(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче май, Алинә Бережная). Казанда 19-нчы майдан дәүләт медицина учреждениеләрендә балалар һәм өлкәннәрне планлы иммунизацияләү эше яңартылды. Бу хакта бүген коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары - ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр итте.
Пациентларны планлы кабул итүгә отоларингологлар, офтальмологлар, стоматологлар һәм акушер-гинекологлар да кереште. «Планлы кабул итү язылу буенча башкарыла. Пациентлар битлекләрдә, перчаткаларда булырга, поликлиникага билгеләнгән кабул итү вакытыннан алда килмәскә тиеш», - дип билгеләде В.Жаворонков. Ул шулай ук искә төшергәнчә, яңа коронавирус инфекциясе симптомнары барлыкка килгән очракта, халыкка табибларны өйгә чакыртырга, максималь рәвештә изоляцияләнергә һәм үз-үзен дәвалау белән шөгыльләнмәскә кирәк.
Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр халкын үзләренең һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлегенә җаваплы карарга чакырды. «Көн саен шәһәрдә яңа очраклар теркәлә, шуңа күрә битлекле-перчаткалы режимны катгый сакларга, гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк, бу үз-үзеңнең һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлеге өчен мөһим», - дип белдерде И.Метшин. Ул шулай ук республикада үзизоляция режимын йомшарту авыруны тулысынча җиңүне аңлатмый, дип искәртте. «Республикада, Казанда нормаль тормышка кайту өчен барысы да эшләнә, әмма үзизоляция режимын йомшарту бары тик барлык кагыйдәләрне һәм гигиена нормаларын катгый үтәгәндә генә мөмкин. Йомшартулар кертелгәннән соң халык үзизоляция режимына төрлечә карый, тик авырып киткән кешеләр моны яңадан кичерергә Ходай язмасын, диләр. Әгәр дә без сәламәт яшәргә теләсәк, барлык кагыйдәләрне үтәргә кирәк - мондый режимда без бер атна яки ай гына яшәмәячәкбез», - дип йомгаклады И.Метшин.