(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы август, Алена Мирошниченко). Казанда үзмәшгульләргә грантлар бирү буенча конкурсның икенче этабы тәмамланды, тиздән 33 җиңүче үз бүләкләрен алачак. Конкурсның ике этабы кысаларында гомуми суммасы 7,7 млн сумлык грант рәвешендә 79 эшкуарга ярдәм күрсәтеләчәк. «Безнең муниципаль грантлар профессиональ мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәр, һәм үзмәшгульләр саны артыр дип өметләнәбез», - дип билгеләде бүгенге эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин. Шәһәр башлыгы эшкуарларга ярдәм күрсәтүне дәвам итәргә кирәк, дип ассызыклады.
Грант ярдәме алуга шәһәр конкурсы Казан Мэры кушуы буенча оештырылды һәм ике этапта үткәрелде. Беренчесе 4-нче июньдә, икенчесе - 11-нче июньдә старт алды. Ике этап кысаларында 100 грант бирү планлаштырылган иде. Конкурста Казан территориясендә пропискасы булган, 3 айдан да ким булмаган вакыт үзмәшгульләр буларак теркәлгән һәм һөнәри керемгә кимендә 5 мең сум салым түләгән эшмәкәрләр катнаша алды. Шулай ук алар шәхси эшмәкәрләр, банкротлар булырга тиеш түгел һәм аларның салым бурычлары булмаска тиеш. Икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов билгеләп үткәнчә, комиссия еш кына Казан территориясендә прописка булу һәм түләнгән салымның минималь күләме таләпләренә туры килмәгән гаризаларны кире каккан.
«Конкурсның төп аспектларының берсе - үзмәшгульләрнең портфолиолары белән таныштыруы иде. Монда, катнашучы фикеренчә, аның эшчәнлеген тасвирлаган бөтен нәрсәне кертергә мөмкин иде. Эшмәкәрләр моңа һөнәри һәм иҗади якын килгәннәр, алар үз эшләнмәләренең үрнәкләрен, чаралар һәм ярминкәләрнең фотоларын, клиентларның бәяләмәләрен, белем бирү сертификатларын, клиентлардан һәм хакимият органнарыннан киңәш һәм рәхмәт хатларын керткәннәр», - дип сөйләде А.Вәлиәхмәтов.
Конкурсның беренче этабы нәтиҗәләре буенча 46 үзмәшгуль җиңүче булды, алар инде грант акчаларын үз счетларына алды һәм аларны үз максатларына ирешүгә юнәлтә башладылар. 1-нче декабрьгә кадәр алар алынган грантның максатчан характеры турында хисап тотарга һәм үз эшчәнлеген расларга тиеш булалар.
Конкурсның икенче этабында барлык шартларны һәм таләпләрне 55 гариза канәгатьләндерде. 33 конкурсант җиңүче булды. Грант ярдәменең максималь күләме 100 мең сум тәшкил итте.
Эшмәкәрләрнең күбесе грант акчаларын матди-техник базаны яңартуга юнәлдерергә ниятли. «Бигрәк тә Казан үзмәшгульләренең үсәргә һәм квалификацияләрен күтәрергә омтылулары сөендерә. Шулай итеп, 19 катнашучы алынган акчаларны үз-үзен үстерү һәм белем алу өчен кулланачак», - дип сөйләде Икътисади үсеш комитеты рәисе.
Шулай итеп, натураль күн эшләнмәләр әзерләү белән шөгыльләнүче Ольга Хәсәнова 100 мең сум күләмендә алынган грантка сәнәгать тегү машинасы һәм күн читләрен эшкәртү станогы сатып алырга планлаштыра. Бу аңа продукция күләмен үстерергә һәм аның сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Актив туризм буенча гид Динар Хәкимов шул ук суммага катамараннар, SUP-такталар, палаткалар сатып ала, шулай ук медицина ярдәме һәм туризм буенча уку курслары уза алачак. Агачтан әйберләр җитештерү белән шөгыльләнүче Оксана Нурова 100 мең сум грант хисабына фрейзер-гравировка станогы сатып алырга ниятли. Бу аңа продукция ассортиментын киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Ә фотограф Игорь Глазырин хупланган грант хисабына фотоаппаратын яңартырга һәм шуның белән үз сурәтләренең сыйфатын арттырырга планлаштыра.
