(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче май, Алинә Бережная).
Бүген Казан Мэры Илсур Метшин җиһаз җитештерү белән шөгыльләнә торган «Столяр
арсенал» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә булды. Предприятие шәһәрдә
төзекләндерелә торган мәдәният сарайлары - Ленин исемендәге мәдәният йорты,
Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты һәм башкалар өчен интерьер элементлары
әзерләгән. Шәһәр башлыгы коронавирус пандемиясе шартларында предприятие эше
белән танышты һәм шундый кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләрен үстерүгә
ярдәм итәчәк чаралар турында фикер алышты.
Компания 11 ел элек оештырылган, һәм әлеге вакыт
аралыгында шәһәрнең кайбер әһәмиятле объектларын реконструкцияләүдә катнашкан.
Шулай итеп, компания осталары Сталин дәверенең яңадан ачыкланган мәдәни мирас
объекты булган Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортына уникаль имән ишекләрен торгызу
белән шөгыльләнгәннәр. Белгечләр алдында объектны төзекләндереп кенә калмыйча,
интерьер элементларын торгызу бурычы да торган. Предприятие шулай ук Ленин
исемендәге мәдәният йорты, Юдинодагы мәдәният йорты, Галиев мәчете һәм башкалар
өчен дә продукция җитештергән.
Илсур Метшин предприятиедә эш барышы белән танышты -
буяу, шомарту цехында, шулай ук читләү цехында булды. Җитештерүдә кул хезмәте
дә, механик хезмәт тә кулланыла. Бизәкле декорның кулдан эшләнүе шулай ук
заводның үзенчәлеге булып тора. «Татарстан мастерлары һәрвакыт үз эшләре белән
төрле өлкәләрдә дан тотты, һәм без моның дәлилен күрәбез», - диде И.Метшин.
«Столяр арсенал» ҖЧҖ директоры Михаил Козлов Мэрга
мебель җитештерү өчен имән, корыч-агач, зирәк, нарат, каен кебек токымнар
кулланыла дип сөйләде. Чимал Краснодар краеннан, Киров һәм Брянск өлкәләреннән
кайтарыла. Өстәвенә, Казан компаниясе дә эшли торган әлеге агачның бер өлешен
әзерләүчеләр Европага җибәрә, анда җиһазлар җитештерәләр, ә аннары аны Россиядә
сата, әмма - Европа бәясе белән. Михаил Козлов сүзләренчә, безнең илдә сыйфат
буенча мебельне Европадан түбән булмаган дәрәҗәдә җитештерүче компанияләр
барлыкка килгән, бәяләре буенча алар хәтта отышлырак та килеп чыга икән.
«Барлык чыгым материаллары, фурнитура чит илнеке, калганы үзебезнең илдән
алына. Без планканы тотарга, сыйфатлы чималны гына кулланырга тырышабыз», - дип
сөйләде М.Козлов.
Казан Мэры билгеләп үткәнчә, мебель сыйфаты Европа
җитештерүчеләрнекеннән калышмый. «Элек мондый продукцияне бары тик
күргәзмәләрдә генә күрергә мөмкин иде, ә бүген безнең ил җитештерүчесе югары
сыйфатлы мебель әзерләргә өйрәнде», - дип шәрехләде И.Метшин һәм предприятие
импортны алыштыру үрнәге булып тора, дип ассызыклады. «Казанда Универсиада, Су
спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты, футбол буенча дөнья чемпионаты кебек
күләмле чаралар белән бергә безнең җитештерүчеләр дә үсте. Алар зур булмаган
заказлардан башлаган, һәм менә бүген чын сәнгать әсәрләре эшли», - дип
билгеләде Мэр.
«11 ел эчендә компания җиһаз җитештерүдә урын алу
теләгеннән алып уникаль эшләнмәләр җитештерүгә кадәр үсте. Мондый компанияләр
мөмкин кадәр күбрәк булырга тиеш, ә без аларга ярдәм итәчәкбез», - диде
И.Метшин һәм предприятиенең пандемия чорында тәэмин итүләр белән кыенлыклары
булмадымы дип кызыксынды. М.Козлов сүзләренчә, чимал запасын формалаштыра алган
компанияләр эшли алган. Әмма алга таба вәзгыять ничек үсәчәк һәм формалашкан
«куркынычсызлык мендәре» никадәр озак ярдәм итәчәген әйтүе кыен, чөнки бөтен
дөньяның җитештерүчеләре һәм тәэмин итүчеләре пауза режимында утырып калды, дип
билгеләде ул.
Хезмәткәрләрнең гомуми саны 20-дән артык кеше. Җиһаз
җитештерүгә шулай ук үзмәшгульләр җәлеп ителә. «Бу даими нигездә кешеләрне
ялларга кирәк булмаган яхшы тәҗрибә. Әгәр зур заказ булса, без үз командабызга
агач белән эшли белә торган кешеләрне шатланып кабул итәчәкбез», - дип сөйләде
М.Козлов.
«Кече һәм урта эшмәкәрлек - шәһәрнең, республиканың,
илнең теләсә кайсы икътисадының нигезе ул. Без Казанда эшлекле климатны яхшырту
өстендә системалы эшләдек. Регламентлар, килештерүләр гадиләштерелде, һәм
безнең нәтиҗә - бүген кече һәм урта эшмәкәрлекнең шәһәр бюджеты исәбенә керткән өлеше 40% чамасы тәшкил итә», - диде
И.Метшин. Хәзер шәһәр икътисадына пандемия нәтиҗәләрен ничек киметергә, кече
һәм урта эшмәкәрлеккә ничек ярдәм итәргә икәнлеген уйларга кирәк, диде Мэр.
«Столяр арсенал» ҖЧҖ җитештерү
белән шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров һәм
Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов
танышты.