(Казан
шәһәре KZN.RU, 24-нче июль, Алена Мирошниченко). Киләсе уку елына Казанда
(Химиклар ур., 19) тегү-күн, агач эше һәм чүлмәк остаханәләре булган яңа
яшүсмерләр клубы ачылачак. Биредә уникаль күнекмәләргә өйрәтәчәкләр, мәсәлән,
«Казан» җөе белән күн эшләнмәләр тегәргә. Хәзерге вакытта бинада капиталь
төзекләндерү бара. Казан Мэры Илсур Метшин эш барышы, шулай ук учреждение
концепциясе белән танышып кайтты.
Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов
сөйләгәнчә, элек муниципаль бинада азык-төлек кибете урнашкан булган. Ул
ябылганнан соң, биредә яшүсмерләр клубы ачарга тәкъдим ителгән. Бина
канәгатьләнерлек хәлдә булмый, шуңа күрә 2019 елда аны яшүсмерләр клубларына
капиталь төзекләндерү ясау программасына керткәннәр, эшләр дәвам итә. Капиталь
төзекләндерү агымдагы елның август ахырына кадәр тәмамланыр дип көтелә, бүгенгә
яшүсмерләр клубы 75%-ка әзер.
Яңа учреждениедә балалар тегү-күн, агач эше һәм чүлмәк
остаханәләрендә шөгыльләнәчәк. Биредә аена 500-дән артык кеше йөри алырлык 8
даими түгәрәк оештыру планлаштырыла.
«Элек Казанда яшүсмерләр клублары бары футбол, теннис,
макраме гына тәкъдим итте, ә хәзер безне тарихка кайтарырлык дәрәҗәдә үстеләр.
Бу бик мөһим. Һәр юнәлеш буенча үз һөнәренә, үз эшенә гашыйк булган укытучылар
булырга тиеш. Әлеге педагоглар тире, балчык, агач белән эшли белүләрен күрсәтеп
кенә калмыйча, балаларны да моңа гашыйк итсеннәр иде», - диде Илсур Метшин.
Казан Мэры сүзләренчә, мәсәлән, самолетларга мәхәббәт
яшәү урыны буенча кечкенә түгәрәктән башлана, анда балалар бергәләшеп самолет
модельләрен җыялар. «Миңа бервакыт Ту-160 конструкторы сөйләгән иде - авиатөзелешкә мәхәббәт нәкъ менә үз кулларың
белән нәрсәдер булдыру теләге барлыкка килгәндә генә туа. Хәзер без үз куллары
белән төрле әйбер ясаучыларны югалта барабыз. Бүген әйләнә-тирәдә компьютерлар,
виртуаль әйберләр күбрәк, ә бит осталар һәрвакыт кирәк», - дип ассызыклады
шәһәр башлыгы. Ул район хакимиятенә һәм Балалар һәм яшьләр эшләре комитетына
яңа клубка һәрьяклап ярдәм күрсәтергә кушты.
Клуб холлында лекторияләр урнашачак, анда балалар
һөнәрчелекнең теоретик нигезләрен өйрәнәчәкләр, дәресләргә әзерләнәчәкләр.
Беренче этапны үткәннән соң, алар тиешле классларга күчәчәк: тегү-күн, агач эше
һәм чүлмәкче, анда балалар сәнгатьнең бу төрләрен практикада танып беләчәкләр.
Мәсәлән, тире ясау остаханәсендә яшүсмерләр «Казан» җөен өйрәнәчәк, төрле
эшләнмәләр, шул исәптән сумкалар һәм каешлар җитештерәчәк.
«Тире эшләнмәләрен җитештерү - традицион һөнәребез.
Балалар һәм яшьләр белән эшләү бик мөһим. Балаларның, диван, телевизор һәм
компьютердан аерылып, шундый искиткеч клубларга йөрүләре яхшы булыр иде. Биредә
үзебезнең тарих, Казанның үткәне белән бәйле һөнәрчелекнең яңарышы икеләтә,
өчләтә әһәмиятле. Күн җитештерүләре шәһәрне һәм төбәкне аннан читтә танытты.
Һәм хәзер киләчәктә үз талантларын ачачак осталарны өйрәтергә кирәк, алар
безнең бөек тарихны дәвам итәчәк», - дип ассызыклады Илсур Метшин.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2020 елда капиталь
төзекләндерү буенча республика программасына «Яшүсмер» муниципаль бюджет
учреждениесенең 7 яшүсмерләр клубы кергән. Ә соңгы 5 елда 38 клуб
төзекләндерелде.
«Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе берләшмәсе 63
яшүсмерләр-яшьләр үзәген үз эченә ала. Яшүсмерләр клублары системасында спорт
секцияләре, иҗади студияләр, күп профильле үзәкләр эшли, аларда 12 мең бала
шөгыльләнә. Учреждениенең төп бурычларыннан берсе - балалар һәм яшүсмерләрнең
ялын оештыру һәм социаль-тискәре күренешләрне профилактикалау. Төп максатчан
аудитория - аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, алар өчен җәяү барып
җитү өчен бушлай шөгыльләнү учреждениене сайлаганда мөһим фактор булып тора.
Чарада шулай ук Киров һәм Мәскәү районнары
администрациясе башлыгы Сергей Миронов һәм башкалар да катнашты.