(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче июль, Алена
Мирошниченко). 2020 елда Казанда 278 күпфатирлы йортка капиталь төзекләндерү
ясалачак. Шул исәптән 54 йортта 163 лифт алыштырылачак, 52 һава торышын җайга
салу төеннәре урнаштырылачак, Вахитов, Мәскәү һәм Совет районнарының 11
йортында фасад җылытылачак. Торак фондына ясала торган капиталь төзекләндерү
барышы турында бүген шәһәр Башкарма комитетындагы эшлекле дүшәмбедә Башкарма
комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте. Казан Мэры Илсур
Метшин районнарның башлыкларына программаны көндәлек контрольдә тотарга һәм аны
вакытында тәмамлау өчен бөтен көчне куярга кушты.
Өч ел эчендә 1,1
меңнән артык күпфатирлы йорт капиталь төзекләндереләчәк
Искәндәр Гыйниятуллин билгеләп үткәнчә, быелгы
капиталь төзекләндерү программасы белән берлектә 2043 елга кадәр озак сроклы
капиталь төзекләндерү программасын гамәлгә ашыруның чираттагы өч еллык планы да
старт алган. Аңа 1114 күпфатирлы йорт кергән, 6 млрд сумнан артык акчага эшләр
башкару күздә тотыла.
Быел 278 йортка капиталь төзекләндерү ясауга 2,26 млрд
сум акча тотылачак. Шуның 17,11%-ы - республика бюджетыннан, 12,53%-ы - җирле
бюджеттан һәм 70,36%-ы - торак хуҗалары акчаларыннан.
2020 елгы капиталь төзекләндерү программасына янгынга
каршы автоматика һәм төтен чыгару системалары, шулай ук йорт эчендәге газ белән
тәэмин итү системасы төзекләндерелгән йортлар кертелгән. Төтен чыгару юлларын
һәм вентканалларны төзекләндерү 89 йортның программасына кертелгән. Моннан тыш,
11 йортта уңайлы мохитне тәэмин итү планлаштырыла - монда пандуслар һәм өстәмә
тоткычлар урнаштырылачак.
Докладчы
билгеләп үткәнчә, Казан Мэры Илсур Метшин йөкләмәсе буенча элеккеге тулай торакларга
капиталь төзекләндерү дәвам итә. Быел программага шундый 5 йорт кертелгән. Соңгы 3 елда әлеге типтагы 36
бина төзекләндерелгән.
Моннан тыш, быел Казанда күпфатирлы йортларга капиталь
төзекләндерү ясау программасы моңарчы күрелмәгән «Безнең ишегалды» президент программасы белән
параллель рәвештә гамәлгә ашырыла. Быел яңартылган торактан тыш, 33 күпфатирлы
йортта яшәүчеләрнең территорияләре комплекслы төзекләндереләчәк.
«Конкурслар агымдагы ел программасына кертелгән 278
күпфатирлы йортның 275-ендә үткәрелде. Калган өч йортта өстәмә процедуралар
таләп ителә, чөнки ике йорт мәдәни мирас объектлары булып тора. Шуңа күрә
подряд оешмаларын сайлау буенча конкурс квалификацияле подрядчылар реестрын
формалаштырганнан соң ТР Мәдәният министрлыгы белән берлектә узачак», - дип
аңлатты И.Гыйниятуллин.
Подряд килешүләре 227 йортка төзелгән, калганнарының
дәүләт контрактлары - имза салу стадиясендә. 150 йортта эшләр башланган инде, ә
16 йортның әзерлек дәрәҗәсе югары.
Лифтларга
килгәндә, аларга заказ бирелгән. Беренче заказлар 10-нчы августта килер дип
көтелә. Алмаштырылырга тиешле лифтлар яңаларын куйганчыга кадәр эшләячәк, чөнки
яңа лифтны эшкә керткәнче лифтны алыштыру буенча эшләрнең уртача срогы 2 ай
тәшкил итә.
Төзекләндерүдән тыш, хәзерге вакытта киләсе ел программасына
кертелгән йортлар өчен проект-смета документларын әзерләү эшләре бара. 160
йортка проект эшләренә 55 млн сум бүлеп бирелгән, диде Башкарма комитет
җитәкчесе урынбасары.
Дәүләт контракты нигезендә капиталь төзекләндерү
программасы кысаларында төзелеш-монтаж эшләре быел 20-нче ноябрьгә кадәр
тәмамланырга тиеш, документацияне 20-нче декабрьгә кадәр тапшырырга кирәк.
«Быел эшләр тоткарлык белән башланды. Ул пандемия
белән дә бәйләнгән иде. Элек бу вакытта без күптән объектларда эшли идек, әмма
быел график күчте, - диде Казан Мэры Илсур Метшин. - Әмма төзелеш сезонын без
суза алмыйбыз, программаны үтәргә кирәк». Шәһәр башлыгы районнарның
башлыкларына бу эшне көндәлек контрольдә тотарга һәм аны вакытында тәмамлау
өчен бөтен көчне куярга кушты.
