(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы август, Алена Мирошниченко). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр блогерлары бергәлегенә Түбән Кабан күленең төзекләндерелгән яр буеның икенче чиратын тәкъдим итте. Бергәләп алар «Планета Фитнес»тан Назарбаев урамына кадәрге төзекләндерелгән участоклар буйлап уздылар һәм әлегә эштә булган объектларны карадылар. Шәһәр кешеләре өчен Түбән Кабан күленең икенче чиратын сентябрьгә ачу планлаштырыла.
Ике яңа участокның озынлыгы – Һади Такташ урамыннан башлап Назарбаев урамына кадәр һәм Иске Татар бистәсендә Мәрҗәни урамы буенча - 2 чакрымга якын. Эш тәмамланганнан соң, күлнең ике ягында да фиточистарту каскадлары, барбекю зонасы, ишкәкле спорт төрләре мәктәбенең яңа бинасы, футбол кыры, җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен яңа зоналар, амфитеатр, гамак, спорт мәйданчыгы, яшелләндерелгән территория, велопарклар, Һади Такташ урамы ягыннан яңа керү төркеме пәйда булачак.
Гамәлдәге яр буе территориясеннән Назарбаев урамына таба променад территориясендә трибуна һәм резина өслекле һәм тренажерлы спорт мәйданчыгы урнаштырылачак. Мәрҗани урамындагы яр буе участогында, су янына чыгу урыны оештырылачак, эскәмияләр, чүп савытлары, клумбалар һәм навигация элементлары урнаштырылачак. Шулай ук территориядә ишкәкле спорт төрләре мәктәбе, көймәләр прокаты, кафе һәм бәдрәф булачак.
«Кабан күле яр буе күле шәһәр үзәгендә барган үзгәрешләрне символлаштыра. Без ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан икенче чиратны ачабыз», - диде шәһәр башлыгы. Ул искәрткәнчә, беренче чират 2015 елда гамәлгә ашырылган. Ул вакытта Кабан күлләре яр буе системасын үстерү концепциясен эшләүгә халыкара конкурс нәтиҗәләре буенча Turenscape + МАП architects Россия-Кытай консорциумы проекты җиңде. Ул территориянең табигый ландшафтын саклап калуны да, шәһәр халкының ялы өчен яңа зона булдыруны да күздә тотты.
Мэр сүзләренчә, төзекләндерелгән яр буенда барлыгы 12 мең субай салынган, 27 чакрым трос киртә сузылган. Шул ук вакытта ул, эшләр барышы вакытында төзүчеләр ландшафтны мөмкин кадәр сакларга тырыштылар, дип ассызыклады. Шулай ук Мэр проектлаштырганда халыкның аз мобиль төркемнәре өчен кирәкле инфраструктура исәпкә алынды, дип өстәде. Җәяүле юллар шундый итеп салынган ки, төшүне җиңеләйтә һәм коляскаларда йөрергә мөмкинлек бирә.
«Бөтенләй яңа участок - барбекю зонасы. Казанлылар прокатка җиһазлар ала, шашлык кыздыра һәм су янында ял итә алачак. Бу табигатьтә ничек лаеклы ял итәргә мөмкин икәнен күрсәтүдә үрнәк булыр, дип өметләнәбез», - диде И.Метшин.
Янәшәдә иҗтимагый бәдрәфләр һәм ана белән бала бүлмәсе төзелгән.
Яр буенда шулай ук 10-нан 18 яшькә кадәрге 420 балага исәпләнгән ишкәкле спорты төрләре мәктәбе өчен яңа бина төзелә. «Хәтта алдагы, искергән бинада да балалар чемпион булдылар, ләкин монда барысы да чыннан да югары разряд буенча булачак», - диде шәһәр башлыгы. Ул билгеләп үткәнчә, мәктәп бинаның беренче катында урнашачак. Югарыда - күзәтү мәйданчыгында, кафе урнашачак. Ә янәшәдә ясалма өслекле футбол кыры төзелә.
Яр буеның алдагы чиратында ноу-хау булган фиточистарту корылмаларына аерым игътибар бирелде. «Россиядә бу мондый үсемлекләр белән эшләүнең беренче уңышлы тәҗрибәсе. Фиточистарту корылмалары булдырган матурлыктан тыш, бу реаль эшләүче система», - дип сөйләде «Парк-сервис» ландшафт предприятиесе генераль директоры Сергей Мурзов. Ул үсемлекләр утыртылган беренче елда гына, җәйнең өч ае эчендә алар суны иң төп пычратучылардан 30-50%-ка чистартканнар, дип сөйләде.
