(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче май, Ксения Швецова). Зур Казан боҗрасы автомобиль юлын төзү өчен төзелеш зонасына керә торган җир кишәрлекләрен һәм аларда урнашкан күчемсез милек объектлары сатып алына. Барлыгы шундый 148 участок исәпләнә. Аларны базар бәясеннән сатып алуга һәм күченгәндә барлык чыгымнарны компенсацияләүгә шәһәр бюджетыннан 558 млн сум каралган. Бу хакта бүген коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында Торак сәясәте идарәсе башлыгы Ренат Шәмсетдинов хәбәр итте. Утырышны Казан Мэры Илсур Метшин үткәрде.
«Бу кешеләр белән, аларның теләкләре белән бәйле бик зур четерекле эш. Барысын да закон кысаларында эшләргә кирәк, - дип билгеләде шәһәр башлыгы. - Торакларны җимерү һәм җир, дача участоклары, күчемсез милек сатып алу өчен генә дә бюджетта базар шартлары буенча 550 млн сумнан артык акча каралган. Кайдадыр бөтенләй иске биналар һәм корылмалар сатып алына. Әмма халыкка бу акчага яңа торак сатып алу, күчемсез милек объектларына, җир участокларына акча кертү мөмкинлеге бирелә».
Юл төзелеше зонасына эләгә торган кишәрлекләрне алу, бәйсез бәяләү оешмасы тарафыннан билгеләнә торган базар бәясеннән сатып алу юлы белән, гамәлдәге законнар нигезендә гамәлгә ашырыла. Объектлар бәясенә шулай ук күченгәндә милекче тоткан барлык чыгымнарны компенсацияләү дә кертелгән, дип билгеләде Р.Шәмсетдинов.
Зур Казан боҗрасының беренче этабы төзелеше кысаларында Мидхәт Булатов урамыннан Борисково урамына кадәрге участокта аларда урнашкан 171 млн сумлык күчемсез милек объектлары белән 75 җир кишәрлеге сатып алынган. Р.Шәмсетдинов хәбәр иткәнчә, 61 объект буенча сатып алу турында килешү төзелгән инде, дүрт объект буенча эш суд тәртибендә башкарылган.
«65 объектны алу суммасы 163 млн сум тәшкил итте. Тугыз җир кишәрлеге буенча милекчеләр белән судка кадәрге тәртиптә сатып алу турындагы килешүне имзалау өлешендә сөйләшүләр алып барыла, - дип сөйләде ул. - Тагын бер объект, суд карары нигезендә җир кишәрлеген азат итү турындагы карардан чыгарылырга тиеш».
Борисково урамыннан Техника урамына кадәрге участокта юлның икенче этабын төзү кысаларында аларда урнашкан күчемсез милек объектлары булган 73 җир кишәрлеге алынган, гомуми суммасы 386 млн сум тәшкил итә. 69 участок милекчеләре белән гомуми суммасы 369 млн сум булган килешү төзелгән. Өч объект буенча сатып алу суд тәртибендә гамәлгә ашырыла, берсе буенча хокук урнаштыру документлары рәсмиләштерелә, дип хәбәр итте Торак сәясәте идарәсе башлыгы.
Зур Казан боҗрасы шәһәрнең транспорт системасының мөһим өлешенә әвереләчәк, ул шәһәрдә транспорт хәлен яхшыртырга ярдәм итәчәк, дип ассызыклады Мэр. «Без мондый катлаулы чорда мөһим юлны төзибез, төзелеш комплексына, чиктәш предприятиеләргә ярдәм итәбез, шулай ук йортлары төзелеш зонасына эләккән кешеләрнең күбесенә торак шартларын яхшырту мөмкинлеге бирәбез», - дип өстәде ул.
Исегезгә төшерәбез, Зур Казан боҗрасы төзелешенең беренче этабын быел тәмамлау планлаштырыла - Казанда Россиядә иң озын трамвай маршруты барлыкка киләчәк.