(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче август, Алена Мирошниченко). Бүгенге көндә Казанда 564 мәдәни мирас объекты бар. Шуларның 126-сы - федераль дәрәҗәдә, 370-е - төбәк һәм 68-е - җирле дәрәҗәдә. Хәзерге вакытта шәһәрдә тарихи мохитне һәм һәйкәлләрне саклау һәм торгызу эше дәвам итә. Бу хакта бүген Казан Башкарма комитетында эшлекле дүшәмбе вакытында Татарстан башкаласының баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина хәбәр итте. Шәһәр Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, бу эштә уңышларга республика Президенты Рөстәм Миңнеханов игътибары нәтиҗәсендә ирешелде.
Казанда 564 мәдәни мирас объекты исәпләнә
Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина билгеләп үткәнчә, тарихи мохитне саклау эшенең төп юнәлешләре - федераль, төбәк һәм җирле әһәмияттәге мәдәни мирас объектларын саклау, шулай ук тарихи кыйммәткә ия шәһәр формалаштыручы объектларны реконструкцияләү. Төбәк һәм федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объектларын саклауны ТР Мәдәни мирас объектларын саклау буенча дәүләт комитеты гамәлгә ашыра. 2015 елдан башлап җирле әһәмияттәге объектларны саклау вәкаләтләре Казан Башкарма комитеты компетенциясенә керә.
«2020 елда мәдәни мирас объектларын саклап калу буенча 4 бирем әзерләнде. Шулай ук ике һәйкәлне саклап калу эшләрен уздыруга проект документациясе дә килештерелде. Шуларның берсе - Бауман урамы, 86 адресы буенча урнашкан «Коммерция номерлары» кунакханәсе бинасы. Милекче бинада коворкинг урнаштырырга уйлый», - дип сөйләде И.Төхвәтуллина. Белгечләр, тарихи фотосурәтләрне, документларны өйрәнеп, диварларны ачып, аны чынбарлыкка якынайтырга, фасадның төсләр чишелешен үзгәртергә тәкъдим иттеләр.
Шулай ук Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе Бишбалта бистәсендәге Большая урамында урнашкан Макарий чиркәвендә үткәреләчәк эшләр проектын килештерде. «Бүген бу районның шактый депрессив булуын исәпкә алып, мондый әһәмиятле биналарны ремонтлау һәм тормыш белән тулыландыру бөтен территорияне үстерүгә этәргеч бирәчәк», - дип ассызыклады шәһәрнең баш архитекторы.
Спикер шулай ук мәгарә гыйбадәтханәсе белән Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу турында сөйләде. Эшләр 2016 елда башланды, хәзерге вакытта соборның өске өлеше торгызылды, аскысында эчке эшләр төгәлләнеп килә. И.Төхвәтуллина сүзләренә караганда, хәзерге вакытта атналык киңәшмәләрдә гыйбадәтханә интерьерлары сурәтләре, температура-дымлылык режимын оештыру, территорияне төзекләндерү турында фикер алышалар.
Казанда хәзер төбәк әһәмиятендәге тагын бер һәйкәл - «Черек күл» паркы төзекләндерелә һәм торгызыла. Җәмәгать киңлегендә павильоннар булдыралар һәм территорияне төзекләндерәләр. Моннан тыш, «Гашыйклар аркасы»нда ремонт эшләре башланды.
Федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объектларына килгәндә, быел Карл Маркс урамы, 64 адресы буенча урнашкан Сандецкий утарында масштаблы ремонт-реставрация эшләре тәмамланды. Хәзер монда ТР сынлы сәнгать дәүләт музее урнашкан. Өч ел эчендә белгечләр бинаның конструкциясен ныгыттылар, түбәсен һәм фасадын ремонтладылар, камин һәм баскычларны төзекләндерделәр, яктырту, сак, климат-контроль системасын тулысынча яңарттылар һәм парк зонасын төзекләндерделәр.
Кремльдә Казанны саклау зонасының яңа проекты эшләнә
Илсөяр Төхвәтуллина ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары исемлегенә кертелгән Казан Кремле ансамбленең буфер зонасына аерым игътибар бирде. Халыкара хокукый актлар нигезендә, шәһәр әлеге участокта теләсә нинди зур масштаблы торгызу яки яңа төзелеш эшләрен тормышка ашыру ниятләре турында Бөтендөнья мирас комитетына хәбәр итәргә тиеш.
