И.Метшин: «Рамазан ае игелекле эшләрне тагын да күбрәк башкарырга мөмкинлек ачты, һәм күпләр моннан файдаланды да»
Марат Мугинов фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче май, Алена Мирошниченко). Казанда кичә изге Рамазан аен төгәлләүче Ураза гаете узды. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында билгеләп үткәнчә, дин тотучылар тарихта беренче тапкыр мәчетләргә бара алмаган, әмма бу берничек тә бәйрәм ямен җибәрмәгән - барлык теләүчеләр бәйрәм вәгазенә дистанцион рәвештә кушыла алды.
«Барлык мөселманнарны изге Рамазан ае тәмамлану белән чын күңелдән котлыйм. Ул игелекле эшләрне тагын да күбрәк башкарырга яңа мөмкинлекләр ачты, һәм күпләр шуннан файдаланды, - диде шәһәр Мэры. - Бу айда изге эшләрдә катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт белдерәсем килә». И.Метшин искә төшергәнчә, Казанда беренче тапкыр күп санда дистанцион ифтарлар узды, даими нигездә меценатлар, предприятиеләр, оешмалар һәм битараф булмаган шәһәр кешеләре тарафыннан мохтаҗларга хәйрия ярдәме күрсәтелде.
«Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, игелек телим. Игелекле Казанда бу матур традиция ел буе дәвам итәр дип өметләнәбез», - диде Казан Мэры.