(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче август, Алена Мирошниченко). Казан тарихи җирлегенең тотрыклы үсеш концепциясе эшләнүнең финал стадиясенә җитте. Бүген эшлекле дүшәмбедә Татарстан башкаласының баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина билгеләп үткәнчә, бу документ шәһәрнең тарихи йөзен саклау, үзәкнең инвестицион потенциалын гамәлгә ашыру, шәһәр халкының һәм килгән туристларның уңайлы яшәү шартларын оештыру өчен мөһим. Эшләнмә 2020 елның сентябрь башына төгәлләнер дип планлаштырыла.
«Хәзер без уникаль норматив база булдыру өстендә эшне тәмамлыйбыз. Без кул идарәсеннән норматив база нигезендә системалы эшләүгә күчәргә теләдек. Бар да гади генә булмады, хакыйкать бәхәсләрдә, профессионаллар һәм җәмәгать эшлеклеләре дискуссияләрендә туды. Документта тарихи үзәктә төзелеш һәм реконструкцияләүнең үтә күренмәле һәм тигез шартлары тулысынча эшләнер, язылыр дип ышанабыз. Шул исәптән бу Казанның инвестицион җәлеп итүчәнлегендә җитди адым булачак», - диде шәһәр Мэры Илсур Метшин.
Тарихи җирлекне үстерү концепциясе 2019 елның апреленнән әзерләнә
Концепция өстендә эш 2019 елның апрелендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча башланды. Эш төркемен Казан Мэры Илсур Метшин җитәкли, процессны ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова контрольдә тота. Эшкә Мәскәүнең Генплан институты, Югары икътисад мәктәбе, шулай ук Гамәли урбанистика үзәге белгечләре җәлеп ителде. Эшкәртүчеләр составына нигездә шәһәрнең үзенчәлекләрен яхшы белгән җирле белгечләр керде.
«Эшнең асылы белгечләр, түрәләр, инвесторлар, шәһәр кешеләре фикерен исәпкә алып, Казанның тарихи үзәген күзаллауны формалаштырудан гыйбарәт», - дип ассызыклады Илсөяр Төхвәтуллина.
Эшкәртүнең беренче этабы концепциянең нигез өлешен үз эченә алды. Икенче этап кысаларында Казан тарихи җирлеге территориясен үстерүнең комплекслы киңлек моделе формалаштырылды. Ул Илсур Метшинга агымдагы елның июнендә тәкъдим ителде. Тулаем алганда, яшел каркас һәм транспорт-җәяүлеләр схемасына кагылышлы эшләнмәләр белән концепция хупланды. Концепцияне эшләүчеләргә актив рельефта төзелеш принципларын эшләп бетерергә, шулай ук шәхси торак төзелеше өчен бер типтагы проектлар альбомын кертергә тәкъдим иттеләр. И.Төхвәтуллина әйткәнчә, бу килештерүләр процедурасын гадиләштерәчәк һәм проект документациясен эшләүне арзанайтырга мөмкинлек бирәчәк.
Өченче этап кысаларында Казан тарихи җирлегенең киңлек үсешенең ахыргы моделе формалаша. Эш 2020 елның сентябрь башына тәмамланыр, дип планлаштырыла.
Шәһәрнең 3D-моделе, хаталарны киметеп, биналар зурлыкларын язарга ярдәм итәчәк
«Урынның рельефы һәм төзелеш силуэты тарихи үзәкнең күләм-киңлек структурасын формалаштыруда мөһим фактор булганлыктан, Архитектура идарәсендә шәһәрнең 3D-моделен булдыру тәкъдиме бар. Ул проектлау этабында ук, гамәлдәге шәһәр төзелеше вәзгыятен исәпкә алып һәм хаталарны киметеп, биналарның зурлыкларын язарга ярдәм итәчәк», - диде республика башкаласының баш архитекторы.
Концепция башкарма хакимият органнары өчен дә, проектлаучы-төзүчеләр өчен дә эш документына әверелер, тарихи җирлек чикләрендә аңлаешлы һәм ачык кагыйдәләр булдырыр, дип көтелә. Аның принциплары ТР Мәдәният министрлыгының тиешле боерыгына, Казанны төзекләндерү кагыйдәләренә салыначак, шулай ук башкаланың җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрендә исәпкә алыначак, дип билгеләде спикер.
Концепциягә салынган принципларны гамәлгә ашыру өчен һәм төзелешнең тыгыз характерын исәпкә алып, Казанның шәһәр төзелешен проектлауның җирле нормативларына үзгәрешләр кертелде. Кайбер нормалар шәһәр үзәгендә активлыкны арттыруга, шәһәр үзәгенең тарихи йөзен мәҗбүри саклаганда, инвестицияләр җәлеп итүгә юнәлдерелгән. И.Төхвәтуллина сүзләренә караганда, стимуллаштыручы нормалар яшелләндерү һәм паркинглар өлешендә тарихи мохитне торгызу максатларында төзелә торган объектлар өчен берничә преференция бирә. «Әлеге нормалар төзүчеләргә мондый объектларны заманча ихтыяҗларга яраклаштыру мөмкинлеге бирәчәк һәм җимерелүдән саклап калырга мөмкинлек бирәчәк», - дип аңлатты спикер.
Шулай ук торак төзелешен иҗтимагый киңлекләргә, паркларга, бакчаларга һәм скверларга, бердәм физкультура-савыктыру комплексларына һәм территорияләргә юнәлтү дә тәкъдим ителә. Бу төзелеш тыгызлыгын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Концепция шулай ук яңа объектларны килештерү процедурасын гадиләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Хәзерге вакытта милекчегә ТР Мәдәни мирас объектларын саклау буенча дәүләт комитетының бәяләмәсен алырга, аннары проектны шәһәр төзелеше советы һәм тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышында тәкъдим итәргә кирәк.
«Без инде теләүчеләр, теге яки бу лэндлордлар, тарихи үзәктә зур торак комплекслар төзергә теләгән вакытка беркайчан да әйләнеп кайтмыйбыз. Бүген без киләчәккә таба иҗади юнәлештә хәрәкәт итүгә күчтек. Тарихи үзәкне саклау төгәл формалашкан», - дип йомгаклады И.Метшин.