(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июнь, Ксения Швецова). Казанда калдыклар барлыкка килүнең гамәлдәге темпларын исәпкә алсак, якын арада полигоннар төзүгә 900 гектар җир бүлеп бирергә кирәк булачак. Бу дүрт торак комплекс һәм 23 шәһәр паркының гомуми мәйданыннан артып киткән территория. Бу проблеманы хәл итәргә калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю һәм эшкәртү ярдәм итәчәк, дип билгеләп үтте бүген Казан Мэры Илсур Метшин коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында. «Әгәр дә без чүпнең барлыкка килүенә мөнәсәбәтебезне тамырдан үзгәртмәсәк, безнең бөтен тырышлыгыбыз «чүп-чар Эверестлары» тауларына бәреләчәк. Калдыкларны сортларга аеру - кемнеңдер көйсезләнүе яки мода артыннан куу түгел, ә киләчәккә җаваплы мөнәсәбәт һәм зарурият», - диде шәһәр башлыгы.
Яңа полигоннар алга таба рекультивацияләүне күздә тота
Казан Россиядә «чүп» мәсьәләсен системалы хәл итә башлаган беренче шәһәрләрнең берсе булды. Шәһәрдә чүп-чар морфологиясе үзгәрү сәбәпле барлык Россия мегаполисларының диярлек чын проблемасына әверелгән полигоннарның торышына аерым игътибар бирелә - полигоннар алдагы елларга караганда берничә тапкыр тизрәк тула һәм зарарлы матдәләр таралуның куркыныч чыганагына әверелә.
Казанда шундый чыганакларның берсеннән котылу мөмкин булды - гаять зур Самосырово чүплеге дүрт ел дәвамында алып барылган рекультивация ярдәмендә яшел калкулыкка әверелде. Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Дмитрий Анисимов искәрткәнчә, 10 көн элек чүплекне рекультивацияләүнең соңгы этабы - аның территориясен яшелләндерү башланды. Кайчандыр бик зур чүп тавы булган калкулык итәгендә агачлар һәм куаклар утырталар.
Әмма бу Казандагы чүп полигоннарыннан бер объект кына, дип билгеләп үтте Д.Анисимов. Ул Самосырово калкулыгыннан 50 метр ераклыкта 2017 елда суд карары белән ябылган «КЭК» ябык акционерлык җәмгыятенең чүп-чар белән тулган полигоны урнашуын искәртте. Бүген полигонны федераль программага кертү өстендә эш алып барыла.
«Узган ел Казанның Мәскәү районындагы Химия урамында урнашкан полигонның беренче картасы тутырылды, көз көне аның икенче картасы файдалануга кертелде. «Көнчыгыш» полигонының беренче чираты тулган диярлек , быел полигон милекчесе икенче чиратны төзүне планлаштыра, - дип хәбәр итте Д.Анисимов. - Бу объектлар экологик куркынычсызлык нормаларын һәм кагыйдәләрен үтәп торгызыла. Аларның проектлары алга таба рекультивацияләүне дә күздә тота».
Көн саен Казанда 1,5-2 мең тонна чүп-чар җыела. Калдыклар барлыкка килүнең гамәлдәге темпларын исәпкә алганда, полигоннар төзүгә 900 гектар җир бүлеп бирергә кирәк булачак, дип искәртте Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе. Чагыштыру өчен ул түбәндәге саннарны китерде: 15 меңнән артык кеше яшәячәк «Арт-Сити», «Весна», «Палитра» һәм «Сказочный лес» заманча торак комплексларының төзелеш мәйданы 300 га, Казанның 23 эре парк һәм скверлары территориясе 240 га тәшкил итә, ә барлык Кабан күлләренең мәйданы - 195 га. Болар барысы бергә 735 га гына, ә чүп-чар өчен 900 га кирәк булачак.
