Бу эшкә ТР Президенты республика бюджетыннан 200 млн сум бүлеп биреләчәк дип вәгъдә итте.
(KZN.RU, 27-нче февраль). Азино микрорайонындагы балалар хастаханәсен төзеп бетерүгә республика бюджетыннан 200 мең сум бүленеп биреләчәк. Мондый карар Шәһәр думасының соңгы хисап сессиясе нәтиҗәләре буенча кабул ителде.
Бүгенге эшлекле дүшәмбедә хисап сессиясенең нәтиҗәләрен чыгару вакытында, Казан Мэры Илсур Метшин ТР Президентының шәһәргә кагылышлы мөһим карарлар кабул итүен билгеләп узды. Алар арасында – Азинодагы балалар хастаханәсе төзелешен финанслау.
Илсур Метшин Азино микрорайонының иске йортларны бетерү программасы буенча төзелүен һәм соңгы вакытта социаль инфраструктураның торак фонды күләменнән артта калуын искәртеп узды. “Узган елда Азинода гына “Бәләкәч” программасы нигезендә 10 балалар бакчасы төзелде, биредә 5 ел эчендә “Ак бүре”, “Мирас” спорт комплекслары барлыкка килде, олылар поликлиника ачылды, балалар поликлинникасы гына җитми иде”- дип ачыклады Мэр.
Совет районының Бигичев урамында урнашкан 25-26 мең кешегә хезмәт күрсәтүгә исәпләнгән балалар поликлиникасын 2007 елда төзи башладылар. Ләкин кризис аркасында проектны туктатып тордылар. Башланган төзелешне 2013 елда тәмамларга ниятлиләр.