Шәһәрдә гадиләштерелгән
технологияләр буенча төзелгән йортлар да җитәрлек әле
Казанда тузган һәм авария хәлендәге торактан күчерү
программасы актив гамәлгә ашырыла. Әмма, И.Гыйниятуллин ассызыклаганча, шәһәрдә
гадиләштерелгән технологияләр буенча узган гасыр уртасына кадәр төзелгән
йортлар да җитәрлек әле. Аларда подваллар юк, фундаментлары урынына бут
ташларында тора, ә катлар арасындагы япмалар агачтан эшләнгән. «Аларны
төзекләндергәндә без ел саен көтелмәгән эшләр белән очрашабыз - фундаментны
ныгыту, стенадагы ярыкларны кисү, грунтны ныгыту, ябылу балкаларын алыштыру
таләп ителә. Барлык эшләрне дә капиталь төзекләндерү программасына кертеп
булмый, шуңа күрә безгә акчаларны эш барышында ук табарга туры килә. Өйне ярым
сүтелгән хәлдә калдырырга һәм программа белән каралган эш төрләрен генә
башкарырга ярамый. Конструктивка кардиналь үзгәрешләр кертү кирәклеген
белгәнгә, бу нәтиҗәле һәм максатка ярашлы булмаячак», - диде И.Гыйниятуллин.
Мондый хәл узган ел Карл Маркс урамындагы 444-нче
номерлы ике катлы кирпеч йорт белән барлыкка килде. Биредә катлар арасындагы
түшәмәләрне, бүлмәләрдәге һәм йортның баскыч читлекләрендәге тәрәзә һәм ишек
уемнарын алыштыру таләп ителде. Конструкциянең торышы кешеләр өчен куркыныч
иде, дип ассызыклады И.Гыйниятуллин. «Фатирларда диварларны, идәннәрне һәм
түшәмнәрне яңартырга кирәк иде. Барлык эшләр дә программага керми. Һәм эш
барышында аларны башкару һәм моның өчен кирәкле акчаларны эзләү белән
шөгыльләнү турында карар кабул ителде. Бүгенгә авариягә каршы эшләр
башкарылган, биналарда төзекләндерү эшләрен төгәлләргә кирәк. Бу максатларга
чыгымнарның гомуми суммасы 13,5 млн сум тәшкил итә», - дип сөйләде ул.
Быел төзүчеләр 1958 елда төзелгән Октябрь урамындагы
38-нче күпфатирлы йортта урнашкан «Юниор» яшүсмерләр клубын төзекләндерү
вакытында да шундый ук хәл белән очрашкан. Белгечләр тузган һәм зыян килгән
балкаларны, түшәмәләрнең һәм колонналарның зарарлануын тапкан. Алар бәяләвенчә,
конструкцияләрнең торышы кешеләрнең иминлегенә турыдан-туры куркыныч тудыра.
Авариягә каршы чаралар сыйфатында 34 вакытлы терәүләр урнаштырылган, йорт
конструкцияләрен ныгыту проекты эшләнә. Барлык кирәкле эшләрне башкару өчен
монда 9 млн сумнан күбрәк акча кирәк.
«Тагын
ике йортта биналарның конструкцияләренең һәм элементларының зарарланулары
ачыкланган. Бу оператив эш башкаруны таләп итә. Әлеге дүрт йортта өстәмә
эшләргә 27 млн сум таләп ителә. Әмма икътисади чикләүләр һәм бюджетны үтәү
катлаулылыгына
бәйле рәвештә шәһәр казнасыннан финанслау мөмкин түгел», - дип билгеләде
И.Гыйниятуллин. Әмма ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Финанслар министрлыгына
тиешле йөкләмә бирде. Хәзерге вакытта мәсьәлә эшләнә.
«Казанда кирәкле бар нәрсә дә бар - тәҗрибә, кадрлар
һәм техник ресурслар, куелган бурычларны билгеләнгән вакытта тиешле сыйфат
белән үтәү өчен шәһәрлеләргә ярдәм күрсәтелә», - дип йомгаклады И.Гыйниятуллин.
«Типик торакны төзекләндерү
мәдәни мирас объектларына караганда һәрвакыт җиңелрәк булды, шуңа күрә конкурс
та махсус таләпләр белән үткәрелә. Биредә башкарылган эшләр стандарт исемлеккә
сыешмый, - диде И.Метшин. - Әмма күпфатирлы йортларда да бик күп төрле яшерен
проблемалар чыга. Проектлау вакытында аларны алдан фаразлап булмый. Шуңа да
карамастан, ТР Финанс министрлыгы һәм ТР Төзелеш министрлыгы проблемаларга
аңлап карый. Шуңа күрә монда да чишелешләр табылды».