(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы август, Ксения Швецова). Ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча «Безнең ишегалды» президент программасын гамәлгә ашыруның бер елында аның нәтиҗәләре 160 мең казанлының яшәү сыйфатында чагылыш табачак. Быел барлыгы 226 йорт яны территориясе төзекләндереләчәк, ә биш ел эчендә Татарстан башкаласында төзекләндерүгә мохтаҗ барлык ишегалды территорияләрен яңарту планлаштырыла. Бүген йөздән артык ишегалдын төзекләндерү эшләре төгәлләнде, дип хәбәр итте бүгенге эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев.
Бүгенгә Татарстан Президенты инициативасы белән кабул ителгән «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруда Казанда 32 юл оешмасы җәлеп ителгән. Хәзер 102 ишегалдын төзекләндерү эшләре төгәлләнгән, эшләр 101 территориядә дәвам итә.
«Программаның үтәлеше 73% тәшкил итә. Эшләр график буенча алып барыла һәм октябрьгә төгәлләнәчәк, - дип хәбәр итте И.Куляжев. - Бу елга программаны гамәлгә ашыруга 2 млрд 700 млн сум бүлеп бирелгән».
Ишегалларны төзекләндерү буенча яңа программа барлык шәһәрлеләргә дә кагылачак, дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. Ул гамәлгә ашырылган бер ел эчендә генә дә 160 мең шәһәр халкының тормыш сыйфаты яхшырачак. «Без Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка кабул ителгән карар өчен рәхмәтле. Бу, гомумән, Татарстан халкына һәм Казанда яшәүчеләргә кагыла торган моңарчы күрелмәгән программа, - диде И.Метшин. - Без көн саен ишегалдына чыгабыз, өйгә кайтабыз, эшкә, укырга йөрибез. Һәм хәзер халык алдында, алар буенча өйдән тукталышка кадәр бара торган ниндидер транзит зоналар гына түгел, ә чын иҗтимагый киңлекләр тора».
Яңартылганнан соң ишегалды территорияләре шәһәр халкының очрашу һәм аралашу киңлекләренә әйләнә, дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы. «Яхшы шартлар тудырганнан соң, безнең ишегалларына тормыш кайта - кешеләр йөрергә, аралашырга чыга. Балалар, гаиләләр, яшь әти-әниләр йөри. Бу ишегалдында һәрвакыт күп кеше булган иске матур традицияләрне чын-чынлап яңарту», - диде ул.
Программа башланыр алдыннан техник инвентаризация бюросы белгечләре йорт яны территорияләренең торышын бәяләделәр. Аның нәтиҗәләре буенча программага 4 мең тирәсе Казан ишегалды кертелгән, аларның төзекләндерүенә бишьеллык программа кысаларында 16,5 млрд сум каралган, дип белдерде И.Куляжев.
«Башланган программаның үзенчәлеге - аның максаты ишегалларында төрле яшьтәге кешеләр өчен уңайлы һәм куркынычсыз шартлар тудыруга юнәлтелгән булуында, җәяүлеләр элемтәләренең уйланып эшләнүендә», - дип билгеләп үтте Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе.
Программада эшләр комплексын үтәү каралган: юлларга асфальт салу, тротуарларны ремонтлау һәм төзекләндерү, тышкы яктырту җайланмасын кую, эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштыру, контейнер мәйданчыклары, балалар җиһазлары, комлы өслекле мәйданчыклар урнаштыру. Казанда президент программасы буенча төзекләндерелгән беренче объект итеп Шамил Усманов урамындагы 13, 13а номерлы йортларның ишегалды булды. Планлаштырылган чишелешләрнең өстенлеге җәяүлеләр өчен уңайлы шартлар тудыру булды, җәяүлеләр һәм автомобиль агымын чикләү өчен монда яңа тротуар челтәре төзелде, ә хаос хәлендәге парковка паркинг кесәсенә үзгәртелде. Йортлар каршында күпфункцияле балалар мәйданчыгы төзелде.
Ишегалларны төзекләндерү буенча барлык проектлар җәлеп ителгән экспертлар фикерен исәпкә алып эшләнде, алар һәр этапта эшкә төзәтмәләр керттеләр һәм норматив таләпләрнең үтәлешен күзәттеләр, дип билгеләде спикер. Шулай ук ишегалларында эшләр төрләре исемлеген эшләү процессына халыкны мөмкин кадәр күбрәк җәлеп иттеләр, шул исәптән - социаль челтәрләр ярдәмендә дә.
«Көндәлек режимда районнар администрациясе идарәче компанияләр, эксперт төркеме, заказчы хезмәте һәм техник күзәтчелек хезмәте белән берлектә җирле халык белән очрашулар үткәрә, аларның нәтиҗәләре буенча ишегаллары проектларына төзәтмәләр кертелә», - дип өстәде И.Куляжев.
Мэр алга таба да ишегалларын төзекләндерү буенча эшләгәндә, беренче чиратта, шәһәр халкының теләкләренә йөз тотарга кушты. «Аңлашыла, фикерләр һәм теләкләр күп, әмма ишегалларын капиталь төзекләндерү гомуми эш, гомуми креатив һәм барысы да канәгать калырлык гомуми нәтиҗәгә ирешү өчен оптималь чишелешләрне диалогта табарга кирәк», - дип ассызыклады И.Метшин.
Фикер алышу һәм тәкъдимнәр кертү өчен төзекләндерү проектлары рәсми порталда гомуми кулланылышта урнаштырылган. Казанлылар үз ишегалларындагы эшләр барышын контрольдә тота һәм бердәм кайнар линия телефоны аша мөрәҗәгать итә ала: +7(800)275-20-20.