(Казан
шәһәре KZN.RU, 22-нче май, Ксения Швецова). Казан Мэры Илсур Метшин Авиатөзелеш
районындагы «Мотор» спорт мәктәбенә капиталь төзекләндерү үткәрү барышын карап
кайтты. Бу - шәһәрнең иң борынгы спорт мәктәпләренең берсе, төрле спорт төрләре
буенча ил һәм дөнья чемпионнарын тәрбияләгән һәм шәһәрнең спорт казанышлары
исәбенә зур өлеш керткән уку йорты, дип билгеләп үтте И.Метшин. Мәктәпнең иске
бинасында төзекләндерү эшләре август ахырында төгәлләнәчәк. Шәһәр балалар спорт
мәктәпләрен үзгәртеп корганнан соң, «Мотор»ның төп белгечлеге футбол булыр дип
көтелә.
«Әлеге диварлар беренче
җиңелүләрнең күз яшьләрен дә, беренче җиңүләр шатлыгын да хәтерли»
Спорт мәктәбе тарихы Бөек Ватан сугышы вакытында
моторлар төзү заводында спорт җәмәгатьчелеге оештырылгач башланды. Шуннан бирле
спорт клубы Россиянең һәм СССРның 150 спорт мастерын тәрбияләгән, аларның
исемнәре, Казан Мэры сүзләренчә, алтын хәрефләр белән шәһәрнең спорт тарихына
язылган. «Мотор» спорт клубы - легендар клуб, Казанда иң борынгы клубларның
берсе. Ул республика башкаласының спорт казанышлары әрҗәсенә зур өлеш кертте, -
дип билгеләп үтте Илсур Метшин. - Бу диварлар беренче җиңелүләрнең күз яшьләрен
дә, беренче җиңүләрнең шатлыгын да хәтерли. Без данлы спорт традицияләрен алга
сөрүчеләргә һәм булачак чемпионнарга юл салучыларга рәхмәтле».
Капиталь төзекләндерү 1949 елда моторлар төзү заводы
базасында төзелгән иске спорт мәктәбе бинасында үткәрелә. Шул ук вакытта мәктәп
территориясендә зур футбол кыры һәм трибуналы хоккей тартмасы булдырганнар. Яшь
тәрбияләнүчеләр биредә футбол, җиңел атлетика, хоккей һәм фигуралы шуу белән
шөгыльләнгән. 1985 елда мәктәпкә янкорма барлыкка килгән - монда бокс, дзюдо
һәм авыр атлетика буенча махсус секцияләр ачылган. 1998 елда учреждениегә
«Мотор» спорт клубы исемен биргәннәр.
«Безнең мәктәптә танылган хоккейчыларның тулы бер
буыны үсте - Сергей Закамский, Рөстәм Габделхаев, Вадим Шәйдуллин, Валерий
Шалахин һәм башкалар, - диде спорт мәктәбе директоры Сергей Куприянов. - Монда
футбол, дзюдо, тимераякта шуу спорты, бокс буенча күп кенә чемпионнар
тәрбияләнде. Мәсәлән, узган ел безнең тәрбияләнүче Ксения Мигунова Россия
беренчелегендә кызлар арасында бокс буенча өченче урын алды».
Барлыгы 38 төркемдә бокс, футбол, брейкданс һәм дзюдо
кебек спорт төрләре буенча 533 тәрбияләнүче шөгыльләнә. Аерым алганда, футбол
секцияләрендә сигез яшь категориясендә 256 кеше шөгыльләнә.
Эшләр җәдвәл буенча бара, аларны
август ахырында тәмамлау планлаштырыла
Февральдә капремонт башланды. Республика бюджетыннан
капиталь төзекләндерү программасы буенча иске бинаның түбәсен һәм фасадын
ремонтлауга 8 млн 322,93 мең сум һәм уен залын ремонтлауга 29 млн 255,47 мең
сум акча бүлеп бирелгән.
«Бина шактый искергән иде инде, шуңа да төзекләндерү
эшләре зур күләмдә башкарыла. Түбәдән башлап җылылык белән тәэмин итүгә кадәр
барысы да эшләнәчәк, - дип сөйләде спорт мәктәбе директоры Сергей Куприянов. -
Иң мөһиме - яңа яхшы идәннәр барлыкка киләчәк, чөнки спорт залын
эксплуатацияләгән елларда, анда балалар футбол уйнаган, идәннәр бик начар хәлгә
килгән иде».
Төзекләндерүдән соң мәктәптә волейбол һәм баскетбол
буенча яңа секцияләр ачылачак. С.Куприянов сүзләренә караганда, алар
Авиатөзелеш районында әлеге спорт төрләрен үстерүгә зур этәргеч бирәчәк.
