"Актуаль тема" кунакханәсендә - Казан Мэры Илсур Метшин
Казаны Мэры телевизор караучыларның сорауларына туры эфирда җавап бирәчәк.
(KZN.RU, 29-нчы февраль). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин “Эфир” шәһәр телеканалының “Актуальтема” тапшыруында катнаша. Татарстан башкаласы җитәкчесе туры эфирда киләчәктә шәһәрне үстерү планнары хакында сөйләячәк һәм телефизор караучыларның сорауларына җавап бирәчәк. Тапшыру кич сигезенче яртыда башлана.
Шуны әйтергә кирәк, И.Метшинның һәр ай ахырында “Актуаль тема” кунакханәсендә катнашуы традициягә әйләнеп бара.