(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы август, Алена Мирошниченко). Бүген велосипед инфраструктурасын үстерү схемасын Казан блогерларына һәм журналистларга тәкъдим иттеләр. Бүген Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин очрашуда билгеләп үткәнчә, яңа юллар хәзер велосипедчылар өчен бүленгән юлларны исәпкә алып проектлана.
«10 ел элек велоинфраструктурага кагылган бөтен нәрсә бездә түгел, космоста гына мөмкин кебек тоела иде. Аның үсешенә, аерым алганда, норматив база булмау да зыян китерде. Әмма 10 ел эчендә без зур юл уздык, беренче чиратта - үз аңыбызда, - дип ассызыклады И.Метшин. - Яшьләр хәзер велосипедларны ял итү чарасы буларак түгел, ә транспорт төре буларак кабул итә. Шуңа күрә җитди кертемнәр, системалы эш кирәк. Һәм быел яңа Генераль план белән бергә без велосипед инфраструктурасын үстерүнең яңа концепциясен кабул иттек».
Транспорт планлаштыруы бюросының эшен контрольдә тотучы Казан баш архитекторы урынбасары Тимур Кадыйров аңлатканча, белгечләр алдан җентекле анализ уздырганнар. Алар шәһәр рельефын, шәһәр үзәген һәм яшел зоналар белән тоташтыру өчен төп территорияләрне, торак төзелешен өйрәнделәр, велоактивистлар белән очрашулар үткәрделәр.
«Без бөтен җирдә велоюллар барлыкка киләчәк дип әйтмибез - план веломаршрутлар төзүне күздә тота. Алар 75 чакрым булыр, дип планлаштырыла. Челтәр тулыланачак һәм киңәйтеләчәк, әмма төп элемтәләр һәм юнәлешләр, шул исәптән Казансу яры буенда, төп торак массивлары арасында салынган», - диде Т.Кадыйров. Шулай итеп, шәһәр үзәгеннән, КФУдан Универсиада авылына кадәр веломаршрут, Горький шоссесы буйлап Урицкий исемендәге парк һәм Аккош күлләре арасында бәйләнеш эшләнгән. «Безнең максат - гадәти транспорт төренә альтернатива буларак велосипедлардан файдалануны уңайлы итү өчен эшләү», - дип билгеләде Казанның баш архитекторы урынбасары.
Илсур Метшин искә төшергәнчә, 2015 елда беренче федераль грантны отканнар, аның ярдәмендә Кремль яр буе, Театр, Дзержинский, Кремль, Батурин урамнары буенча 4 чакрым озынлыктагы велоюл барлыкка килгән. Аннары юлларны Түбән Кабан күле яр буенда, Парин, Ершов, Декабристлар, Әпсәләмов урамнарында һәм паркларда салынган.
«Хәзер барлык яңа юллар веломаршрутларны, аерым бүлеп бирелгән полосаларны исәпкә алып проектлана. Без инде хәзер үк велосипедчыларны юл хәрәкәтендә тулы хокуклы катнашучы буларак кабул итәбез. Бүген без системалы карарлар кабул итәбез, чөнки велосипедларны куллану җәмәгать транспортын, автомобиль агымын бушата. Өстәвенә, бу сәламәт яшәү рәвеше», - дип ассызыклады шәһәр башлыгы. Шул ук вакытта ул билгеләп үткәнчә, үзәк урамнар, мәсәлән, Профсоюз һәм Пушкин урамы, юлның киңлеге белән чикләнгән. Монда велосипедчылар өчен аерым полосалар бүлеп бирү мөмкин түгел. Ләкин, мәсәлән, Вознесение трактында, Әмәт магистраленнән Җиңү проспектына кадәрге участокта, проект тарафыннан инде хәзер аерым веломаршрутлар салынган.
Блогерлар һәм спорт бергәлекләре вәкилләре шәһәр башлыгы һәм Казан Мэриясенә мондый карар өчен рәхмәт белдерделәр. Ә Станислав Федоренков, Татарстанның IT-өлкәсе вәкиле, шәһәрдә махсус кушымта булдырырга тәкъдим итте, анда кулланучылар уңайлы велосипед маршрутын таба һәм юлында шәһәр тарихы, әһәмиятле объектлар турында хикәяләр тыңлый алачак. Илсур Метшин мондый стартапның идеясен хуплады һәм ярдәм итәргә тәкъдим итте.
Очрашуда катнашучыларның тагын берсе Марсель Шәрәпов Илсур Метшиннан, велопарклар челтәрен киңәйтү һәм аларны торак йортларның ишегалларында урнаштыру планлаштырыламы, дип ачыклык кертте. «Хәзерге чакырылыш депутатларының соңгы карарларының берсе шәһәр төзелешен проектлауның җирле нормативларын кабул итү булды. Һәм хәзер без - һәр йортта, һәр ишегалдында мәҗбүри велопарклар ясаган Россиядә беренче һәм әлегә бердәнбер шәһәр. Ягъни кече архитектура формалары, эскәмияләр, автопарковкалар белән беррәттән бөтен торак фонды, һичшиксез, ябык велопарклар белән тәэмин ителәчәк. Хәзер бу - яңа торак төзелеше өчен гомуми стандарт», - дип ассызыклады Татарстан башкаласы Мэры.
Исегезгә төшерәбез, бүген Казан Мэры блогерлар һәм журналистларга Түбән Кабан күленең төзекләндерелгән яр буеның икенче чиратын тәкъдим итте. Бергәләп алар «Планета Фитнес»тан Назарбаев урамына кадәрге төзекләндерелгән участоклар буйлап уздылар һәм әлегә эштә булган объектларны карадылар.