(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июнь, Алинә Бережная). Казанда коронавирус инфекциясе пандемиясе чорында шәһәр реклама конструкцияләренең тулылануы билбордларда 25%-ка кадәр һәм афишаларда - нульгә кадәр төште. Шуңа да карамастан, Казан Мэры Илсур Метшин фикеренчә, Татарстан башкаласы элеккечә Россия шәһәрләре реклама бирүчеләре өчен иң кызыклы булып кала. Казан бюджетының рекламадан уртача еллык кереме 300 млн сумга якын тәшкил итә, бу әлеге өлкәдә миллионлы башка шәһәрләрнең керемнәреннән шактый күбрәк. 2019 елда шәһәрнең тышкы реклама базары күләме 35%-ка арткан һәм 872 млн сум тәшкил иткән.
Илсур Метшин ассызыклаганча, реклама бизнесы - шәһәр икътисадының мөһим өлеше, һәм шул ук вакытта зәгыйфь тармак. «Тышкы реклама базары шәһәр икътисадының, тулаем алганда, теләсә кайсы илнең икътисадының лакмус кәгазе булды һәм булып кала бирә. Кызганычка каршы, реклама бизнесы вәкилләре теләсә нинди кризисны беренчеләрдән булып тоя, халыкның сатып алу ихтыяҗының күпмедер күләмдә кимүе бу тармакка тискәре йогынты ясый», - диде бүген шәһәр башлыгы Башкарма комитетта коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында.
«Реклама конструкцияләрен урнаштыруга һәм эксплуатацияләүгә 64 рөхсәт бирелде»
Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе башлыгы Әскәр Баһаветдинов сөйләвенчә, узган ел эчендә реклама конструкцияләрен урнаштыру һәм эксплуатацияләүгә 64 рөхсәт бирелгән, шул исәптән 60 рөхсәт - аерым торучы, 4 рөхсәт - биналар фасадында урнаштырылган реклама. 17 рөхсәт гамәлдән чыгарылган. Моннан тыш, 20 аукцион уздырылган, аларның нәтиҗәләре буенча реклама конструкцияләрен урнаштыру хокукына 21,6 млн сум күләмендә 59 шартнамә төзелгән. Коммуникация күрсәткече рәвешендә реклама конструкцияләрен урнаштыруга беренче сынау торглары уздырылды, алардан 10 урын гамәлгә ашырылды. Мондый формат, беренче чиратта, кече бизнес өчен кызыклы.
Казанда реклама урнаштыру өчен яңа урыннар да барлыкка килә. «2019 елда конструкцияләрне урнаштыру схемасы җәмәгатьчелек транспортын көтү урынын реклама белән берләштергән 48 павильон белән тулыландырылды. Мондый павильоннар саны 120-гә кадәр артты. Агымдагы елда тагын 70 тукталыш павильоны буенча торглар уздыру планлаштырылган», - дип сөйләде Ә.Баһаветдинов. Хәзер Зур Казан боҗрасында тукталыш павильоннарын урнаштыру буенча инвестицион тәкъдимнәр проекты эшләнә. «Аларның үзенчәлеге бөтен тукталышны брендлау һәм цифрлы өслекләрне куллану хисабына реклама өслекләрен арттыру булачак. Проектны гамәлгә ашыруга юлның икенче этабы төзелеп беткәннән соң керешү планлаштырыла», - диде Ә.Баһаветдинов.
Казанда тышкы реклама һәм мәгълүмат чарасының 17 законсыз очрагы ачыкланган
Реклама конструкцияләрен урнаштыруга һәм куллануга рөхсәт алу уңайлы булсын өчен, хезмәт тулысынча электрон рәвешкә күчерелгән. «Эшмәкәрләр Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталында, Казанның җирле үзидарә органнарының рәсми порталында, Казанның муниципаль хезмәтләр порталында гариза бирә ала», - дип аңлатты Ә.Баһаветдинов.
