(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче май, Ксения Швецова). Быел Казанда яңа юл объектларын проектлау һәм төзү планлаштырыла. Аерым алганда, Несмелов урамыннан 32-нче Хәрби шәһәрчеккә кадәр автомобиль юлы төзелешенең беренче этабы башланды, Вознесение тракты буенча 6 полосалы юлны проектлау старт алды, ә Идел буе һәм Совет районнары чигендә Нокса елгасы аша күпер төзелешенә керештеләр. Бу эшләргә 1 млрд 300 млн сум акча юнәлдереләчәк. «Федераль үзәк һәм республика Хөкүмәте ярдәме белән без яңа юнәлешләрне проектлыйбыз һәм ачабыз, шәһәрнең транспорт үсеше өчен мөһим булган масштаблы проектларны гамәлгә ашырабыз», - дип билгеләп үтте бүген Казан Мэры Илсур Метшин коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында.
«Без Вознесение трактын проектлый башлыйбыз - бу шәһәр өчен аерым мөһим артерия»
Быел юл төзелешенә караган мөһим объектларның берсе Несмелов урамыннан алып Киров районындагы 32-нче Хәрби шәһәрчеккә кадәрге автомобиль юлы төзелешенең беренче этабы булачак. Несмелов урамыннан Бишбалта буасына кадәр 1,5 чакрым озынлыктагы участокта әзерлек эшләре башланды инде. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр иткәнчә, хәзер участокта инженерлык коммуникацияләрен үзгәртеп кору, юл чикләренә керә торган төзелешләр булган җир кишәрлекләрен сатып алу бара.
Совет районында Әмәт магистраленнән Җиңү проспектына кадәрге беренче участокта Вознесение тракты буенча 6 полосалы автомобиль юлын проектлау эшләре башланган. Участокның озынлыгы 3,1 чакрым тәшкил итә. «Киләчәктә магистральнең гомуми озынлыгы яңа Генплан нигезендә якынча 10 чакрым тәшкил итәчәк, - дип хәбәр итте И.Куляжев. - Монда яшәү урыныннан массачыл күчерү планлаштырылмый, чөнки юл төзелеше өчен «коридор» инде күп еллар тора, анда төзелеш алып барылмаган».
«Без, ниһаять, быел Вознесение трактын проектлый башлыйбыз. Бу шәһәр өчен аерым мөһим артерия, бай район, сәнәгать зонасы, Азино-1 һәм Азино-2 аша Казаннан М-7 магистраленә чыгу юлы. Ходай кушса, якын киләчәктә без шәһәребез, транспорт системасы өчен мөһим булган әлеге проектны гамәлгә ашыруга керешәчәкбез», - дип шәрехләде Илсур Метшин.
«Без юлларны ямаудан һәм безгә чираттагы кышкы сезон «бүләк иткән» мәсьәләләрне хәл итүдән туктадык»
Эшләнгән проект нигезендә, Идел буе һәм Совет районнары чигендә Нокса елгасы аша көтеп алынган күперне төзү эшләре башланды, ул Привольный бистәсенә бердәнбер керү юлы булып тора. Бүгенге көндә инженерлык коммуникацияләрен чыгару эше алып барыла. Автомобиль йөртүчеләр өчен эшләр вакытында әйләнгеч юллар тәэмин ителәчәк, дип билгеләп үтте И.Куляжев. Аның сүзләренә караганда, эшне ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.
Авиатөзелеш районында Петр Витер урамыннан Дементьев урамына кадәрге Максимов урамындагы участокны реконструкцияләү башланды. Хәзер анда юл чигенә эләгүче күп санлы коммуникацияләрне үзгәртеп кору бара, дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. Юл эшләре башкарылуга бәйле рәвештә якын арада районга керү юлында урнашкан самолет-һәйкәлне башка урынга күчерү планлаштырыла. Аның өчен урын авиация заводы бинасы янында билгеләнгән.
«Шәһәрнең үзәк өлешендә транспорт хәлен яхшырту һәм тоткарлыкларны мөмкин кадәр киметү өчен Универсиада проспекты, Тихомирнов, Профсоюз һәм Ташаяк урамнары буйлап пик сәгатьләрендә «яшел дулкын» оештыру мөмкинлеге өчен яңа адаптив светофорларны реконструкцияләү һәм төзү белән хәрәкәтне үзгәртеп кору алып барыла, - дип хәбәр итте И.Куляжев. - Ел ахырына кадәр Бутлеров һәм Тихомирнов, Бауман һәм Уң Болак урамнары чатлары конфигурациясен үзгәртү планлаштырыла».
Быел юл эшләренә 7,5 млрд сум бүлеп бирелгән, шуның 1 млрд 300 млн сумы яңа объектларны проектлауга, төзүгә һәм реконструкцияләүгә юнәлтелгән. «Әле алты ел элек, Универсиадага кадәр, без мондый саннар турында хыялландык кына. 7,5 млрд сум - бик зур сумма, - диде Илсур Метшин. - Федераль хөкүмәткә һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов традицион рәвештә бу мәсьәләгә зур игътибар бирә. Шуның аркасында без юлларны ямаудан һәм безгә чираттагы кышкы сезон «бүләк иткән» мәсьәләләрне хәл итүдән туктадык».