Казанда яшәүче күп балалы гаиләләргә ТР Биектау районында җир бирәчәкләр
|
(KZN.RU, 16-нчы февраль). Казанда яшәүче күп балалы гаиләләргә Биектау районы территориясендә бушлай җир участоклары бирәчәкләр. Әлеге карар ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан яклап кабул ителде: Алексей Семин җитәкчелегендәге “ASG” компанияләр төркеме шәһәргә ТР Биектау районында урнашкан 300 га җирен муниципаль милеккә тапшыра. Әлеге җирләр өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләгән гаиләләргә шәхси төзелеш өчен бүлеп биреләчәк.
Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итүенчә, 1300 артык күп балалы гаилә җир участокларын бүлеп бирү исемлегенә керер өчен гаризалар язган инде. Социаль яклау идарәсе мәгълүматларына караганда, барлыгы 3204 гаилә җир алуга дәгъва кыла ала. Ләкин, гаризалар кабул итүне башлауга карамастан, әлеге җирләрнең кайда булу мәсьәләсе хәл ителмәгән. “Кызганычка каршы, Казанда барлык теләүчеләр өчен дә участоклар бүлеп бирер өчен территория юк”, - дип аңлатты Илсур Метшин.
Исегезгә төшерәбез, 2012 ел башыннан Казан шәһәрендә яшәүче күп балалы гаиләләр бушлай җир алу өчен чиратка баса алалар. Күп балалы гаиләләрне җир белән тәэмин итү РФ Президенты Дмитрий Медведев инициативасын гамәлгә ашыру кысаларында башкарыла. 2011 елның июнь аенда “Торак төзелешен үстерүдә булышлык күрсәтү турында” Федераль законына һәм РФ Җир кодексына тиешле үзгәртүләр кертелде. 2011 елның ноябрь аенда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “ТР Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында” законына кул куйды, ә декабрь аенда Казан шәһәре Башкарма комитетының тиешле Карары чыкты.
“Бүген без Казан агломерациясе үсеше турында Казан шәһәре Мэриясе һәм Алексей Семин компаниясенең шәхси-дәүләти партнерствосы турында килешүгә кул куйдык. Килешү Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Минниханов тарафыннан хупланды”, - дип ассызыклады Илсур Метшин.
Бушлай участокка 18 яшькәчә 3 яки аннан күбрәк бала тәрбияләүче гражданнар дәгъва кыла ала. Үз балалары белән бертигез дәрәҗәдә үги кыз, үги ул, тәрбиягә һәм опекага алынган балалар да программада катнаша ала. Казан шәһәре Башкарма комитетының карары нигезендә, участок күләме 3 бала тәрбияләгән гаиләгә 600 кв.м чыгып исәпләнә. Участокның максималь мәйданы 2000 кв.м күбрәк була алмый. |