(Казан
шәһәре KZN.RU, 20-нче июль, Алена Мирошниченко). Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр
халкын Юдино торак массивындагы Революция урамы, 29 адресы буенча урнашкан яшьләр
үзәге җитәкчесе
вазифасына ачык конкурста катнашырга чакырды. Документлар читтән торып катнашу
этабы кысаларында 30-нчы июльгә кадәр кабул ителә.
«Конкурс барыннан да элек Юдинода туган кешеләр
арасында зур кызыксыну уятыр, дип өметләнәм. Бу - иртәгәге көннең яшүсмерләр
клубында балалар белән яңа кызыклы эш алу өчен бик яхшы мөмкинлек», - дип
ассызыклады И.Метшин бүген шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә.
Шәһәр башлыгы шулай ук Юдиноның 100 еллыгына бистәдә
масштаблы үзгәрешләр узуын билгеләп үтте. Торак фондка, социаль объектларга
капиталь төзекләндерү ясалды, хоккей сарае төзелде, «Локомотив» стадионы
реконструкцияләнде, Җиңүнең 75 еллыгына дан мемориалы куелды. Шул ук вакытта
биредә урнашкан барлык тарихи мирасны саклап кала алдык, дип ассызыклады
И.Метшин. Моннан тыш, 30-нчы августка Юдинода тимер юлчыларның төзекләндерелгән сквер белән
яңартылган мәдәният йорты тапшырылачак. «Юдинода үзгәрешләр чыннан да бик
масштаблы», - дип йомгаклады шәһәр башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, август
ахырында Казанның Киров районы Юдино поселогында яңа яшьләр үзәге ачылачак.
Анда спорт юнәлешендә 10 секция оештырылачак. Үзәк җитәкчесе вазыйфасын
башкаруга ачык конкурс ике этапта уздырыла: читтән торып - 17-нче июльдән
30-нчы июльгә кадәр, ә турыдан-туры катнашу этабы - 3-нче августтан 10-нчы
августка кадәр.