«Җәяүле юл автомобиль күпере астында дәвам итәчәк. Биредә Түбән Кабаннан Урта Кабанга күчү мөмкинлеге каралачак»
Илсур Метшин
Казан Мэры
Яр буенда суны икеләтә чистарту каскадларының 4 комплексы һәм 25 мең үсемлек урнашкан. Төзелүчеләрнең берсендә генә дә 17 каскад булачак. «Шул рәвешле бөтен күлне чистарту өчен бу җитмәячәк. Әмма балалар, халык өчен бу табигать үзен-үзе чистартырга сәләтле булуын күрчәтүче яхшы танып белү үрнәге», - диде И.Метшин.
«Минем йөрәгемә аеруча кадерле территория - мәйданы 4 гектар булган яшел зона. Бу зонаны төзелештән саклап кала алдык, монда соңыннан парк төзекләндереләчәк», - дип уртаклашты шәһәр башлыгы.
Яр буеның икенче чираты Мәрҗани урамына илтүче 200 метр озынлыктагы су өстендәге җәяүлеләр күпере белән тәмамлана. Ул күл тирәли гомуми озынлыгы 5 чакрым булган җәяүле маршрутны боҗралый. Ә киләсе елда җәяүлеләр күпереннән Мәрҗани урамындагы җәяүлеләр зонасын төзекләндерү дәвам итәчәк.
Мэрның Назарбаев урамындагы автомобиль күперен реконструкцияләү турындагы хәбәре аерым яңалык булды. «Бу безгә күлне зоопаркка чыгу белән күпердән икенче якта төзекләндерүне дәвам итәргә мөмкинлек бирәчәк. Җәяүле юл автомобиль күпере астында дәвам итәчәк. Биредә Түбән Кабаннан Урта Кабанга күчү мөмкинлеге каралачак», - дип аңлатты шәһәр башлыгы.
«Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, эшләүче предприятиеләргә, бизнеска бернинди планнардан да, хәтта 1,5 млрд. сумга якын әлеге объектны төзүдән дә баш тартмыйча эшли алуыбыз өчен рәхмәт. Бу бик зур акчалар, бик зур инфраструктура проекты, ул Казанны тормыш уңайлыклары буенча бөтенләй башка дәрәҗәгә чыгара. Сез үзегез күрәсез, монда спорт белән шөгыльләнү өсен дә, ашарга да, ял итәргә дә килергә мөмкин», - дип йомгаклады шәһәр башлыгы.
Әлеге чарада шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, «Иске шәһәр» территориясенең префекты Роберт Гарипов, Казанның баш архитекторы урынбасары Тимур Кадыйров һәм башкалар катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Казанда быел биш иҗтимагый киңлекне төзекләндерү планлаштырыла. Түбән Кабан күле яр буеннан тыш, эшләр «Черек күл» паркында, Сәет Галиев исемендәге мәдәният йорты янындагы һәм Авангард урамындагы скверларда, Юдинодагы Тимерьюлчылар мәдәният йорты каршындагы мәйданда алып барыла. Иң масштаблысы Түбән Кабан күлен реконструкцияләүнең икенче этабы проекты булачак, мода сулык аша җәяүлеләр күпере дә барлыкка киләчәк.
Түбән Кабан күле яр буен реконструкцияләү иң масштаблы һәм мөһим төзекләндерү проектларының берсе булып тора. Беренче этап - Г.Камал театрыннан «Планета Фитнес»ка кадәрге участокта - 2018 елда тәмамланды. Уңайлы йөрү зоналары, эскәмияләр, чәчәкләр, декоратив яктырту һәм гадәти булмаган үсемлекләр – боларның барысын да шәһәрлеләр реконструкция эшләренең беренче чираты тәмамланганнан соң күрә алды. Мәсәлән, күл яры буйлап 12 мең су үсемлекләре, шулай ук юкә, шомырт, алмагач, тал һәм спирея үсентеләре утыртылды. Сәлимҗанов урамындагы ярымутрауда күзәтү мәйданчыгы барлыкка килде.