(KZN.RU, 27-нчефевраль). Беренчел звено эшчәнлегенең сыйфатын яхшырту һәм амбулатор-поликлиника ярдәмен күрсәтүне җиңеләйтү – шәһәр хакимиятенең сәламәтлек саклау өлкәсендәге беренчел мәсьәлә. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
“2011 ел тарихка сәламәтлекне саклау өлкәсендә яңартулар башланган ел буларак кереп калды. Дәүләт тарафыннан әлеге өлкәне финанслау эше яхшы алып барылды. Бу исә, медицина ярдәменең сыйфатлы һәм кулай булу дәрәҗәсен арттырды. Казанда сәламәтлек саклауны модернизацияләү кысаларында пациентларга 18 стандарт буенча ярдәм күрсәтү системасын кертүдән тыш, шулай ук амбулатор-поликлиник ярдәмнең җиңел булуын арттыру юнәлеше гамәлгә ашырыла“, - дип билгеләде шәһәрнең Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы.
Моңа мисал буларак, ул Универсиада авылы территориясендә урнашкан яңа медицина үзәген китерде. Монда төзелеш эшләре тулысынча диярлек башкарылган, 95% җиһаз сатып алынган һәм урнаштырыла. “Бу – составында травматология пункты, реабилитация бүлеге булган, югары дәрәҗәдәге җиһазларга ия, күпфункцияле медицина оешмасы. Каралган акчаның гомуми күләме 376 млн. сумны тәшкил итте, шул исәптән 87 млн.сумга җиһаз сатып алынган. Универсиадага кадәр һәм аннан соң да әлеге медицина үзәге студентлар поликлиникасы буларак эшләячәк”, - дип белдерде Рамил Әхмәтов.
“Әлеге үзәкне төзү турындагы карар бик мөһим. Студентлар йөри торган хәзерге поликлиника заман таләпләренә туры килми инде. Универсиада авылында яшәүчеләр саны гына да 20 меңнән артык, шуңа күрә яңа үзәкнең кыйммәте бәяләп бетергесез”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Медицина үзәге тагын бер мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итәчәк – элеккеге студентлар поликлиникасына авария хәлендә булган 6-нчы номерлы поликлиника күчәчәк. “Бу Cовет районында яшәүчеләргә сыйфатлы ярдәм күрсәтүне тәэмин итәчәк”, – дип белдерде Р.Әхмәтов.
Сәламәтлекне саклау өлкәсендә тагын бер зур проект – Киров районының элеккеге бинасын 4-нче номерлы балалар поликлиникасына тапшыру. “Идарәбезнең Сәламәтлек саклау министрлыгы составына керүе хакында билгеле булуына карамастан, чыгымнарны каплау өчен акча бүлеп бирдек. Министрлык составына керсәк тә, без әлеге өлкәдәге мәсьәләләрдән читләшмибез – һәрьяктан ярдәм булачак. Балалар поликлиникасына килгәндә, Киров районы администрациясе башлыгына эш барышын шәхси контрольдә тотуны сорыйм”, - дип белдерде Казан Мэры.
Шәһәр хакимияте инициативасы белән Дәрвишләр бистәсендәге озак вакыт дәвамында алып барылган көндезге стационар төзелешен тәмамлау да күздә тотыла. “Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов безне ишетте һәм республика бюджетыннан төзелешне тәмамлау өчен 29 млн.сум акча бүлеп бирелде. Без чишәргә тиеш булган тагын бер мәсьәлә - тар белгечле табибларның җитмәве. Бу хакта казанлылар еш зарлана”, - диде Илсур Метшин.
Рамил Әхмәтов әлеге юнәлештә эшнең алып барылуын хәбәр итте. Аерым алганда, яшь белгечләр өчен хезмәт шартлары яхшыртыла һәм хезмәт хакы арттырыла.