Илсур Метшин: "Сайлауларга барып тавыш бирү – безнең гражданлык бурычыбыз"
(KZN.RU, 27-нче февраль). Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин дүшәмбе киңәшмәсендә Татарстан республикасы башкаласында яшәүчеләрне актив булырга һәм 4-нче мартта узачак Россия Президентын сайлауларында катнашырга чакырды.
“Казанда яшәүчеләр сайлау участокларына килеп, үзләренең җәмгыять алдындагы җаваплылыгын һәм югары дәрәҗәдә актив булуларын күрсәтерләр дип өметләнәм. Һәрбер кеше үзе дөрес дип санаган һәм күңеленә хуш килгән кандидатны сайлавына иманым камил. Федераль үзәк Казан шәһәре өчен күп эшли, шуңа күрә 4-нче март көнне барып тавыш бирү – безнең гражданлык бурычыбыз. Илебезнең иң зур шәһәрләре арасында без иң актив сайлаучылар булырбыз дип ышанып калам”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Шулай ук Казан Мэры җәмәгать транспорты, ашыгыч ярдәм хезмәтләренә, сайлау участокларында иҗтимагый тәртипне саклаучыларга тиешле дәрәҗәдә эшләүне тәэмин итәргә кушты.