(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче май, Алинә Бережная). Казан үзмәшгульләре 100 мең сумга кадәр грант ярдәме ала алачаклар. Конкурс 1-нче июньдә башлана. Бу хакта бүген коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.
Үзмәшгульләргә грант ярдәме күрсәтүне Казан Мэры Илсур Метшин бу елның февралендә узган эшмәкәрләр белән очрашуда тәкъдим итте.
Конкурста эшчәнлек төренә карамастан, әлеге салым режимын кимендә өч ай кулланган һәм 2020 елның 1-нче февраленә кадәр теркәлгән барлык Казан үзмәшгульләре катнаша алачак.
Конкурс ике этапта үткәреләчәк, аларның һәркайсында үзмәшгульләрнең 50 иң яхшы проектын сайлаячаклар, дип белдерде Илдар Шакиров. Грант ярдәме күләме 100 мең сумга кадәр булачак. Бу сумманы продукция җитештерү яки хезмәтләр күрсәтү өчен кирәкле җиһазлар һәм техника, программа белән тәэмин итү, комплектлау җиһазлары, чимал сатып алуга тотарга мөмкин булачак. «Үзмәшгульләргә грант ярдәме күрсәтү механизмы эшләнде. Муниципалитетлар арасында беренчеләрдән булып шул рәвешчә финанс ярдәме күрсәтәбез. 1-нче июньдә грантлар алуга конкурс игълан ителәчәк, - диде И.Шакиров.
Бүгенге көндә Казанда 21 мең 333 үзмәшгуль кеше теркәлгән. Спикер сүзләренчә, 1,5 ел эчендә үзмәшгульләр шәһәр икътисадының мөстәкыйль секторын формалаштырган.
Илдар Шакиров шулай ук искәрткәнчә, пандемия чорында үзмәшгульләргә ярдәм итү турында федераль дәрәҗәдә дә игълан ителде. Россия Президенты Владимир Путин хәбәр иткәнчә, үзмәшгульләр 2019 елда һөнәри керемгә түләнгән салымны тулы күләмдә кайтара алачак. Аларга шулай ук эшмәкәрләр, үз керемнәрен саклап, салым түләүләрен быел үткәрә алачак бер МРОТ күләмендә «салым капиталы» биреләчәк.
Илдар Шакиров шулай ук икътисадның иң зыян күргән өлкәләреннән булган барлык эшкуарларны үз эшчәнлекләрен гамәлгә ашыруга бер МРОТ күләмендә субсидияләр алу өчен салым хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә чакырды. «Апрель аена субсидияләр алу өчен эшмәкәрләр гаризаны 1-нче июньгә кадәр җибәрергә тиеш. Бу турыдан-туры һәм түләүсез ярдәм», - дип белдерде И.Шакиров.
Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, үзмәшгульләргә грант ярдәме суммасы зур булмауга карамастан - ул пандемия чорында бизнес өчен вакытлы ярдәм булачак. «Без үзмәшгульләр белән даими диалогта торабыз, очрашулар уздырабыз, һәм бу сумманы без алар белән бергә билгеләдек. Бу грант алар өчен әлеге этапта ярдәм булачак. Без алга таба да үзмәшгульләр белән системалы рәвештә эшләячәкбез, аларның бизнесы үссен өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәкбез», - дип йомгаклады И.Метшин.