Казан Мэры Илсур Метшин кыска вакыт эчендә Казанның күп балалы гаиләләре өчен Татарстанның Биектау районындагы җир биләмәсен үзләштерүнең концепциясен башкаруны йөкләде.
(KZN.RU, 20-нче февраль). Кыска вакыт эчендә Казанның күп балалы гаиләләре өчен Татарстанның Биектау районындагы җир биләмәсен үзләштерүнең концепциясен башкарырга кирәк – бүгенге дүшәмбе киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин әнә шундый вазифа йөкләде.
Шуны әйтергә кирәк, узган атнада “ASG” инвестицион компанияләр төркеменең ТР Биектау районы буенча 300 гектар җир биләмәсен шәһәрнең муниципаль милкенә күчерүе хакында билгеле булды. Әлеге җир биләмәләре өч һәм аннан күбрәк балалы булган гаиләләргә биреләчәк. 16 февраль көнне Казан Мэриясе һәм Алексей Семин җитәкчелегендәге компания арасында Казан агломерациясен алга җибәрү турында шәхси-дәүләт партнерлык килешүе төзелде. Шуны әйтергә кирәк, килешү Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан хупланды.
“Без Алексей Семин белән Крутушка поселогы ягыннан, Казан янындагы территориядә шәһәр милкенә 300 га җир тапшырылачак дип килештек. Бу башкалабыз янындагы матур җир биләмәсе, - диде шәһәр башлыгы һәм әлеге җирлекнең территорияне дөрес һәм планлы үстерүнең үрнәге булырга тиешлеген ассызыклады. – Күп балалы гаиләләр поселогында барысы да акыл белән эшләнергә тиеш”.
Моннан тыш, И.Метшин билгеләп узганча, төзелгән килешүдән шәһәр икеләтә файда күрә. “Сүз әлеге килешү нигезендә күчкән җир биләмәсе хакында гына түгел, шулай ук шәһәребезнең тарихи үзәгендә һәйкәлләрен төзекләндерүгә дә бәйле”, - диде бүген шәһәр башлыгы. Исегезгә төшерәбез, шул ук көнне “ASG” инвестицион компанияләр төркеменең Казанның тарихи-мәдәни мирасына караган 17 объектын торгызуы хакында да хәбәр ителде.
Бүгенге аппарат киңәшмәсе барышында Казан Мэры Илсур Метшин инвесторга төрле инстанцияләрне узганда мөмкин булган кадәр ярдәм күрсәтүне йөкләде. Әлеге йөкләмә Вахитов һәм Идел буе районнарының башлыгы Андрей Лобов, “Иске шәһәр-Старый город” префектурасы җитәкчесе Линар Закиров һәм Башкарма комитет Җитәкчесенең 2013 елгы Универсиаданы әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре буенча урынбасары Руслан Шакировка карый.
“Без мөмкин булган кадәр кыска вакыт эчендә төзелгән килешүләрне тормышка ашырырга тиеш, - ди И.Метшин. – Безнең яктан нинди вакыт эчендә эшләнергә тиешле эшләр, бездән инвесторга соралган ярдәм һ.б. моментларны исәпкә алып протокол төзү кирәк”.
Казан Мэриясе һәм “ASG” инвестицион компанияләр төркеме арасында башкарылган килешүдә 2013 елның 15 июненә кадәр 17 тарихи һәйкәл түбәләре (шул исәптән Тукай, Нариманов урамнары буенча Иске Татар бистәсе объектлары, Бауман, Мәскәү һәм К.Маркс урамнарындагы кыйммәтле биналар), аларның фасад өлешләре торгызыла, территорияләре төзекләндереләчәк дип каралган.
Шәһәр башлыгы Алексей Семинга кабат рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Бу – социаль җаваплылык үрнәге. Эре бизнесмен, меценатлар безгә бик кирәк. Бүген күпләр тарихи бинага акча салырга курка, чөнки хакы чыгарылуы озак. Шуңа карамастан, ул үзен аклаячак”, - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.