(Казан
шәһәре KZN.RU, 21-нче июль, Алена Мирошниченко). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин
Күршеләр көнендә - Химиклар урамындагы 13-нче, 15-нче һәм 17-нче йортларның
ишегалдында капиталь төзекләндерүне тәмамлау уңаеннан оештырылган бәйрәмдә
булды. Бу - «Юность» мәдәният йортына тоташкан торак мәйданчыгының иң зур
иҗтимагый мәйданы. Нәкъ менә биредә гадәттәгечә барлык бәйрәм чаралары уза,
бәйрәмнәргә өч меңгә кадәр кеше җыела.
«Бирегә безнең беренче тапкыр килүебезне хәтерлим.
Торак мәйданчыгы - чын мәгънәсендә тыныч район. Бүген исә биредәге ишегалды
Казанның теләсә кайсы үзәктә төзекләндерелгән ишегалдыннан берни белән дә
аерылмавын күрәбез. Бу безнең бурыч иде. Битараф булмаган предприятиеләр,
талантлы студентлар ярдәмендә Казанның, шул исәптән шәһәр читендә дә, төзек,
матур, яхшы башкалага әверелүенә шатбыз», - диде Илсур Метшин, яңартылган
иҗтимагый киңлекне карап.
Ишегалдын яңарту проекты Киров һәм Мәскәү районнары
администрациясе үтенече буенча КДАТУның проект төркеме - студентлар һәм
укытучылар тарафыннан эшләнде. Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе
башлыгы Сергей Миронов билгеләп үткәнчә, бу ишегалды - якындагы йортларда
яшәүчеләр өчен генә түгел, ә күрше бистәләр өчен дә җәлеп итүнең чын ноктасы.
Зур чараларга биредә өч меңгә якын кеше җыела.
Проектны эшләүче, университетның шәһәр төзелеше
кафедрасы өлкән укытучысы Мария Латыйпова үз чиратында халык ишегалдын яңарту
процессына актив кушылды, дип билгеләде. «Халык бик ачык иде, уртак эшләр белән
кызыксыналар, актив ярдәм итәләр. Әйтергә кирәк, алар ишегалды яңартылуын
күптән көттеләр», - дип сөйләде ул шәһәр башлыгына.
Проектны гамәлгә ашыру барышында 2019-2020 еллар
дәвамында биредә асфальт өслек яңартылды, иҗтимагый киңлекне тулысынча
төзекләндерделәр һәм яшелләндерделәр, күпфункцияле эстрада төзеделәр, спорт
мәйданчыгы, универсаль кыр, балалар зонасы, перголалар, ял зоналары, кече
архитектура формалары урнаштырдылар.
«Без төрле яшьтәге балалар өчен төрле уен
комплексларын эшләүгә басым ясадык. Активлыкларның тыгызрак һәм энергияле
төрләрен исәпкә алдык», - дип билгеләп үтте М.Латыйпова.
Чәчәкләргә аерым игътибар бирелде. Ишегалдында хәзер
ачык төсләр өстенлек итә, төп төс - кызгылт сары. Проектны эшләүчеләр билгеләп
үткәнчә, психологик яктан караганда, бу активлык, җылылык, кояш төсе. Алар
әлеге ишегалдын нәкъ менә шундый атмосфера белән тулыландырырга теләгәннәр.
Кече архитектура формаларын төзекләндерү һәм урнаштыру
эшләренең бер өлешен «Татхимфармпрепаратлар» җәмгыяте һәм «Мәскәү районы
торак-коммуналь хуҗалыгының идарәче компаниясе» җәмгыяте үз өстенә алган.
«Халыкка битараф булмаганнары өчен аерым рәхмәт белдерәбез. Бу нәкъ менә
эшмәкәрлекнең социаль җаваплылыгы очрагы - җитәкчеләр йөрәкләре һәм күңелләре
белән җитештерү өчен һәм кешеләрнең эштән соң нинди шартларга кайтуы өчен
борчыла. Һәм мондый матурлык бүген Жилплощадкада яшәүчеләрдә!» - диде шәһәр
башлыгы, предприятие җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп.
Аннары Казан Мэры Химиклар урамындагы 15-нче йортка
ясалган капиталь төзекләндерү барышы белән танышты. 1968 елда төзелгән биш
катлы сигез подъездлы кирпеч йорт 2020 елгы капиталь төзекләндерү программасына
керде. 129 фатирда 437 кеше яши.
Йортта түбә, электр чыбыкларын, подъезд һәм фасадны
төзекләндерү планлаштырыла. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гомуми атмосфера
булдыру өчен бинаны ишегалды белән бер стильгә кертү планлаштырыла. «Мәскәү
районы ТКХ идарәче компаниясе» ҖЧҖ директоры Олег Калимов сүзләренчә, эшләр бер
ай элек башланган, бүгенге көнгә гомуми күләмнең яртысы диярлек үтәлгән. Йортка
капиталь төзекләндерү эшләрен 10-нчы ноябрьгә кадәр төгәлләү көтелә.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елда
Казанда 278 күп
фатирлы йорт капиталь төзекләндереләчәк.
Быел шәһәрдә күпфатирлы йортларга капиталь төзекләндерү ясау программасы «Безнең
ишегалды» президент программасы белән
параллель рәвештә гамәлгә ашырыла. Быел 33 күп фатирлы йортта яшәүчеләрнең,
яңартылган торактан тыш, территорияләрен дә комплекслы төзекләндерәчәкләр. Быел
Казанда 100-дән артык ишегалды территориясе төзекләндерелә.