(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче август, Алена Мирошниченко). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча Бөтенроссия халык фронты конференциясендә катнашты. Видеоконференция режимында узган очрашуда катнашучылар транспорт инфраструктурасын оештыру мәсьәләләре һәм илкүләм проектны үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.
Илсур Метшин илкүләм проект кысаларында шәһәр проблемаларын гына түгел, агломерация мәсьәләләрен дә хәл итәргә мөмкинлек бирә торган эре юл объектлары төзелешен финанслауны, шулай ук тизйөрешле автобус элемтәсен кертү исәбенә шәһәр пассажир транспортын үстерергә тәкъдим итте.
Фикер алышуда РФ транспорт министры Евгений Дитрих, РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцын, «КАМАЗ» гавами акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин, шулай ук төбәкләр, транспорт компанияләре, Югары икътисад мәктәбе вәкилләре һәм башкалар катнашты.
«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» - иң масштаблы илкүләм проект. Аның бюджеты 2024 елга кадәр 4,8 трлн сум тәшкил итә, дип билгеләде очрашу модераторы Сергей Когогин. Илкүләм проект буенча төзелеш, модернизацияләү, юлларны төзекләндерү, транспорт агымнары белән идарә итү һәм иминлекне арттыру буенча инновацион технологияләр кертү буенча зур күләмле эшләр планлаштырылган. Берничә ай элек РФ Президенты Владимир Путин киләсе дистә елга проектны актуальләштерү һәм үстерү буенча стратегик планнар эшләүне йөкләде, дип искәртте С.Когогин.
«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты Россиянең һәр кешесенә кагыла, һәм аның максатларының берсе - юл инфраструктурасының сыйфатлы яңа дәрәҗәсен тәэмин итү, дип ассызыклады РФ транспорт министры Евгений Дитрих. «Хәрәкәт куркынычсызлыгын, ремонт һәм төзекләндерү дәрәҗәсен арттырырга, Россия шәһәрләрендә җәмәгать пассажир транспортын яңартырга кирәк», - диде ул.
Казанда соңгы 4 елда юл эшләренә рекордлы сумма - 30,5 млрд сум бүлеп бирелгән, шул исәптән 9,7 млрд сум - илкүләм проект кысаларында, шуларның 7,3 млрд сумы - федераль акчалар, дип сөйләде Казан Мэры Илсур Метшин чыгышы барышында.
«Шуның нәтиҗәсендә без 83% дәрәҗәсендәшәһәр юл челтәренең норматив торышы күрсәткеченә ирештек. Юл-транспорт һәлакәтләренең концентрациясе урыннарына аерым игътибар бирдек. Агымдагы елны да исәпкә алып, 479 шундый урын бетереләчәк», - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
«Болар барысы да федераль үзәк ярдәме белән генә килеп чыкты, шул исәптән, Универсиададан башлап эре халыкара проектларга әзерләнү барышында, - диде Казан Мэры. - Федераль Хөкүмәткә, илебез Президентына бу чараларны уздырганда Казан системалы рәвештә алган ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Шулай ук шәһәребезнең юл-транспорт инфраструктурасына зур игътибар бирүче Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерәм».
Моннан тыш, Илсур Метшин шәһәр исеменнән ил Хөкүмәтенә илкүләм проектны гамәлгә ашыру срогы 2030 елга кадәр озайтылуы өчен рәхмәт белдерде.
Илсур Метшин 2009 елдан Казанның актив үсә торган шәһәрләр рәтендә булуын билгеләп үтте. Бүген Татарстан башкаласында 1,2 миллионнан артык кеше яши. Шәһәр Идел буенда торак төзелеше һәм еллык торакны файдалануга тапшыру буенча алдынгы урыннарда тора.
«Кызганычка каршы, яңа юллар төзү темплары торак төзелеше темпларыннан шактый калыша. Мин атаган инфраструктура проектлары ярдәмендә без бөкеләр мәсьәләләрен хәл иттек, бик күп эш башкарылды. Әмма Казанга дүрт төп керү юлында пик сәгатьләрендә һаман да күп чакрымлы бөкеләр җыелуын билгеләп үтәргә туры килә», - диде И.Метшин һәм бу «Камаз» трассасына, Оренбург трактына, Горький шоссесына кагыла, дип аңлатты.
Шуңа бәйле рәвештә Казан Мэры илкүләм проект кысаларында шәһәр проблемаларын гына түгел, бөтен Казан агломерациясе проблемаларын хәл итәргә мөмкинлек бирә торган эре юл объектлары төзелешен финанслауны күздә тотарга тәкъдим итте. Мәсәлән, бу Вознесение трактына кагыла, аның озынлыгы М7 федераль трассасына кадәр 12 чакрым тәшкил итәргә тиеш, төзелеш бәясе - 17 млрд сум тирәсе, ә срок - 5 елдан да ким түгел. Хәзерге вакытта бу юлның Әмәт магистраленнән Җиңү проспектына кадәрге беренче чиратын проектлау бара. Киләсе елда шәһәр төзелешкә керешергә әзер.