«Кызганычка каршы, бүген Казан Кремленең буфер зонасы чикләрен һәм режимнарын төрлечә уку проблемасы бар. Шәһәр төзелеше документларын үзара туры китерү өчен, Казан Кремлендә яңа саклау зонасы проектын эшләү, шулай ук ансамбльнең буфер зонасын яңарту турында карар кабул ителде. Проектлар РФ Мәдәният министрлыгында эшләнде һәм раслану уза», - дип сөйләде И.Төхвәтуллина һәм норматив-хокукый актларны кабул итү агымдагы елның августына планлаштырылуын өстәде.
Спикер билгеләп үткәнчә, саклау зонасы проектын эшләү тәҗрибәсе Россиянең башка шәһәрләрендә еш кулланылмый. Кирәк икән, эшләр шәхси инвесторлар акчасына башкарыла. Казан һәм Кремль саклау зонасы проекты төбәк бюджеты хисабына башкарыла, дип ассызыклады баш архитектор.
«Без баланска омтылабыз, тарихны саклыйбыз һәм зур кызыксыну белән яңалыкларны кертергә тырышабыз»
Илсөяр Төхвәтуллина фикеренчә, мәдәни мирас объектлары, башкалардан тыш, функциональ һәм социаль яктан тулыландырылган булырга тиеш. Шул исәптән, бу универсиадага әзерлек чорында тышкы яктан гына реставрацияләнгән биналарга да кагыла. «Объект милекчеләре проблеманы аңлый һәм аның өстендә эшли. Моңа мисал - Профсоюз урамындагы Икмәк базары комплексы. Инвестор, фасадларны реставрацияләүдән тыш, бинада сәүдә кибетләре, җәмәгать туклануы нокталарын урнаштырган. Хәзер алар башкала халкын һәм кунакларын җәлеп итү урынына әверелде», - дип билгеләде спикер.
«Йөзләгән объектлар коткарылды һәм торгызылды, аларда актив тормыш кайный. Бу - системалы зур эш»
Илсур Метшин
Казан Мэры
«Без баланска омтылабыз, тарихны саклыйбыз һәм иң яңа, заманча, алдынгы әйберләрне кертергә тырышабыз, шул исәптән шәһәр архитектурасына да, - диде Казан Мэры Илсур Метшин. - Барлык кешеләр кебек, без хаталар ясыйбыз, аларны төзәтү өстендә бик тырышып эшлибез. Бүген шундый мисалларның берсе - тарихи үзәк». Шәһәр башлыгы шәһәрдә 20 ел элек башланган тузган торакны бетерү программасы турында искә төшерде. Бүгенге көндә, универсиадага әзерлектән башлап, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Хөкүмәте җитәкчелегендә шәһәрнең тарихи үзәген саклап калу эше дәвам итә.
Бүген Казанның тарихи үзәге язмышына куркыныч янамый, дип ассызыклады Татарстан башкаласы Мэры. «Йөзләгән объектлар коткарылды һәм торгызылды, аларда актив тормыш кайный. Бу - системалы зур эш. Анда ведомствоара төркем мөһим роль уйнады. Башкалага карата игътибары өчен Президентка аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Ул һәрвакыт шәһәр буйлап шәхсән үтәргә вакыт таба, бәхәсле, катлаулы мизгелләрдә ихтыяри карар кабул итә. Шушы 10 ел дәвамында Президентның шәхси ярдәме безнең өчен бик мөһим булды. Бергәләп без басымга түзә алдык һәм табыш артыннан куган төзүчеләргә тарихи үзәктә зур биек биналар җәелдерергә ирек бирмәдек», - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Бүген биналарга, корылмаларга, тарихи үзәктә торгызу эшләренә карата архитектура идарәсе таләпләре үсә, дип билгеләп үтте И.Метшин. «Безнең тарихи үзәкнең архитектур үзенчәлеген казанлылар югары бәяли һәм башкала кунаклары һәрвакыт тоя», - дип йомгаклады Казан Мэры.