(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июнь, Алсу Сафина). 2 млн 400 меңнән артык кеше Казанга хезмәт батырлыгы шәһәре дигән мактаулы исем бирү инициативасын хуплады. Казанда яшәүчеләр һәм шәһәр предприятиеләре Бөек Ватан сугышында җиңүгә зур өлеш керттеләр, дип искәртте Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин коронавируска каршы тору буенча штаб утырышында. «Бу мәңгегә безнең хәтерләрдә калачак хезмәт батырлыгы», - дип ассызыклады ул һәм үз фикерен әйткән һәм тарихи хәтергә битараф булмаган барлык кешеләргә рәхмәт белдерде.
И.Метшин билгеләп үткәнчә, Казан Бөек Ватан сугышы елларында иң мөһим фәнни һәм сәнәгать үзәкләренең берсе булган. «Җиңү тылда коелган. Шәһәрнең барлык предприятиеләре диярлек хәрби продукция чыгару рельсларына баскан, - дип искәртте шәһәр башлыгы. «Әзерлек чорында без шәһәрлеләребез белән бергә тагын бер тапкыр хәрби Татарстан һәм Казаныбыз тарихының алтын сәхифәләрен актардык, балаларыбызга һәм яшьләргә Казанның бөтен батыр совет халкы белән бергә Бөек Ватан сугышында җиңүгә керткән зур өлеше хакында сөйләдек. Бу безнең хәтерләрдә мәңгегә калачак хезмәт батырлыгы», - диде И.Метшин.
Аның сүзләренә караганда, юкка гына Казанның хезмәт батырлыгы шәһәре исемен алуын хуплап 2 млн 400 мең имза җыелмаган. Шәһәрнең гаризасын Казанда яшәүчеләр, республика башкаласының ветераннар оешмалары һәм сәнәгать предприятиеләре генә түгел, Татарстан халкы, Мәскәүнең иҗтимагый оешмалары, Россиянең һәм чит илләрнең барлык татар мәдәни үзәкләре дә хуплады. «Без бу тарихи хәтергә битараф булмаганнарның барысына да чын күңелдән рәхмәт белдерәбез һәм, һичшиксез, якын арада, Җиңүнең 75 еллыгы елында, Казанны хуплап шундый карар кабул ителер, дип ышанабыз», - диде Мэр.
Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Евгений Варакин шәһәрнең җирле үзидарә органнары тарафыннан бик зур әзерлек эшләре башкарылуын, кирәкле документлар җыелуын, Россия Федерациясе Фәннәр академиясенең Казан шәһәренә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирү өчен барлык нигезләрнең булуы турында эксперт бәяләмәсе алынуын искәртте. Әлеге мактаулы исемне бирү турындагы күп санлы инициативалар Казан һәм Татарстан Республикасында яшәүчеләрдән, 1941-1945 елларда хезмәт коллективлары Бөек Җиңүгә ирешүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән заводлардан һәм предприятиеләрдән килде. Моннан тыш, Казан муниципаль берәмлеге җирле үзидарә органнары һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов адресына Казан, Татарстан, Мәскәү һәм Россия Федерациясе иҗтимагый берләшмәләреннән мөрәҗәгатьләр килде. Шулар арасында - 300 меңнән артык сәнәгать предприятиеләре һәм аларның филиаллары хезмәткәре булган Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе; Татарстан Республикасы ветераннарының (пенсионерларының) региональ иҗтимагый оешмасы (983 меңнән артык кеше); Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе (775 меңнән артык кеше), шулай ук 12 төрле иҗтимагый берләшмә, алар арасында Татарстанның 3 яшьләр һәм волонтерлык оешмасы бар.
Шулай ук Казанга мактаулы исем бирү инициативасы белән «Татарстан геройлары» иҗтимагый оешмасы да чыгыш ясады. Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, РФ Герое Газинур Хәйруллин, Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюков, РФ Хезмәт Герое, ТР беренче Президенты, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев үз имзаларын куйдылар.
Шулай ук «Мәскәү шәһәренең татар милли мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы, «Бөек Ватан сугышы ветераннары - Ленинград блокадасы каһарманы шәһәрчекләрендә яшәүчеләр» Казан шәһәр иҗтимагый оешмасы һәм башка бик күп оешмалар мөрәҗәгатьләрен җибәрделәр.
«Барлык кирәкле документлар, шул исәптән алынган мөрәҗәгатьләр, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Советы үтенечнамәләренә кушымта итеп бирелде һәм РФ Президенты Владимир Путин адресына җибәрелде», - дип хәбәр итте Евгений Варакин.
Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү чаралары дәвам итә, шулай ук 1941-1945 елларда казанлыларның героик хезмәт батырлыгын яктырту эше дәвам итәчәк.