(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче август). Бүген Казан Башкарма комитетында Порт урамы районындагы территорияне комплекслы үстерү концепциясен тәкъдир итү булды. Объектлар милекчеләренә, шулай ук архитектура җәмәгатьчелегенә һәм потенциаль инвесторларга иске сәнәгать зонасын шәһәрнең төзекләндерелгән һәм үсеш алган районына трансформацияләү планнары турында Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина сөйләде. Бу соңгы еллардагы иң эре шәһәр төзелеше проектларының берсе.
Сәнәгать зонасын үзгәртеп кору планнары: 9 чакрымга сузылган яр буе, 30 га җәмәгать киңлекләре һәм катерлар өчен причал
Киңәшмәне ачып, Казан Мэры Илсур Метшин Казанның уникаль байлыгы - су объектларының фантастик матурлыгына ия булуын билгеләп үтте. Ләкин бу территориядә суга чыгу юлы коммуналь-склад территориясе: складлар, гаражлар, ярдәмче биналар белән «ябылган». Моны үзгәртергә вакыт җитте. Казанның Генпланы нигезендә әлеге территория «үсеш нокталары»ның берсе булып тора. Ә Россия Президенты кабул иткән 373 номерлы Федераль закон шәһәр чикләрендә җирле үзидарә органы инициативасы белән территорияләрне комплекслы үзләштерү өчен алшартлар тудыра, бу шәһәргә әлеге мәйданчыкны комплекслы реновацияләү буенча карар кабул итәргә һәм кишәрлек милекчеләрен эшләүгә этәрергә мөмкинлек бирәчәк.
Илсөяр Төхвәтуллина сөйләвенчә, Идел ярында уурнашкан 247 гектар мәйданлы шәһәр территориясе совет чорыннан ук складлар, гаражлар, йөк суднолары өчен ярдәмче биналар, шулай ук элеватор базалары өчен файдаланылган. Бүген монда 146 милекче, аларның күбесе үз объектларын арендага тапшыра, һәм ике бетон заводы бар. Кайбер предприятиеләр эшкә яраксыз хәлдә. Шулай итеп, территориянең элеккеге функциональ билгеләнеше үзенең актуальлеген югалтты.
Елга портының депрессив сәнәгать зонасыннан торган территориясе Казанның үсеш ноктасына, Иделгә уникаль күренешләр ачылган шәһәр оазисына әверелергә тиешлеге турында шәһәр хакимияте инде берничә ел элек белдерде. Нәкъ менә шуңа күрә Казанның яңа Генпланында бу урын 123-күпфункцияле үсеш зонасына кертелгән, анда планлаштыруның расланган проектыннан башка төзелеш тыела, дип искәртте Казанның баш архитекторы. Территорияне комплекслы үстерү концепциясендә чагылыш тапкан төп алымнар арасында - һәр җир кишәрлеген үстерү кагыйдәләренең барлык милекчеләре өчен уртак үтәкүренмәле булуы, катлар санына карата таләпләргә туры килүе, яшелләндерү һәм социаль объектлар белән баетылу һәм якын киләчәктә шәһәрнең бу өлеше тулаем нинди булырга тиешлеген ачык аңлау.
Бу территорияне иҗтимагый һәм мәдәни функцияләр белән тулыландыру өчен, биредә уртача катлылыкта, төп шәһәр төзелеше нокталарында биек доминанталар белән берлектә, күпфункцияле төзелеш күздә тотыла.
Бөтен яр буе зонасы буйлап бу урынның тарихын хәтерләтүче артефактлар белән 20 метр киңлектәге һәм 9 чакрым озынлыктагы өзеклексез төзекләндерелгән яр буен булдыру планлаштырыла. Аерым алганда, музейлар, кафелар һәм башка иҗтимагый функцияләргә үзгәртеп җиһазландырылган корабльләрне, яр буе линиясе периметры буенча урнашкан иске башня краннарын саклап калу каралган.
Биредә аз үлчәмле суднолар өчен марина дип аталган чын тукталыш урыны да барлыкка киләчәк. Сүз уңаеннан, пассажирлар йөртү функционалына реновация проекты кагылмаячак: елга порты бинасы бераз югарырак урнашкан.
