(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июль). Бүген Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Президентының Идел буе
федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Казандагы
инфраструктура һәм җитештерү объектларында булдылар. Чарада шулай ук Казан Мэры
Илсур Метшин да катнашты.
Программада беренче объект Кабан күленең яр буе булды.
ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова яр буеның аскы ярусы буйлап
экскурсия уздырды, объектны төзекләндерүнең төп этаплары турында сөйләде. Игорь
Комаров җәяүләп йөрү зоналарын, гидротехник корылмалар системасы булган балалар
уен су комплексын һәм үсемлекләрнең су семьялыгы булган фиточистарту
корылмаларын карады.
Наталия Фишман-Бекмамбетова яр буен төзекләндерү
буенча киләчәктәге планнар турында да сөйләде, ул үз эченә ишкәкле спорт
төрләре мәктәбен, спорт мәйданчыкларын төзүне, территорияне яшелләндерүне һәм
җәяүлеләр өчен яңа зоналар булдыруны ала.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Комаров
«Эйдос-медицина» үзәгендә булдылар. «Идея» технопаркы территориясендә урнашкан
инновацион компания югары технологияле медицина симуляторларын эшләү һәм
җитештерү белән шөгыльләнә. Компания базасында заманча мәгариф стандартларына
җавап бирә торган медицина симуляторларының 20-дән артык төре уңышлы гамәлгә
ашырылган. Китерелә торган симуляторлар линейкалары даими яңартыла һәм
модернизацияләнә. Җитештерүне локальләштерү дәрәҗәсе 95% тәшкил итә. РФ
Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиленә компания
эшчәнлеге турында сөйләделәр, җитештерү биналарын һәм симуляцион тренировка
җиһазларын күрсәттеләр. Компания үз продукциясен Россиядә дә, чит илләрдә дә
сата.
Шулай ук «Эйдос-Медицина» вәкилләре яңа эшләнмәләр,
шул исәптән коронавирусны ачыклау буенча диагностик системаны тәкъдим итте.
Аппарат япон коллегалары белән берлектә булдырылган. Тест-система 20 минут
эчендә югары төгәллекле нәтиҗә алырга мөмкинлек бирә торган портатив
мини-лабораториядән гыйбарәт.
Аннары Рөстәм Миңнеханов, Игорь Комаров һәм Илсур
Метшин Зур Казан боҗрасы төзелеше мәйданчыгында булдылар. Татарстан Республикасы
Транспорт министрлыгы башлыгы Ленар Сафин эшләрнең ике этапта алып барылуы
турында сөйләде. Беренче этап Мидхәт Булатов урамыннан Борисково урамына кадәр
территориядәге эшләрне үз эченә ала, анда Ферма шоссесы өстеннән 800 м
озынлыктагы юлүткәргеч һәм җәяүлеләр юлы салынган дүрт полосалы юл төзү күздә
тота. Төзүчеләр параллель рәвештә трамвай рельсларын Техника урамына кадәр
салалар, аларның кушылмасы трамвай маршрутын ясарга мөмкинлек бирәчәк. Мартта
Борисково урамыннан Техника урамына кадәр 1,2 км озынлыктагы участокта икенче
этап башланды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Зур Казан боҗрасы
- башкаланың иң эре инфраструктура объектларының берсе. «30-нчы августка без
трамвайларның боҗра хәрәкәтен эшләтеп җибәрәчәкбез. Якындагы ике елда
автомобиль транспортының боҗра хәрәкәтен йомып калдырырга исәплибез. Бу безнең
шәһәр үзәген бик нык бушатачак», - диде ТР Президенты матбугат чаралары
вәкилләре белән очрашу барышында.
Шуннан соң биредә катнашучылар Бигичев урамындагы өч
йорт яны территориясе комплексын төзекләндерү нәтиҗәләре белән таныштылар.
Ремонт эшләре «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында башкарылды,
дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Планлаштырылган чишелешләрдә
өстенлек беренче чиратта җәяүлеләргә бирелгән. Берничә йортның ишегаллары уртак
сквер белән берләштерелгән. Проект территориясе эчендә җәяүлеләр челтәре,
балалар өчен уен зоналары һәм спорт мәйданчыклары эшләнгән. Территориядә
агачлар утыртылган, өстәмә яшелләндерү башкарылган.
Ахырда Рөстәм Миңнеханов, Игорь Комаров һәм Илсур
Метшин Горки-Әмәт урманында булдылар. Наталия Фишман-Бекмамбетова әлеге парк
зонасын төзекләндерү һәм тематик зоналарның (экология, актив спорт һәм гаилә
ялы зонасы) һәркайсын үстерү концепциясе турында сөйләде. Кунаклар шулай ук
балалар экология үзәген карадылар һәм кафеда булдылар, биредә шәһәрлеләр алар
белән аралашып алдылар.
РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы
вәкаләтле вәкиле Татарстанда җәмәгать урыннарын төзекләндерү дәрәҗәсен югары
бәяләде һәм әлеге тәҗрибәне округның башка төбәкләренә таратырга тәкъдим итте.
«Без республикада уңайлы шәһәр тирәлеген булдыруга зур игътибар бирелүен
күрәбез. Без монда урман эчендә торабыз, дисәк тә була. Артык катлаулы булмаган
һәм һәркемгә аңлаешлы әйберләр эшләнә кебек, әмма алар халык өчен бөтенләй
башка шартлар тудыра. Бүген күргәннәребез, әлбәттә, тәэсирләндерә. Әлеге
тәҗрибәне Идел буе федераль округының башка төбәкләрендә дә, шулай ук бөтен
Россия буенча да кулланырга кирәк дип саныйм», - дип ассызыклады Игорь Комаров.
Шулай ук ул бүген ТР Хөкүмәт
Йортында узган Бердәм тавыш бирү көненә һәм Татарстан Президенты сайлауларына
багышланган киңәшмә турында сөйләде. «Без сайлаулар оештыру белән бәйле
мәсьәләләр буенча фикер алыштык. Татарстан Республикасы халкы күрсәтелгән
мәсьәләләр буенча үз фикерләрен ирекле белдерә алсын өчен, сайлауларга
әзерлекне оештыру тиешле дәрәҗәдә үткәреләчәк, дип санарга барлык нигезләр дә
бар. Барлык чаралар да үз вакытында һәм тиешле дәрәҗәдә уздырыла», - дип өстәде
Игорь Комаров.