(Казан шәһәре
KZN.RU, 24-нче май). Казан Мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласында яшәүчеләрне
Ураза бәйрәме белән котлады.
«Хөрмәтле казанлылар! Сезне ихлас күңелдән Ураза
бәйрәме белән котлыйм!
Бу изге көн безне сабырлыкка һәм шәфкатьлелеккә,
якыннарыбызны кайгыртуга һәм ярдәмгә мохтаҗларга булышырга өнди.
Рамазан ае чираттагы тапкыр һәр мөселман өчен рухи
чистарыну һәм әхлакый камилләшү чорына әйләнде. Күп гасырлар элек булган кебек
үк, без традицияләрне кадерләп саклыйбыз һәм ата-бабаларыбыз васыятен үтәргә
тырышабыз.
Казан тынычлыкта һәм татулыкта яшәүче бик күп халыклар
өчен туган йорт булып тора. Шәһәрлеләрнең конфессияара диалогы һәм бердәмлеге
аркасында Татарстан башкаласы киләчәктә
дә мәдәниятләрнең гармонияле үрелеше үрнәген күрсәтәчәклегенә ышанам.
Әлеге олуг бәйрәмдә изге башлангычларыгызның уңышлы
тормышка ашуын телим! Ураза гаете һәр гаиләгә җылылык, шатлык һәм үзара аңлашу
алып килсен!
Ураза бәйрәме мөбарәк булсын!» - диелә котлауда.