балалар бакчасында 9 төркем иде, ә ремонттан соң тагын бер - ясле яшендәге балалар төркеме барлыкка киләчәк. «Бу микрорайонда ясле төркемнәренә ихтыяҗ бик зур, шуңа күрә бу җирле халык өчен чын бүләк», - диде О.Федотова. Аның сүзләренә караганда, бакчада ремонт ясалганчы 230 бала тәрбияләнгән булса, ремонттан соң ул 250-260 бала кабул итәчәк.
Май аенда капиталь ремонт башланды. Проект оешмасы буларак «СоюзСтройПроект» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, подрядчы булып «Армада Строй» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте чыгыш ясады. Профессиональ дизайнер җәлеп ителгән дизайн-проектта мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә булган барлык таләпләрне дә, балалар бакчасы хезмәткәрләренең һәм сабыйларның ата-аналарының теләкләрен дә исәпкә алдылар. «Без мәктәпкәчә белем бирүдәге заманча тенденцияләрне өйрәндек һәм, шуннан чыгып, яңадан планлаштырдык, - дип хәбәр итте Мэрга учреждение мөдире. - Мәсәлән, безнең медицина һәм физиотерапевтик хезмәтләр күрсәтү бүлмәләре төрле катларда оештырылган иде. Әмма кагыйдәләр буенча алар бер катта урнашырга тиеш, шуңа күрә без аерым медицина-хуҗалык блогы төзедек». Шул ук блокта психологик ярдәм күрсәтү бүлмәсе урнашачак - балалар һәм аларның ата-аналары өчен психологик бушану бакчасы.
«Монда дизайнер эшләгәне күренеп тора. Хәтта бик яхшы зәвыклы белгеч тә мондый проектны төзи алмаячак. Моның белән профессионал шөгыльләнгәнлеге күренеп тора», - дип бәяләде Мэр.
Балалар бакчасында ремонт барышында икенче спорт залы булдырылачак, бу нәниләр өчен физкультура дәресләре үткәрергә генә түгел, алар өчен өстәл теннисы һәм хореография секцияләрен ачарга да мөмкинлек бирәчәк.
«Капиталь ремонтның яңа дәрәҗәгә чыгуы сөендерә - бу инде тәрәзәләрне, челтәрләрне алыштыру һәм яңа конструкторлык чишелешләре генә түгел, ә балалар өчен бөтенләй яңа шартлар тудыру да, - диде Илсур Метшин. - Бу балалар бакчасына 50 яшь, монда балаларның бер генә буыны үсмәгән. Ремонттан соң бирегә кайтачак сабыйлар һәм аларның әти-әниләре аны танымаслар да. Ремонтка кадәр булган вәзгыять белән чагыштырсак, бу бөтенләй башка балалар бакчасы, дияргә була».
Капиталь ремонттан соң балалар бакчасында үстереләчәк мөһим юнәлеш - экологик тәрбия. «Безнең территориябез яшел, агачлар, үсемлекләр күп. Без моннан файдаланырга һәм балаларыбызга экологиянең ни дәрәҗәдә мөһим булуын күрсәтергә телибез, - дип, планнары белән уртаклашты Ольга Федотова. - Подрядчылар үз акчалары исәбенә теплица төзиячәк, анда без балалар белән елның җылы вакытында үсемлекчелек белән шөгыльләнәчәкбез. Балалар кечкенә үсентеләрдән үсемлекләрнең ничек барлыкка килүен күрәчәк һәм экология турында кайгыртуның ни өчен мөһим булуын аңлаячак. Без шулай ук калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю һәм башка мөһим экологик гадәтләр турында кызыклы дәресләр үткәрәчәкбез».
«Бинаның яңартылуыннан, уңайлыклар һәм матурлык тудырудан тыш, сезнең аның тулыланышын, балалар өйрәнәчәк дәресләрне алдан ук уйлавыгыз бик мөһим, - дип билгеләде шәһәр башлыгы. - Без көз көне балалар бакчасы ачылсын һәм сабыйларны кабул итсен өчен барысын да эшләячәкбез».
«Без көз көне балалар бакчасы ачылсын һәм сабыйларны кабул итсен өчен барысын да эшләячәкбез»
Илсур Метшин
Казан Мэры
Бүгенге көнгә ремонт якынча 70%-ка үтәлгән, эчке эшләр дәвам итә, дип хәбәр итте подрядчы оешма җитәкчесе Алия Раимова. «Монда түбәгә нык зыян килгән һәм нәтиҗәдә фундаментка зур йөкләнеш төшкән. Без аны инъектирлаштыру ысулы белән ныгыттык, шулай ук диварларны, фасадны җылытуны, плитәләрне торгыздык, - дип сөйләде ул. - Иң авыры инде эшләнде. Хәзер без чиста отделка эшләренә һәм керү төркемен яңартуга якынлашабыз».
Ремонт барышында шулай ук якын-тирәдәге территорияне төзекләндерергә - учреждение тирәсендәге киртәләрне алыштырырга, яңа күләгәле өслекләр һәм кече архитектура формаларын куярга, юл өслеген алыштырырга планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, Казанның мәктәпкәчә белем бирү челтәрендә 320 оешма исәпләнә, балалар бакчаларына 75 меңнән артык бала йөри. Узган ел Казанда 18 балалар бакчасына капиталь ремонт ясалган.
Быел шулай ук «Демография» илкүләм проекты буенча төзелгән 9 яңа мәктәпкәчә учреждениене ачу планлаштырыла.
Чарада Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгының беренче урынбасары Илсур Хисмәтуллин һәм башкалар катнашты.