«Чүп-чарны аерым төрләргә бүлеп җыю һәм сортларга аеруны без инде гамәлгә кертәбез, киләсе сорау - эшкәртү»
Чүп полигоннары белән проблеманы хәл итү өчен каты көнкүреш калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю һәм эшкәртүне активрак кертергә кирәк, дип билгеләп үтте Казан Мэры Илсур Метшин. «Соңгы елларда без экология проектлары буенча зур системалы эш башкардык, дистәләрчә парклар, эчке территорияләр, скверлар, яр буйлары төзекләндерелде, дистәләгән мең агач утырттык. Без моны бөтен дөнья белән эшлибез, яшьләрне, битараф булмаган шәһәр кешеләрен җәлеп итәбез, - диде ул. - Ләкин, әгәр без барыбыз бергә калдыкларны сортларга аера һәм эшкәртә башламасак, бөтен тырышлыгыбыз бушка китәчәк. Шуңа күрә без бу темага, яшенә карамастан, Казанның һәр кешесенең игътибарын җәлеп итәргә телибез».
Бүген Татарстан башкаласында ишегалларының 80%-ы һәм барлык муниципаль мәгариф учреждениеләре чүп-чарны аерым төрләргә бүлеп җыю контейнерлары белән җиһазландырылган, ишегалларының яртысына ПЭТ җыю савытлары урнаштырылган. Узган ел гына да расланган үрнәктәге 65 яңа контейнер мәйданчыгы төзелде, бу эш быел да дәвам итәчәк, дип белдерде Д.Анисимов.
Калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю, сортларга аеру һәм эшкәртү проектларын гамәлгә ашыруда уңышка ирешүебез бөтен шәһәр халкына да бәйле, дип ассызыклады И.Метшин.
Шәһәр башлыгы искә төшергәнчә, ил Президенты Владимир Путин калдыкларның 60%-ына кадәр өлешен әйләнешкә кертү бурычын куйды. «Чүп-чарны аерым төрләргә бүлеп җыю һәм сортларга аеруны инде кертәбез, киләсе сорау - эшкәртү. Ил президенты Владимир Путин күп тапкырлар үз чыгышларында чүп эшкәртүнең бүген дәүләт бурычы булып торуын әйтте, дип белдерде Мэр. - Казан бу планда элеккечә пилот проекты йөген үз өстенә ала. Безнең алда системалы эш, дөньяның иң яхшы тәҗрибәләрен өйрәнүне таләп итә торган җитди мәсьәләләр тора. Бу юлны инде күп илләр үтте, һәм без шул ук юлны кыска вакытта үтү өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез. Барысы да бүгенге көн, иртәгәге буын алдында җаваплылык идеяләре белән сугарылырга тиеш. Моның өчен технологияләр, ресурслар - барысы да бар».
Бүген Казанда шәһәр халкына белем һәм экологик тәрбия бирүнең төрле методикалары кулланыла, дип билгеләп үтте Д.Анисимов. Белем бирү һәм тәрбия эше формаларының берсе белән Горки-Әмәт урманы мисалында танышырга була, анда партнер-компанияләр белән хезмәттәшлектә Zero Waste Сity проекты гамәлгә ашырыла. Исегезгә төшерәбез, паркта калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю һәм алып чыгу оештырылган, эшкәртелгән шешәләрдән ясалган парк җиһазлары урнаштырылган, мастер-класслар һәм уен формасында калдыклар белән дөрес эш итәргә өйрәтү оештырылган.
Бүген Казанда барлык сайлап алынган икенчел чимал эшкәртүгә җибәрелә, ә сортларга аерылмаган калдыклар күмү өчен полигоннарга чыгарыла, дип хәбәр итте Д.Анисимов. Әмма киләчәктә шәһәр чүп-чарны күмү буенча нульгә чыга алачак, дип планлаштырыла.
«Кешеләр безгә бу шәһәр белән идарә итүне ышанып тапшырганга, без моны профессиональ рәвештә эшләргә һәм килеп чыга торган мәсьәләләрне алдан хәл итәргә тырышабыз, - дип билгеләде Казан Мэры. - Һәм ничек кенә авыр булмасын, без бу эшне дәвам итәчәкбез, чүпне җаваплы, битараф булмаган шәһәрлеләр белән бергә сортларга аерачакбыз. Без балаларыбыз дөньяга экологик мөнәсәбәттә булуның әһәмиятен аңлап үссеннәр өчен барысын да эшләячәкбез».