Шәһәр хакимияте ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланган нык карар кабул итте: Казан яр буе скверлар, яшеллекләр белән тулы булырга тиеш.
(KZN.RU, 21-нче февраль). Казан Мэры Илсур Метшин Интернет аша кабул итү бүлмәсенә килеп ирешкән күпсанлы мөрәҗәгатьләрне һәм социаль челтәрләрдә Күзәмәт урманын кисү мөмкинлеге хакындагы хәбәрне шәрехләде. “Күзәмәт урманында бернинди төзү эшләре алып барылмаячак, коттедж поселоклары яисә башка корылмалар төзү проектларын тәкъдим итүче булмады”, - дип белдерде Илсур Метшин.
Шәһәр хакимияте ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланган нык карар кабул итте: Казан яр буе скверлар, яшеллекләр белән тулы булырга тиеш. “Булганына бигрәк тә тимиячәкбез”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, 2011 елның көзендә Күзәмәт халкы әлеге территорияне алга таба урман реестрына учетка алып, урман-парк зонасы итеп тану үтенече белән судка мөрәҗәгать итте. Бу исә киләчәктә әлеге территориядә теләсә нинди төзелеш эшеннән тыячак. Кешеләрнең таләпләре Күзәмәт янында урманны кисеп, коттедж поселогы төзелүе хакында хәбәр чыгуы белән бәйле.