(Казан
шәһәре KZN.RU, 20-нче июль, Алена Мирошниченко). Ялларда Казанның 10 җәйге
сәламәтләндерү лагерында беренче смена тәмамланды - муниципаль учреждениеләрдә
1722 бала, предприятие һәм оешма лагерьларында 1390 бала ял итте. Инде иртәгә,
21-нче июльдә, икенче смена башланачак, һәм лагерьларга якынча 3 мең бала
киләчәк. Быел җәй шәһәр яны лагерьларында 11 меңнән артык Казан баласы ял
итәчәк. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Балалар һәм яшьләр эшләре
комитеты рәисе Айрат Фәизов сөйләде.
Бу җәйдә отрядларны һәм балаларның йөрешен бер тапкыр
туплау оештырылды, кайбер көннәрдә лагерьга яшьләр кертелми. Лагерьга балалар
йогышлы авырулар белән контактлар булмау турында табиб бәяләмәсе булганда гына
кабул ителә. Моннан тыш, балаларның һәм персоналның көненә ким дигәндә ике тапкыр
тән температурасын үлчиләр, шундый ук бүлмәләрне җыештыру даими уздырыла.
Урыннарны зарарсызландыру өчен бактерицид лампалар һәм кулларны эшкәртү өчен
антисептиклы махсус дозаторлар урнаштырылган. Барлык хезмәткәрләр дә
COVID-19-га тест үтте һәм лагерьлар территориясендә смена буе яшиләр.
А.Фәизов сөйләгәнчә, барлык смена дәвамында
лагерьларда коронавирус инфекциясе таралу куркынычын саклап калу шартларында
эшне оештыру буенча планлы тикшерүләр узган, аерым алганда, Роспотребнадзор
белгечләре килгән. Спикер сүзләренчә, барлык җитешсезлекләр дә оператив рәвештә
төзәтелгән, персоналга карата берничә генә кисәтү булган. «Мәсәлән, «Нармонка»
лагеренда кухня эшчесе битлек киеп йөрүгә игътибарсыз караган, ә «Яңа Юдино»да
иртәнге аштан соң сменаның җиденче көнендә балаларның температурасын
үлчәмәгәннәр», - дип сөйләде Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе. Әлеге
хокук бозучылар һәм лагерь җитәкчеләре дисциплинар җәза алган, дип өстәде. Һәр
лагерьда барлык таләпләрнең үтәлешен тикшереп тору дәвам итә.
Беренче сменада барлык лагерьлар буенча медицина
пунктларына 20-гә якын мөрәҗәгать теркәлгән. Нигездә, балалар имгәнүләргә һәм
зур булмаган җәрәхәтләргә, шөпшә тешләвенә зарланып мөрәҗәгать иткәннәр.
Беренче ярдәм урында күрсәтелгән һәм 1-2 сәгать дәвамында бала ял итү урынына
кайткан.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, смена дәвамында
ата-аналарның килеп йөрүләре тыелган. Шуңа бәйле рәвештә, ата-аналар үз
балалары өчен тыныч булсын өчен, лагерьлар социаль челтәрләрдә активрак була
башлады. «Ата-аналар һәрвакыт онлайн-режимда әйдаман, җитәкче,
педагог-оештыручыга сораулар бирә ала. Без ике сәгать дәвамында җавап бирергә
тырышабыз», - диде Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе.
Гомумән,
А.Фәизов билгеләп үткәнчә, барлык лагерьларда да ял итү өчен шартлар тудырылган
- сак хезмәте эшли, видеокүзәтү системасы бар, янгын сүндерү сигнализациясе,
металлдетекторлар куелган, иминлек паспорты, янгын күзәтчелеге рөхсәте һәм
Роспотребнадзорның санитар-эпидемиологик нәтиҗәсе бар.
«Барлык хезмәтләрнең җайга салынган эше беренче
сменаны гадәттән тыш хәлләрсез үткәрергә мөмкинлек бирде», - дип йомгаклады
А.Фәизов. Инде иртәгә үк икенче сменага килә башлаячаклар: муниципаль
лагерьларга, предприятие һәм оешма лагерьларына 1700 баланы урнаштыру
планлаштырыла.
«Барлык лагерьларда Роспотребнадзор таләпләре үтәлә,
җәйге лагерьларда балаларның сыйфатлы ял итүенә берни дә комачауламый, - дип
билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. - Бүген аларның һәрберсендә бик яхшы шартлар
тудырыла. Чираттагы мәртәбә республика Президенты Рөстәм Миңнехановка моңарчы
күрелмәгән яңа программа өчен рәхмәт белдерәсем килә. Барлык үзгәрешләр безгә
балаларның ялын тиешле дәрәҗәдә оештырырга мөмкинлек бирәчәк».
Шәһәр башлыгы узган атнада «Яшь гвардия»
спорт-сәламәтләндерү лагерында капиталь төзекләндерү проекты белән танышып кайтуын
җиткерде. Бу лагерьга 90 еллап, кайбер балаларның биредә әби-бабайлары,
әти-әниләре ял иткән. Шуңа күрә безнең әлеге шәһәр яны лагерьларында ял
итүчеләрнең бер династиясе бар, - диде шәһәр башлыгы. - Узган атнада без яшь
спортчылар, аларның тренерлары, персоналы белән аралаштык, капиталь
төзекләндерү перспективалары турында фикер алыштык. Алар бик куандыргыч! Киләсе
елда биредә 16 яңа корпус төзеләчәк. Ихластан сөенәсең, чөнки бу бит яңадан
торгызу гына түгел, ә балаларыбызның ялы сыйфатының бөтенләй яңа дәрәҗәсе. Элек
без телевизордан гына күргән «Артек» шартлары - бөтен Советлар Союзына мондый
дәрәҗәдәге бер генә лагерь бар иде».
Илсур Метшин билгеләгәнчә, социаль инфраструктураны
яңарту белән лагерьлар хезмәткәрләренең эш шартлары да яхшыра. «Бу - эш өчен
дә, ял өчен дә бик яхшы шартлар. Әмма, әлбәттә, без яңа таләпләр белән дә
чыгабыз: җәйге ял вакытында тәрбия һәм укыту дәрәҗәсе мондый лагерьларга лаек
булсын өчен», - дип ассызыклады Казан Мэры.
Исегезгә төшерәбез, Казанда быел республика программасы буенча дүрт лагерьга капиталь
төзекләндерү төгәлләнеп килә: «Заречье», «Восток», «Юнитур» һәм «Молодежный». Әлеге максатларга республика бюджетыннан
700 млн сум акча бүлеп бирелде. Агымдагы елга тагын дүрт муниципаль лагерьны
капиталь төзекләндерү һәм реконструкцияләүне проектлауга акча бүлеп бирелде:
«Яшь гвардия», «Огонек», «Татарстан пионериясе» һәм «Нармонка». Моннан тыш,
юлларны төзекләндерү программасы ярдәмендә быел 44,8 млн сумга «Бригантина»,
«Юнитур», «Нармонка» лагерьларына керү юллары төзекләндереләчәк. Узган ел сигез
лагерьга керү юллары яңартылды.
Моннан тыш, Татарстан башкаласында онлайн-форматта да
лагерьлар эше дәвам итә. Яшүсмерләр клублары һәм Гайдар исемендәге яшьләр үзәге
балалар өчен виртуаль экскурсияләр, мастер-класслар, мультфильмнар ясау, телләр
өйрәнү, гамәли иҗат, спорт күнегүләре, киномәктәп буенча дәресләр оештыра.