Стратегик объект статусын югалткан элеватор бинасы иҗтимагый ихтыяҗлар өчен үзгәртеләчәк: вариант буларак, биредә яшьләр үзәге барлыкка килергә мөмкин. Булачак башка кызыклы объектлар арасында - конгресс-холл, урбанистика үзәге, мөселман мәдәнияте үзәге һәм нәкъ менә Идел борылышында яр буйлары арасындагы җәяүле күпер: ул, сүз уңаеннан, шәһәрнең яңа Генпланында да да чагылыш тапкан. Иң әһәмиятле объектларны проектлауга танылган архитектура бюросын бөтенроссия һәм халыкара конкурслар уздыру юлы белән җәлеп итү планлаштырыла.
Иҗтимагый биналар белән беррәттән, территориядә 1 млн квадрат метр торак төзелеше барлыкка киләчәк, шулай ук 2 мең урынга исәпләнгән ике яңа зур мәктәп һәм яңа балалар бакчалары. Территориянең җәяүлеләр һәм транспорт белән бәйләнешен арттыру өчен проект тарафыннан 5 чакрымга якын яңа юллар төзү һәм гамәлдәге 9 чакрымнан артык юлны заманча транспорт, велосипед һәм җәяүлеләр өчен шәһәр элемтәләре булган юлларга модернизацияләү каралган.
Отделка материалларының сыйфатына, төзекләндерүгә һәм яшелләндерүгә аерым игътибар биреләчәк. Концепциядә районның аутентиклыгын, мәдәниятебезнең милли үзенчәлеген сакларга кирәклеге ассызыклана, шул исәптән фасад һәм хәтта күләм-киңлек чишелешләре дәрәҗәсендә дә.
«Без һәр милекче белән сөйләшәчәкбез һәм уртак карарлар эзләячәкбез»
«Безнең өчен бу чын хыял территориясе, без уртак тырышлык белән киләсе дистә елларга Казан халкы өчен горурлык һәм шатлык булырдай урын тудырачакбыз», - диде Мэр Илсур Метшин.
Аның фикеренчә, елга порты территориясен комплекслы үстерү концепциясе өстендә эшләү барышында чит илләрнең иң яхшы тәҗрибәсен исәпкә алырга кирәк. «Безгә Казанның үсешен йөз елларга алдан билгеләячәк бик күп мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк, - диде ул. - Без бу эшкә буш багаж белән якын килмәдек: без шәһәр үсешендә күп нәрсәгә ирештек. Шулай ук бүген безнең алда торган күп кенә сораулар буенча да карарлар бар - велосипед безгә кадәр үк уйлап табылган. Дөньяның бу юлны инде узган иң яхшы белгечләре тәҗрибәсен кыенсынмыйча кулланырга кирәк. Бу җирлекнең Амстердам түгел, ә Казан икәнлеге аңлашылсын өчен үзебезнең айдентика, милли танылуыбыз кулланылырга тиешлеге дә бәхәссез».
«Теләсә нинди, хәтта иң катлаулы юлны да беренче адымнан башлыйлар - һәм без бу адымны ясадык»
Илсур Метшин
Казан Мэры
Тәкъдим ителгән концепция хакында профессиональ бергәлек вәкилләре һәм җир кишәрлекләре милекчеләре белән фикер алышачакбыз, дип өстәде шәһәр башлыгы. «Сораулар һәм бәхәсләр күп булачак, ләкин бу безгә иң яхшы чишелешләрне табарга мөмкинлек бирәчәк, - диде ул. - Теләсә кайсы, хәтта иң катлаулы юлны да беренче адымнан башлыйлар - һәм без бу адымны ясадык».
Концепция турында фикер алышу атна саен эш штабы режимында узачак, диде Мэр. «Без һәр милекче белән сөйләшәчәкбез, җыелышып, уртак карарлар эзләячәкбез», - дип нәтиҗә ясады И.Метшин.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары, «Татарстан Республикасы архитекторлар берлеге» иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Владимир Кудряшев, «Казан» җитештерү-төзелеш берләшмәсе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең генераль директоры Равил Җиһаншин, КДАТУ ректоры Рәшит Низамов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Ядран-Ойл» акционерлык җәмгыяте Директорлар советы рәисе Ирек Салихов, «СМУ-88» компанияләр төркеме директоры Илья Вольфсон, Унистрой ИК акционерлык җәмгыяте генераль директоры Радик Сәлимгәрәев, архитекторлар Элина Сәфәрова, Олег Маклаков һәм башкалар катнашты.