А.Вәлиәхмәтов билгеләп үткәнчә, пандемия чорында кайбер үзмәшгульләр үз эшчәнлеген туктатып торырга мәҗбүр булган, әмма буш вакытны алар үз-үзләрен үстерү өчен файдаланганнар. Әйтик, мәдәни-массакүләм чаралар оештыручы Регина Галиуллина бәйләү белән шөгыльләнә башлаган. Хупланган грантны ул җепләр, бәйләү машинасы сатып алуга һәм социаль челтәрләрдә реклама кампаниясен уздыруга юнәлдерәчәк.
«Икенче этап кысаларында грант ярдәменең гомуми күләме 3 млн сумнан артык тәшкил итәчәк. Ике этап кысаларында грантларның гомуми күләме 7,7 млн сумга якын, - дип билгеләп үтте А.Вәлиәхмәтов. - Шул ук вакытта конкурста җиңүче 79 үзмәшгуль бюджетка 3 млн сумнан артык салым түләгән. 2019 ел нәтиҗәләре буенча, 2,2 млн сумга якын акча эшләп, керемнәр буенча максималь планкага якынлашучылар да бар. Шул ук вакытта алар бюджетка 130 мең сумнан артык акча түләгәннәр».
Икътисади үсеш комитеты рәисе үзмәшгуль казанлыларның икътисадның төрле тармакларында киң урын алуын ассызыклады. Барлык гаризаларның яртысы диярлек хезмәт күрсәтүләр өлкәсенә (репетиторлар, бухгалтерлар, бизнес-тренерлар, маркетологлар) һәм техник өлкәгә (инженер-экологлар, геодезистлар, архитекторлар, махсус техниканы ремонтлау буенча белгечләр, озонаторлар) туры килә.
Җиңүчеләрнең исемнәре һәм хупланган грантларның суммалары урын алган беркетмәләр KZN.RU порталында урнаштырылган инде. Бүгенгә конкурсның икенче этабында җиңүчеләр белән килешүлщр төзелә, алар нигезендә аларга шулай ук грант акчалары күчереләчәк.
«Грант ярдәме кысаларында үзмәшгульләргә бирелгән 7,7 млн сумлык акча, бәлки, зур да түгелдер. Әмма эшкуарлар белән шәхси очрашуларда билгеле булганча, кемдер өчен бизнесны коткару мәсьәләсе 150 мең сум тирәсе акча белән хәл ителә алган. Иң зур саннар 200 мең сум белән чикләнде», - дип билгеләп үтте Казан Мэры Илсур Метшин.
Ул үзмәшгульләргә мондый ярдәм күрсәтү бик мөһим, чөнки алар, аерым алганда, үзләре өстәмә эш урыннары булдыралар, дип ассызыклады. «Без дәүләт белән хокукый диалогка керү теләген бик югары бәялибез. Моны һичшиксез хуплаячакбыз, - диде шәһәр башлыгы. - Татарстан һөнәри керемгә салым керткән пилот төбәк булып тора. Эксперимент кысаларында ярдәм чаралары һәм яңа норматив база эшләнде. Бүгенге көндә бу без үзара партнерлык мөнәсәбәтләре булдыра торган беренче адымнар. Безнең муниципаль грантлар һөнәри мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәр һәм үзмәшгульләр саны артыр, дип ышанабыз. Инде хәзер үк 24 мең үзмәшгуль - актив һәм булдыклы кешеләрнең җитди армиясе. Без аларга системалы рәвештә ярдәм итәчәкбез».
Хәзер Казанда 24 меңнән артык үзмәшгуль исәпләнә. Соңгы ярты елда бу статусны 6 меңнән артык казанлы алган. Ярдәм итү буенча федераль чаралар кысаларында аларның барысы да МРОТ күләмендә салым капиталы ала алган, ә аларның 7740-ы элегрәк 2019 елда түләнгән 62,5 млн сумнан артык суммага салымны кире кайтарган.