Ел башында рекламадан керемнәрне арттыру өчен «2021-2025 елларга Казан территориясендә тышкы реклама һәм мәгълүмат өлкәсен үстерү» муниципаль программасы кабул ителде. Аның төп өстенлекләре арасында - тышкы реклама базарының инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру, бюджетның реклама эшчәнлегеннән керем дәрәҗәсен саклап калу, кече форматтагы реклама конструкцияләре өлешен арттыру. Моннан тыш, шәһәр территориясендә урнаштыруга рөхсәт ителә торган реклама конструкцияләренең типлары һәм төрләре, шулай ук аларга таләпләр эшләнгән.
Рекламаны законсыз урнаштыру белән көрәшкә дә зур игътибар бирелә - ел дәвамында Казанда тышкы реклама һәм мәгълүмат чарасының 17 законсыз очрагы ачыкланды, аларны сүтүгә күрсәтмәләр бирелде. Күрсәтмәләр шулай ук юл кырыйларында урнаштырылган 30 реклама автомобиленә карата да бирелде.
Үзизоляция режимы чорында шәһәр реклама конструкцияләренең тулылануы 25%-ка кадәр төште.
2019 елда реклама өлкәсендә уңай динамика һәм 2020 ел башында тармакны алга таба үстерү керемнәр артуга китерергә тиеш иде, әмма коронавирус үз төзәтмәләрен кертте. «Реклама базары икътисади системаның сизгер өлеше булып тора һәм башка базарларга тулысынча бәйле рәвештә эшли. Компанияләрнең рекламага бюджетлары беренче булып кризис күренешләре барлыкка килгәндә кыскара. Реклама конструкцияләре хуҗалары пандемия чорында реклама урнаштырудан бик күп баш тартулар белән очраштылар, шул исәптән озак вакытлы контрактлар буенча да», - дип сөйләде Ә.Баһаветдинов.
Цифрлы конструкцияләрдә тулылануның кимүе мартта 61%-тан 28%-ка кадәр һәм майда 13%-ка кадәр тәшкил итте. Статик щит өслекләрдә - 51%-тан 25%-ка кадәр. Концерт эшчәнлеген, спорт һәм тамаша чараларын тулысынча гамәлдән чыгару сәбәпле, афиша конструкцияләрендә тулылану нульгә кадәр кимеде. «Чикләүләрне этаплап бетерү сәбәпле, вәзгыять акрынлап яхшыра, әмма мартта булган кризиска кадәрге күрсәткечләргә кадәр әле бик ерак», - дип ассызыклады Ә.Баһаветдинов.
Реклама бизнесына ярдәм итү чаралары сыйфатында 2020 елның II кварталына түләүне еллык кичектерү турында карар кабул ителде. Түләүләрнең гомуми суммасы 78 млн сум чамасы тәшкил итә.
Бизнесны саклау чараларын эшмәкәрләр үзләре дә тәкъдим итә. Мәсәлән, Казанның иң эре операторы Larisa City «Вируска каршы реклама» проектын гамәлгә ашыра - пандемиядән зыян күргән кече бизнес вәкилләренә рекламаны түләүсез урнаштыру мөмкинлеге бирелә. Хәзерге вакытта әлеге хезмәттән Казанның 600-дән артык компаниясе файдаланды.
И.Метшин билгеләп үткәнчә, рекламага ихтыяҗ кимү бөтен ил буйлап күзәтелгән һәм мондый вакытта шәһәр ягыннан ярдәм күрсәтелү бик мөһим. «Без эшкуарлар белән очрашып, ярдәм чараларын гамәлгә ашыруның мөмкин булган юллары турында фикер алышкан һәм түләүләрне күчерергә килешкәннәр арасында беренчеләрдән булдык», - диде И.Метшин. Мэр базар акрынлап тернәкләнә башлаячак, дигән ышаныч белдерде. «Бүген без кризислы вәзгыятьтән акрынлап чыгуны тоябыз, бу динамика алга таба да үсә барсын. Алдагы күрсәткечләргә кайтачагабызга ышанабыз. Һәм барлык кыенлыкларга да карамастан, Казан элеккечә Россия шәһәрләре реклама бирүчеләре өчен иң кызыклы шәһәрләрнең берсе булып кала», - диде ул.