Мэр капиталь төзекләндерү проекты белән танышты һәм
барлык эшләр тәмамланганнан соң бинаның куәте ничек үзгәрәчәге белән
кызыксынды. «Төзекләндерү барышында яңа чишенү-киенү бүлмәләре, душ бүлмәләре,
административ бүлмәләр, тренерлык бүлмәләре ачылачак, - дип сөйләде проект
оешмасының баш инженеры Андрей Шишкин. - Барлык бүлмәләрнең диярлек
сыйдырышлылыгы артачак, шул исәптән ике яңа чишенү бүлмәсе барлыкка киләчәк -
аларның һәрберсе 15 кешегә исәпләнгән булачак».
Эшләрне август ахырында төгәлләү планлаштырыла.
Бүгенге көндә, подрядчылар сүзләренчә, түбә эшләре 70%-ка башкарылган, фасадны
төзекләндерү эшләре бара.
«Элек без спорт комплекслары
залларына эләгә алмый идек, ә хәзер тренировка базасын арттыра алабыз»
Спорт мәктәбе бинасын караганнан соң Мэр футбол
кырындагы газонның торышын бәяләде. «Узган ел футболчыларыгыз нинди уңышларга
иреште?», - дип кызыксынды И.Метшин.
«Узган ел без футбол буенча шәһәр беренчелегенең рәсми
булмаган зачетында Вахитов районы командаларыннан һәм «Тасма»дан соң өченче урынны
алдык», - дип җавап бирде «Мотор» спорт мәктәбе директоры Сергей Куприянов.
«Инфраструктураны яңарту нәтиҗәсендә футбол кырларының
бик югары сыйфатына күнеккәнбез. Биредә кыр да яхшы сыйфатлы, - дип билгеләде
И.Метшин. - Тәрбияләгез һәм безгә лаеклы футбол сменасын үстерегез».
Исегезгә төшерәбез, Казанда яңа федераль стандартларга
туры килү максатларында балалар спорт мәктәпләрен масштаблы үзгәртеп оештыру проекты эшләнде. Гамәлдәге 29 муниципаль
учреждение базасында аерым спорт төрләре буенча махсус спорт мәктәпләре
төзеләчәк. Белгечләр фикеренчә, бу спортчылар әзерләүне нәтиҗәлерәк итәргә
ярдәм итәчәк һәм тәрбияләнүчеләр өчен тренировка базасы мәсьәләсен хәл итәчәк.
Бүген инде бокс, дзюдо, өстәл теннисы, чаңгы спорты,
спорт көрәше, көнчыгыш көрәшләре, спорт гимнастикасы һәм акробатика кебек спорт
төрләре буенча махсуслаштырылган спорт мәктәпләре ачу эше алып барыла.
С.Куприянов сүзләренчә, «Мотор» спорт мәктәбен
үзгәртеп корудан соң мәктәпнең төп юнәлеше футбол булачак. «Дзюдо һәм бокс
буенча секцияләр безнең башка мәктәпләр белән берләшәчәк, футбол калачак, - дип
сөйләде спорт мәктәбе директоры. - Чынлыкта монда бик зур плюслар бар. Мәсәлән,
элек без спорт комплекслары залларына эләгә дә, анда күнегүләр дә ясый алмадык.
Хәзер, бер физкультура-спорт берләшмәсе булганда, кыю рәвештә тренировка
базасын арттыра алачакбыз. Төзекләндерүдән соң барлык заманча нормаларга туры
киләчәк залда башка мәктәп укучылары да шөгыльләнә алачак».
«Бүген шәһәр халкының яртысы
даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә»
Казанда даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүче кешеләр
саны арта, дип билгеләп үтте Илсур Метшин. Моңа Татарстан башкаласында узган
күпсанлы спорт чаралары - Универсиада, футбол буенча дөнья чемпионаты һәм
башкалар йогынты ясады. Төрле дәрәҗәдәге ярышларга әзерләнү барышында шәһәрдә
бөтен шәһәр халкы файдалана алырлык яхшы спорт инфраструктурасы булдырылды, дип
өстәде шәһәр башлыгы.
«Универсиада алдыннан бишьеллык сәламәтлек чоры игълан
иткәнчегә кадәр, шәһәрдә яшәүчеләрнең 18%-ы гына даими рәвештә физик культура
һәм спорт белән шөгыльләнә иде. Бүген шәһәрдә яшәүчеләрнең 50%-ка якыны
системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнә, шул исәптән профессиональ рәвештә, -
диде И.Метшин. - Балалар, егетләр, өлкән буын вәкилләре спорт һәм сәламәт яшәү
рәвешен сайлый. Бу безнең төп нәтиҗә, һәм без физик культура, спорт, сәламәт
яшәү рәвеше шәһәр халкы өчен норма булсын өчен барысын да эшләячәкбез».
Күчмә киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче
урынбасары Рөстәм Гафаров, Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районы администрациясе
башлыгы Тимур Алибаев, Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов
һәм башкалар катнашты.