И.Метшин шулай ук тизйөрешле автобус элемтәсен кертү хисабына шәһәр пассажир транспортын үстерергә тәкъдим итте. «Россия юл фәнни-тикшеренү институты белән берлектә без пилот маршрутларын - метробусларны эшләтеп җибәрү концепциясен эшлибез. Маршрутларның 4 линиясе эшкәртелә», - дип сөйләде Казан Мэры. «Мондый системаларны кертү бәясе һәм аларны эксплуатацияләү метро төзелешеннән күпкә арзанрак, ә үткәрү сәләте һәм хәрәкәт тизлеге аның белән чагыштырырлык. Мәсәлән, шәһәр үзәгеннән «Салават күпере» торак комплексына кадәр 21,6 чакрым озынлыктагы маршрутның якынча бәясе 1,8 млрд сум тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта хәрәкәт итү тизлеге гадәти автобустагыга караганда ике тапкырга югарырак булачак», - дип аңлатты Илсур Метшин. Ул билгеләп үткәнчә, метробуслар белән идарә итү системасында ясалма интеллект элементлары һәм пилотсыз электробуслар яки газ белән эшли торган автобуслар кулланылырга мөмкин.
2019 елдан 2024 елга кадәр илкүләм проект ярдәмендә норматив хәлдә булган төбәк әһәмиятендәге юлларның озынлыгы 43,6 мең чакрымга артачак һәм 255 мең чакрым тәшкил итәчәк, дип хәбәр итте Е.Дитрих. «Илкүләм проектта катнашучы шәһәр агломерацияләрендә норматив хәлдәге юлларның озынлыгы 28,7 мең чакрымга артачак. 2024 елның ахырына ул кимендә 76 мең чакрым тәшкил итәчәк. Нормативларда төбәк юллары өлеше якынча 51%-ка, ә шәһәр агломерацияләре урамнары - 85%-ка җитәчәк», - диде Россия транспорт министры.
Бүгенге көнгә якынча 8 мең чакрым озынлыктагы төбәк трассалары һәм шәһәр магистральләре ремонтланган һәм норматив хәлгә китерелгән. Быел планлаштырылган асфальт-бетон һәм башка төр өслекләр салу чараларының яртысыннан артыгы инде үтәлгән. 2020 елда эшләр 6 меңгә якын объектта узачак.
Быел субъектларга пассажир транспортын яңартуда ярдәм итү турында карар кабул ителде, дип билгеләп үтте Е.Дитрих. Шулай итеп, федераль ярдәм ташучыларга аларның бәясеннән 60% ташлама белән транспорт чарасы сатып алу хокукын бирү юлы белән лизинг механизмнарын кулланып күрсәтелә. Бу максатларга федераль бюджеттан 20 млрд сум юнәлдереләчәк. Илкүләм проект кысаларында ел ахырына кадәр барлыгы 12 агломерациядә, шул исәптән Казанда, яңа автобуслар пәйда булачак. Тулаем алганда, төбәкләргә зур класслы 447 газ-мотор автобусы һәм 64 троллейбус китереләчәк.
Милли проектта медицина учреждениеләренә илтә торган юлларны ремонтлауга аерым игътибар бирелә. Мондый 800-дән артык юл программага кертелгән. Аларның бер өлеше узган елда норматив хәлгә китерелгән, икенчеләре 2020 елга исемлеккә кергән.
«Без шәһәрнең ремонтлана торган урамнары составына, беренче чиратта, җәмәгать транспорты йөри торган юлларны керттек. Бүген аларга яңа автобуслар чыгарыла, яңа магистраль маршрутлар эшләнә. Бу - проектлар синергиясе», - диде Е.Дитрих.
Федераль транспорт ведомствосы башлыгы билгеләп үткәнчә, быел субъектларда капитал таләп итә торган күп проектлар уздыру планлаштырыла. Мәсәлән, Татарстанда шәһәр өчен иң мөһим Зур Казан боҗрасы төзелеше бара.
«Аерым тема - зур шәһәрләрне урап узу юллары төзелеше, ул гражданнарның яшәү шартларын, туризмны һәм кече бизнесны үстерүгә юнәлдерелгән. Шәһәрләрдән транзит трафикны чыгару экологик хәлне яхшырту өчен өстәмә стимуллар бирәчәк. Барлыгы 2024 ел ахырына кадәр Росавтодор 12 әйләнеш төзүне планлаштырган», - дип сөйләде Е.Дитрих.
2030 елга кадәрге планнарга килгәндә, йомгаклау күрсәткечләрен һәм гамәлгә ашыру еллары күрсәткечләрен яңадан бүлү күздә тотыла. «Инде хәзер үк күрсәткечләр планлы күрсәткечләрдән артып китә. Бүгенгә без 65 процент үтәүгә ирештек. 2030 елга кадәр планнарда - терәк челтәренә керүче төбәк юллар өлешен нормативка - 85%-ка кадәр җиткерү һәм барлык төбәк юлларының норматив торышының гомуми күрсәткечен 60%-ка кадәр арттыру», - диде Е.Дитрих һәм быел илкүләм проект буенча күрсәткечләргә ирешмәү куркынычын күрмим, дип билгеләде.
Конференциядә катнашучылар шулай ук газ-мотор техникасы өчен инфраструктура үсеше, транспорт лизингы программасы, пилотсыз транспортны гамәлгә кертү турында фикер алыштылар.
Чарада Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, аның урынбасарлары Илдар Шакиров һәм Игорь Куляжев, шулай ук Транспорт комитеты рәисе Айдар Абдулхаков катнашты.