(Казан
шәһәре KZN.RU, 22-нче июль, Алинә Бережная). Казанның Идел буе районында 21-нче
гимназия янында ачык типтагы физкультура-савыктыру комплексы төзелә. Спорт
корылмасы территориясендә 94х49 метрлы футбол кыры, хоккей тартмасы, воркаут
белән шөгыльләнү зонасы, җиңел атлетика секторы урнашачак. Яңа футбол кырында
«Приволжанин» спорт мәктәбе укучылары шөгыльләнәчәк. Биредә үк якындагы уку йортларында
укучы - 68-нче мәктәп һәм 21-нче гимназиядә укучылар физкультура дәресләре
үткәрәчәк. Спорт корылмасын төзүнең барышы белән Казан Мэры Илсур Метшин
танышып кайтты.
Казан Мэры ассызыклаганча, физкультура-сәламәтләндерү
комплексы халык өчен көтелгән вакыйга булачак. «Горки микрорайонында футбол
кыры юк иде, безгә «Приволжанин» спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләренең әти-әниләре
спорт белән шөгыльләнү өчен уңайлы мәйданчык төзүләрен сорап мөрәҗәгать итте.
Бу кыр УЕФА таләпләренә туры килә. Янәшәдә трибуналы хоккей тартмасы, чишенү
бүлмәләре булачак, барлык кирәкле шартлар тудырылган. Бу спорт комплексы Шәһәр
һәм республика көненә яшь спортчылар өчен менә дигән бүләк булачак», - дип
билгеләп үтте И.Метшин.
Рихард Зорге урамы, 71 адресы буенча ачык типтагы физкультура-савыктыру
комплексы «Спорт - тормыш нормасы» илкүләм проекты кысаларында төзелә. Башта
проект буенча иске футбол кырын 30х60 метрлы яңа мәйданга алмаштырырга
планлаштырылган иде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән өстәмә
акчалар бүленәчәк һәм 94х49 метрлы футбол кыры төзеләчәк. Физик культура һәм
спорт комитеты рәисе Альберт Салихов сөйләгәнчә, мондый зурлыктагы кыр
Татарстан һәм Россия рәсми беренчелекләрен үткәрү таләпләренә тулысынча туры
килә.
«Приволжанин» спорт мәктәбе 20 ел тирәсе эшли, монда
200-дән артык футболчы шөгыльләнә», - дип сөйләде Казан Мэрына Альберт Салихов.
Дәресләргә яшь спортчылар яңа уку елында ук керә алачак -
физкультура-сәламәтләндерү комплексын 30-нчы августка төзеп бетерү
планлаштырыла.
Футбол кыры янында воркаут белән шөгыльләнү өчен
мәйданчык, тамашачылар трибунасы булган 50 кешегә исәпләнгән 60х30 метр
мәйданлы ачык хоккей тартмасы һәм модульле чишенү урыннары барлыкка киләчәк.
Футбол кыры периметры буйлап 300 метр озынлыктагы 4 җиңел атлетика юлы һәм йөз метрга
йөгерү өчен 4 юл барлыкка киләчәк. Шулай ук озынлыкка сикерү өчен җиңел
атлетика чокыры төзү дә күздә тотыла.
Объектта төзелеш эшләре июнь башында башланган.
Хәзерге вакытта эшләр 35%-ка үтәлгән - иске басуны сүтеп бетергәннәр, вак таш
түшәгәннәр, шулай ук йөгерү юллары өчен нигез салына. «Азон» җаваплылыгы
чикләнгән җәмгыятенең төзелеш компаниясе директоры урынбасары Рөстәм Юнысов
сөйләгәнчә, кыр нигезенә геотекстильдән су үткәрми торган мембрана түшәләчәк
һәм дренаж коелар куелачак, бу яңгырлы көннәрдә кырга дымны тиз арада
сеңдерергә мөмкинлек бирәчәк. «Кыр 20 минут эчендә коры булырга тиеш. Нигезгә
без соңгы буын монофиламент үләннәрен салабыз, ул югары сыйфатлы һәм озак
хезмәт вакыты белән аерылып тора», - дип сөйләде Р.Юнысов.
«Без үз алдыбызга якын арада Казан халкының яртысыннан
күбрәген спортка җәлеп итү бурычын куйдык. Өлкәннәр балалар өчен үрнәк булырга
тиеш, - диде Илсур Метшин. - Без - сәламәт Казан өчен. Ышанабыз, без Идел
буенда гына түгел, аннан читтә дә спорт шәһәре булачакбыз».
Төзелә торган объектны шулай
ук Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, ТР Баш
инвестиция-төзелеш идарәсе директоры урынбасары Станислав Шырыбыров, Казанның
«Үзәк стадион» спорт-савыктыру комплексы директоры Илгиз Фәхриев та карады.