(KZN.RU, 28-нче февраль). Казан Мэры Илсур Метшиншәһәр районнары администрацияләренә җир биләмәсе алу өчен исемлеккә кертүләрен сорап, гариза белән мөрәҗәгать иткән, инициативалы күп балалы аналартөркеме белән очрашты.
Шуны әйтергә кирәк, 16-нчы февральдә Казан агломерациясен үстерү турында Казан Мэриясе һәм “ASG” инвестицион төркемнәр компаниясе арасында шәхси-дәүләт партнерлыгы турында килешүгә кул куелды. Бу документ нигезендә «ASG» ТР Биектау районындагы 300 гектар җирне шәһәр милкенә тапшыра. Бу җирләрне күп балалы гаиләләргә бүлеп бирергә тәкъдим ителде.
Шушы көннәрдә бу килешүгә бәйле социаль челтәрләрдә фикер алышу башланды. Аерым алганда, бу җирләр (ә алар Каймар һәм Иске Тура торак пунктлары арасында урнашкан) куркыныч, дигән фикерләр яңгырады. Сәбәбе Макаровка авылы янындагы махсус полигонда саклана торган радиоактив калдыкларга бәйле. Бу сорау Мэрның күп балалы аналар белән сөйләшүендә үзәк тема булды. “Мин безнең очрашуны социаль челтәрләрдә булган имеш-мимешләрне кире кагу өчен оештыруны сорадым” , - диде И.Метшин.
Ачыклык өчен хатын-кызларга районның картасын күрсәттеләр. “Полигоннан билгеләнгән урынга ара – 6 километрга кадәр. Махсус санитар зона норматив буенча 1 километр 150 метр радиусында урнашкан. Республиканың Экология министрлыгы полигонны даими күзәтеп тора һәм радиацион фонның артып китүе әле бер тапкыр да күзәтелмәде”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Шулай ук Казан Мэры, күрсәтелгән җирләрнең куркынычсызлыгына бәйсез экспертиза да үткәреләчәк, дип билгеләде. “Бу җирләр куркынычсыз. Безнең моңа шигебез юк”, - диде Илсур Метшин.
«Минем фикеремчә, бу бик уңышлы җир биләмәсе. Якын тирәдә – 10-нан артык торак пунктлары, бакчачылык иптәшлекләре бик күп, яшәргә җайлаштырылган, - диде хатын-кызларга шәһәр башлыгы. – Моннан кала, Казанга 8-10 километр. Миллионлы шәһәрләр арасыннан берәрсенең шәһәргә якын булган җир биләмәсе бирә аладыр дип уйламыйм.
Шулай ук Илсур Метшин хәбәр итүенчә, бу җирләрне ызанлауга шәһәр бюджеты 60 миллион сумнан артык акча сарыф итәчәк. “Бу җир алдан ук дөрес планлаштырылган булырга тиеш”, - диде Казан Мэры.
“Безнең борчылуыбыз әлеге мәсьәлә буенча мәгълүматның җитәрлек булмавы белән аңлатыла, – ди өч малай анасы Елена Жданова. – Ләкин аралашудан соң киеренкелек юкка чыкты”.
Аны күп балалы ана Светлана Авилова да күтәреп алды. “Мин мондый ачык, җентекләп сөйләшү булыр дип көтмәгән идем. Территория радон күмелгән урыннарга якын дигән сүз таралды. Ләкин ММЧда җирнең кайда урнашуы тәгаен әйтелми иде. Безгә барысын да аңлаттылар, картада күрсәттеләр. Бу күмелү урыны бернинди дә куркыныч тудырмавына инану өчен мөмкин булган барлык тикшерүләрне уздырырга вәгъдә иттеләр, - дип фикерләре белән уртаклашты С.Авилова”.
Очрашуда шулай ук мөһим булган башка сораулар да каралды – шул исәптән, транспорт, инженерлык челтәре, социаль инфраструктура белән тәэмин итү. Яңа поселок территориянең планлаштырылган, дөрес үсеше үрнәге булырга тиеш, дип билгеләде шәһәр башлыгы. “Монда барысы да алдан ук уйлап эшләнелергә тиеш”, - дип саный ул.
Очрашу нәтиҗәләре буенча күп балалы ата-аналардан оештыру комитеты төзергә һәм якын арада оештыру җыелышы үткәрергә карар кылынды.
Казанның күп балалы гаиләләре 2012-нче ел башыннан ук инде бушлай җир биләмәсе алу өчен чиратка баса алачаклар. Күп балалы гаиләләрне җир белән тәэмин итү РФ Президенты Дмитрий Медведев инициативасын тормышка ашыру кысаларында башкарыла, аның нигезендә 2011-нче елның июнь аенда “Торак төзелешен үстерүгә ярдәм күрсәтү” Федераль законына һәм РФ Җир кодексына тиешле үзгәртүләр кертелде. 2011-нче елның ноябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “ТР Җир кодексына үзгәртүләр кертү турында”гы законга кул куйды, ә декабрь аенда Казан Башкарма комитетының тиешле карары чыкты. Җир биләмәсенә барлыгы Казанның 3204 гаиләсе дәгъва кыла ала.