(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июнь, Ксения Швецова). Казан укучылары ике ай эчендә махсус фандоматлар ярдәмендә 183 мең берәмлек файдаланылган тара җыйганнар. Шуларның 158,5 меңе пластик шешәләр һәм 23,5 меңе алюминий банкалар - бу - эшкәртүгә җибәрелергә әзер 500 кг алюминий, 6,5 тоннадан артык пластик. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында экология акциясенә кушылган иң актив укучыларны бүләкләргә һәм проектны гамәлгә ашыруны дәвам итәргә йөкләде.
Казан Россиядә фандоматлар - пластик шешәләр һәм алюминий банкалар җыю өчен автомат җайланмалар - урнаштыру буенча пилот проект старт алган беренче шәһәр булды. «Ростех» компаниясе белән берлектә гамәлгә ашырыла торган проектка старт ел башында бирелде. Беренче 20 җайланма мәктәпләрдә урнаштырылды, дип искәртте Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий Анисимов.
«Без мәктәпләрне икенчел чимал җыю пунктларына әверелдерү бурычын куймыйбыз. Фандоматлар мәктәп укучыларының һәм аларның ата-аналарының экологиягә карата җаваплы мөнәсәбәтләрен тәрбияләүнең бер коралы булып хезмәт итә, калдыкларны аеруның тотрыклы күнекмәсен формалаштырырга ярдәм итә», - дип билгеләп үтте ул.
Пилот проект үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте - фандоматлар урнаштырылган мәктәпләрдә укучылар чүп-чарны аерып җыя башлады, шул ук вакытта процесс үзе гади һәм уңайлы да. Д.Анисимов сүзләренчә, тараны өстәмә рәвештә сортларга аеру таләп ителми, ул икенче төр чүп-чарлар белән катнаштырылмаган. Ә бер фандоматка сыйдырышлылыкны исәпләгәндә, ПЭТның гомуми саны йортларның ишегалларындагы контейнерларда җыела торган пластик саныннан өч тапкырга артык.
Җыелган тараны санау һәр мәктәптә аерым алып барылды. Быелның язында нинди мәктәп һәм кайсы сыйныф укучыларының иң актив яшь экоактивистлар булуын белү планлаштырылган иде, әмма пандемия аркасында чараны кичектерергә туры килде, дип хәбәр итте спикер.
Балалар җәйге каникулдан кайтып, укуга керешү белән, проектта иң актив катнашу буенча конкурска нәтиҗәләр ясарга һәм иң күп чимал җыйган укучыларны бүләкләргә кирәк, диде Илсур Метшин.
«Без чүп-чарны аерым төрләргә бүлеп җыюдан файда алуның күрсәтмә үрнәкләреннән мөмкин кадәр күбрәк файдаланырга тиеш. Тагын бер тапкыр шул ук 400 банка алюминий савыт - бер велосипед булуын күрсәтергә. Безнең балаларга аңлаешлы гади конкурслар никадәр күбрәк булса, без бу эштә шулкадәр тизрәк алга барачакбыз, - диде Мэр. - Бездә чыннан да балалар мәктәпләрдә чүп-чар җыйсын дигән үзмаксат юк - бу беренче чиратта экологик тәрбия. Бу фандоматларга уен формаларында ПЭТ-шешәләр, алюминий банклары булган балалардан тулы бер чират тезелә. Алар бу проектта безнең укытучыларыбызга әверелә, алар, мәктәптән өйләренә кайткач, әти-әниләренә, әбиләренә һәм бабаларына чүп-чарны ничек дөрес җыю һәм бүлү турында сөйлиләр».
Д.Анисимов сүзләренә караганда, барлык чикләүләрне бетергәннән һәм барлык производстволарның эшен яңадан башлаганнан соң, Казанда проектны киңәйтү планлаштырыла.